2324. Баш маймыл ни кыланса, калган маймыллар бар да шуны кыланыр, ди. 2325. Йомран койрыксыз булмый. 2326. Кабан кабанның карынын ярмас. 2327. Канат булмаса, тиен койрыгы белән оча. 2328. Каплан — песинең агасы. 2329. Кондызга койрык ялганып тора. 2330. Маймыл, кеше ни эшләсә, шуны эшли. 2331. Маймыл ни хәтле шыксыз булса, шул хәтле күбрәк кыланыр. 2332. Сусар ауга киткән, тиресе кайткан. 2333. Сыртланнан ашалганчы арысланнан ашал. 2334. Тигәнгә — тиен башы, тимәгәнгә — куян башы. 2335. Юлбарыс арысланны басса, тәү башлап басар. 2336. Ярканат теләге белән төн йөрми. 2337. Ярканат төнне көтә, сандугач таңны көтә. 2338. Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый. 2339. Ярканатның көндез күрмәвенә кояш гаепле түгел. 2340. Әрлән урлап киченер, тотсаң биткә сикерер. 2341. Әрләннең әрен кузгатма. 2342. Өерле суыр өн казымас. 2343. Җофарны яшерсәң дә исеннән беленер. * * * 2344. Йомран тишегенә су салгач чыккан шикелле. 2345. Тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка. 2346. Җордай юртак, еландай елдам булу. |