Среда, 15.05.2024, 09:53:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 21 » БАШ, МАҢГАЙ, МУЕН, ЧӘЧ, САКАЛ-МЫЕК
БАШ, МАҢГАЙ, МУЕН, ЧӘЧ, САКАЛ-МЫЕК
23:40:48
10229. Авырткан башка тимер таяк.

10230. Акылсыз баш аякка тынычлык бирми.

10231. Акылсыз баш иясеннән каз көттерер.

10232. Акылсыз башка алтын бүрек файда бирмәс.

10233. Акылсыз башның җәзасын аяк татыр.

10234. Алтын өйдән баш кыйбат.

10235. Алтынны таштан эзлә, акылны баштан эзлә.

10236. Ахмак баш аякка тынгы бирмәс.

10237. Бармагың сыймаган җиргә башыңны тыкма.

10238. Баш авыртса, җан курка.

10239. Баш белән таш ярып булмый.

10240. Баш бетмәсә, мал бетмәс.

10241. Баш биргәнгә аш бир.

10242. Баш булса — мал, аш булса казан табылыр.

10243. Баш кая керсә, тән шунда була.

10244. Баш китсә, аяк котылмас.

10245. Баш күмер чүлмәге түгел, базарда сатылмый.

10246. Баш органның муены сынмас.

10247. Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

10248. Баш та баш, шалкан башы да баш.

10249. Баш —чәчсез, урман кошсыз булмас.

10250. Баш эшләмәсә, аякка ял булмый.

10251. Баш ярылса — бүрек эчендә, кул сынса — җиң эчендә.

10252. Баш өчен сакал корбан.

10253. Баш җылысы балтырга.

10254. Башка зыян килмәсә, малга каза килми.

10255. Башка киләсе малга килсен.

10256. Башлыга баш тиресе маядыр.

10257. Башны — салкында, корсакны — ачлыкта, аякны җылыда сакла.

10258. Башны ташка орсаң — таш ярылмый, баш ярыла.

10259. Башта ми булмаса, ике кулга көч төшә.

10260. Баштан колак узмас.

10261. Баштан хәл китсә, аяк йөрмәс.

10262. Башы булганның ашы була.

10263. Башы булса, чәче үсәр.

10264. Башы сауның малы төгәл.

10265. Башың авыртса, яулык эчендә булсын.

10266. Башың буш булгач кәшәмир яулыктан ни файда.

10267. Башың бөтен чагында баш белән уйлап кал.

10268. Башың диванага калса, баганага сәлам бирерсең.

10269. Башың үзеңә баш булсын.

10270. Башыңа сырхау төшсә, кесәңә кырау төшә.

10271. Башыңа төшсә, ата казга да сәлам бирерсең.

10272. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың.

10273. Башыңа төшәсе таягыңны үзең бел.

10274. Башыңда миең булмаса, аягыңа авырлык.

10275. Башыңны бик күтәрмә, баскыч башына бәрерсең.

10276. Бер башка караганда ике баш яхшырак.

10277. Беркемнең дә башы ике түгел.

10278. Берәүгә баш кайгы, берәүгә мал кайгы.

10279. Иелгән башны кылыч кисмәс.

10280. Кара сакалың кая барсаң да калмас.

10281. Кеше башында чәч алырга өйрәнәләр.

10282. Кызлар, чәчен тарап битен юса, гөлләр күк була, хатыннар — кызлар күк була.

10283. Күкне йолдыз бизәр, ирне сакал бизәр.

10284. Күрмәгәнгә күсә таң, күсәләргә сакал таң.

10285. Күсә картайганын белмәс.

10286. Күсәдән көләр өчен үз сакалың яхшы булырга кирәк.

10287. Мал кыйммәт түгел, баш кыйммәт.

10288. Мал казасы баш казасы түгел: мал табыла, баш табылмый.

10289. Маңгае киңнән түңелмә , иңсәсе киңгә үрелмә.

10290. Маңгаең белән таш койманы җимерә алмассың.

10291. Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.

10292. Мең алтын ташың булганчы бер акыллы башың булсын.

10293. Муен булса, камыт табыла.

10294. Муенга элмәк — тияккә ялау.

10295. Мыегы җитмәгән сакалыннан урлар.

10296. Мыек бөтереп кенә тамак туймый.

10297. Мыекка үпкәләп йөргәндә сакал чыкты.

10298. Олы баш белән ярыктан үтәсе кыен.

10299. Сакал кешене түрә итмәс.

10300. Сакал кисеп, мыек ялгап булмый.

10301. Сакал кәҗәдә дә бар, мыек мәчедә дә бар.

10302. Сакалга карама, акылга кара.

10303. Сакалга чал төште — күңелгә гамь төште.

10304. Сакаллы кеше — санлы кеше.

10305. Сакаллы юләрнең сакалы чүбек, мие — күбек.

10306. Сакалсыз кешегә һәркем үз сакалыннан бер бөртек бирсә, ул сакаллы була.

10307. Сакалына күрә эскәге, сабасына күрә пешкәге.

10308. Тау күрке таш, баш күрке чәч.

10309. Таш каты, таштан бигрәк баш каты.

10310. Тел өчен баш җавап бирә.

10311. Тиле башка бүрек файда итмәс.

10312. Хикмәт сакалга карап йөрми.

10313. Чалны күреп бабай димә.

10314. Чәч агару чир түгел.

10315. Чәч кенә булсын, таравын төрлечә итеп була.

10316. Яланбашның языгы юк.

10317. Ялгыз башым — җан тынычым.

10318. Яңгыр яуганда бала башы жәл, боз яуганда үз башың жәл.

10319. Үзеңнең чәчең ятның башыннан кадерлерәк.

10320. һаваны — йолдыз, ирләрне — сакал, хатын-кызны чәч нурлый.

10321. һәрбер башның үз авыруы бар.

* * *

10322. Алар нигә мыеклы да, без нигә кыеклы.

10323. Алла биргән баш, Хәтифә теккән бүрек.

10324. Анда баш бар — колаклары белән.

10325. Аяк кермәс җиргә баш керү.

10326. Баш кашырга да вакыт юк.

10327. Баш күккә тию.

10328. Баш та, күз дә.

10329. Баш очына болыт җыелу.

10330. Баш ярылып, күз чыкмаган.

10331. Башка тай типмәгән.

10332. Башлары кайда, аяклары кайда икәнен белмиләр.

10333. Баштан сөрем чыгып тору.

10334. Башы баш түгел, башы карга оясы.

10335. Башы керсә аягы кермәгән.

10336. Башы өзелсә, култык астына кыстырып йөгерер.

10337. Башым кайда — сараем шунда.

10338. Башым эчтә, аягым тышта.

10339. Башына карасаң, бүрегең төшәрлек.

10340. Башында җил уйный.

10341. Башыннан бәз кискән.

10342. Башың казык башында булган икән.

10343. Башың түгәрәк икән дә, колакларың мишәйт итә.

10344. Башыңа чәйнәп яп.

10345. Бездә ни юк, башта ми юк.

10346. Бер чәчең ике булганда.

10347. Беткән баш беткән, муен калса җиткән.

10348. Беткән баш беткән ярты юлга җиткән.

10349. Бетте баш, калды муен сузылып.

10350. Бугазга бугаз килү.

10351. Бугазына сөяк булып кадалу.

10352. Ишеткәннәрне ияк кагу белән уздыру.

10353. Ияк асты тишек.

10354. Маңгай белән таш тишү.

10355. Муенга камыт кию.

10356. Муенына тышау да җитәрлек түгел.

10357. Муенына эт ассаң, җиргә тимәс.

10358. Мыек та селкетмәү.

10359. Ни ашы да, ни башы.

10360. Сакаллы сабый, йонлы кукы.

10361. Сакалы озын, акылы кыска.

10362. Сакалыма кер кундырма.

10363. Сакалымда җаным калды.

10364. Тәртә бугазлы, салам сыйраклы.

10365. Түбәңнән керер, табаныннан чыгар.

10366. Чәч тә баш.

10367. Чәче белән җир себерә.

10368. Чәчен тарап үрә белмәгән.

10369. Чәчең дә җитмәс.

10370. Чәчләр чәчкә бәйләнү.

10371. Чәчләр үрә тору.

10372. Үзе баш, үзе түш.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4714 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz