Четверг, 16.05.2024, 04:50:17   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 17 » БАЗАР, ТОВАР, БӘЯ, САНАУ, ИСӘП-ХИСАП, ҮЛЧӘҮ
БАЗАР, ТОВАР, БӘЯ, САНАУ, ИСӘП-ХИСАП, ҮЛЧӘҮ
23:25:53
7841. Авызга килгән сүз арзан, авылга килгән бүз арзан.

7842. Аз файдадан күп зыян.

7843. Акча — сезнеке, мал — безнеке.

7844. Акчасыз базарга барганчы, кәфенсез гүргә кер.

7845. Аласы әйбер алтын булып күренер.

7846. Алган нәрсә алган, алмаган нәрсә ялган.

7847. Алган нәрсә алганда кала.

7848. Алдың — оттың, саттың — йоттың.

7849. Алтмышныкы бетә, алтыныкы кала.

7850. Алтыга алып бишкә сат, атың булсын сәүдәгәр.

7851. Алу өйрәтми, сату өйрәтә.

7852. Алучы юк — сатучы нишләсен, сатучы юк — алучы нишләсен.

7853. Алучы яхшыны сорый.

7854. Алып үкенгәнче, сатып үкен.

7855. Алырга барсаң, бар да «рәхим ит», сатканда берәү дә әйләнеп карамый.

7856. Алышу — алдашу.

7857. Арзан алдым дип мактанма, акчамны әрәм иттем дип мактан.

7858. Арзан зарарсыз булмас, кыйммәт файдасыз булмас.

7859. Арзан товар кыйммәткә төшә.

7860. Арзанның бер сәбәбе була, кыйммәтнең бер хикмәте була.

7861. Арзанның буявы тиз уңа.

7862. Арзанның күбеннән асылның азы артык.

7863. Арзанның шурпасы татымас.

7864. Асламчысыз базар булмый, ясамыйча товар булмый.

7865. Асыл товар зур булмас.

7866. Асыл товарны мыскаллап кына саталар.

7867. Базар акчаны ярата.

7868. Базар арзан булса, алучыдан оят кача; базар кыйммәт булса, сатучыдан оят кача.

7869. Базар — арка-җилкәңне язар.

7870. Базар барда малың сат, бәхетеңә күрә табыш тап.

7871. Базар керткән — баеган.

7872. Базар уртак, бәхет башка.

7873. Базар юлына үлән үсмәс.

7874. Базарга бай барса — мал алыр, ярлы барса — чабата алыр.

7875. Базарга барасың куанып, кайтасың юанып.

7876. Базарга бармас борын хәлвәсен кабып карама.

7877. Базарга барсаң баш аша, ашамасаң таш аша.

7878. Базарга чыксаң, күзең үзеңдә булсын.

7879. Базарга һәркем барыр, үзенең кирәген алыр.

7880. Базарда атаң белән анаң гына юк.

7881. Базарда ике тиле: берсе — сатучы, берсе — алучы.

7882. Базарда һәркем үзенекен сөйләгәнгә, тавыш бетми.

7883. Базымсыз базар бозар.

7884. Бар җирендә бал арзан.

7885. Башта кесәңне кара, аннан сатулаш.

7886. Бер алучы өчен кибет ачмыйлар.

7887. Бер башыңа базар корма.

7888. Бер булсын, берәгәйле булсын.

7889. Бер кеше килмәгәннән базар тукталмый.

7890. Бизмән теле бер генә.

7891. Бизмән туры булганга бер генә телле.

7892. Бизмән җансыз булса да, һәркемне ышандыра.

7893. Биш чыкмый, алты керми.

7894. Бишкә урын бар, бергә урын юк.

7895. Бәясе арзан дип кирәкмәгән әйбер алма.

7896. Гаделлек белән сәүдә ит, җитезлек белән файда ит.

7897. Зарар күрмичә файда күреп булмый.

7898. Зарар файдадан соң йөрер.

7899. Зыян күргән җиреңнән файда көтмә.

7900. Игенем күп булды дип куанма, базарың булсын.

7901. Ике бер урынында, бер юк урынында.

7902. Ике булганчы бер булсын да берәгәйле булсын.

7903. Ике сигез уналты икәнне кем дә белә.

7904. Ике сыңар — бер пар.

7905. Ике ярым — бер бөтен.

7906. Икене бергә сана, берне юкка сана.

7907. Икенең бере — игезнең сыңары.

7908. Иртәнге сәүдә — сәүдә, кичке сәүдә — гауга.

7909. Исәп — кырык сигез кисәк.

7910. Исәбенә күрә хисабы, килесенә күрә кисабы.

7911. Исәп-хисапсыз колхоз — йозаксыз амбар.

7912. Исәпкә кермәсә, хисапка кермәс.

7913. Исәпленең малы төгәл.

7914. Ит күрсәтеп үпкә сатып булмый.

7915. Итек кисәң — кунычы кала, сату итсәң — бурычы кала.

7916. Итә белмәсәң сату — чыгар эчеңә кату.

7917. Йөктә җиңел, бәядә авыр.

7918. Кәбабен-шәрабен — өф-өф, исәбен-хисабын — ах-вах.

7919. Кара бай — терлек бәясен, теллә бай теллә бәясен сөйләр.

7920. Кая барсаң да, аршын дүрт сөям.

7921. Кергән файда, чыккан зыян.

7922. Керем бар җирдә чыгым бар.

7923. Кибет сатмый, егет сата.

7924. Кирәкмәгәнне алсаң, кирәгеңне сатарсың.

7925. Кирәкмәсне алсаң, кирәгеңә зар булырсың.

7926. Кирәкнең кыйммәте юк.

7927. Куйны курадан, ашлыкны бурадан сат.

7928. Куркак сәүдәгәр файда күрмәс, зарар да күрмәс.

7929. Куркып сәүдә иткән файда итмәс.

7930. Куян базарга үзе килмәсә, тиресе килә.

7931. Кыйбат ташның авырлыгы юк.

7932. Кыйммәт булса хикмәте бар, арзан булса гыйльләте бар.

7933. Кырылмаса — кырык булыр, өзелмәсә — йөз булыр.

7934. Кәҗә талга туймас, сәүдәгәр малга туймас.

7935. Мал табылыр, исәп кирәк.

7936. Малны алганда ялгыз да алып була, сатканда әти белән дә сатып булмый.

7937. Малны күрсәтеп саталар.

7938. Малсыз базарга бару — кәфенсез мазарга бару.

7939. Малың алтын булганчы, базарың алтын булсын.

7940. Малыңның бәһасен белмәсәң, базарга чыгарма.

7941. Никадәр санасаң да, йөзнең яртысы илле.

7942. Нишләтсәң дә, ике җирдә ике дүрт була.

7943. Нәрсә арзанланган саен алучының инсафы китә, нәрсә кыйммәтләнгән саен сатучының инсафы китә.

7944. Нәрсә күп булса, бәясе төшәр.

7945. Нәрсәне танымасаң, кыйммәт бәялесен ал.

7946. Оста сатучы тартып үлчәр.

7947. Очсыз алган тәмле ашамас.

7948. Очсыз саткан тиз сатар.

7949. Очсыз чалбар төпсез булыр.

7950. Очсызның арты тынычсыз.

7951. Очсызның тозы татымас.

7952. Санамыйча сигез димә.

7953. Санарга санлы булсын, сыйфатка затлы булсын.

7954. Саткан вакытта бер күз ачык булса да ярый, алган вакытта ике күзең дә ачык булсын.

7955. Сатмас товар — мең алтын.

7956. Сату-алу эшенә алдау кермичә калмый, ди.

7957. Сатучыда тарак бар — алмасаң да карап кал.

7958. Сатуы барның катуы бар.

7959. Сатып алу — бет үтерү, сата белү — борча тоту.

7960. Сиксән чыкмыйча, туксан керми.

7961. Син уйлыйсың алтыга, ул каладыр яртыга.

7962. Спекулянт битенә иске ыштыр каплаган.

7963. Спекулянт — кытлык елның бүсере.

7964. Сусыз җирдә балык тормас, исәпсез йортта байлык тормас.

7965. Сәүдәгәр — базар, мулла мазар эзләр.

7966. Сәүдәгәр базар юлыннан кайтмас.

7967. Сәүдәгәр булам дисәң, көтәргә алып бурычка сат.

7968. Сәүдәгәр санавы белән байый.

7969. Сәүдәгәргә юлдаш булсаң, малын сөйләр.

7970. Сәүдәгәрнең зарары алда, файдасы-табышы артта.

7971. Сәүдәгәрнең иманы акча.

7972. Сәүдәгәрнең кыйбласы Мәкәрҗә.

7973. Сәүдәдә дуслык юк, сәламдә бурычлык юк.

7974. Сәүдәдә я эшең әйләнә, я башың әйләнә.

7975. Таразыга — җиңел, түләүгә — авыр.

7976. Тиген тигәнәкле була.

7977. Тигенне яратмасаң, хакын түләп ал.

7978. Товар товар янына килгәч аерыла.

7979. Товарны күрсәткәч мактыйлар.

7980. Товарны танысаң, кыйбат бәя биреп ал.

7981. Товарына күрә базары.

7982. Толыкманы тугыз пот, алыкманы алты пот.

7983. Тугыз иде — ун булды, туксан иде — йөз булды.

7984. Тугызга менгән сигезгә төшмәс.

7985. Тугызы булгач, уны булыр.

7986. Түләүсез малның кадере булмый.

7987. Унны тот, берне от.

7988. Утызны алам дип, унны ычкындырма.

7989. Учетсыз оешма — ишексез өй.

7990. Файда белән зарар бер арбада йөри.

7991. Файда белән зарар — кардәшләр.

7992. Файда — тире белән майда.

7993. Хаклы нәрсә — затлы нәрсә.

7994. Хакны базар әйтә.

7995. Хисабын хак йөрткәннең йөзе ак.

7996. Хисап белмәгән — ишәк.

7997. Чаманы чанага салмыйлар.

7998. Чиләгенә күрә капкачы, сәүдәсенә күрә акчасы.

7999. Шайтан бутаганны алла чишәр, бухгалтер бутаганны кем чишәр.

8000. Эш файда итүдә түгел, сәүдә итүдә.

8001. Эшең беткәч базарда торма.

8002. Юнь юнең бетерер.

8003. Юньле юнең җетерер , иске исең китәрер.

8004. Яхшы малны алучы күп.

8005. Яхшы сәүдәгәр бар малын да берьюлы чыгарып салмый.

8006. Яхшы товар арзан булмый, арзан товар яхшы булмый.

8007. Яхшы товар үзен-үзе мактый.

8008. Өеңдәге исәпне базардагы хак бозар.

8009. Өч, өчтән соң көч.

8010. Өчкә киткәч, көчкә китә.

8011. Өчкә тулмый көч булмый.

8012. Өчтә көч.

8013. Өчәрләгән өзелмәс.

8014. Үтмәс ярлык буйга хурлык.

8015. Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.

8016. Һәр нәрсәнең бәясе күп булган саен арзаная.

8017. Һәр нәрсәнең үз батманы бар.

8018. Һәркем үз аршыны белән үлчи.

8019. Һәркемнең үз тугызы тугыз.

8020. Акча белән башма-баш.

8021. Алганда үзем генә алдым, сатканда әти белән дә сатып булмый.

8022. Алдым көрәк, куйдым терәп; алдым сәнәк, куйдым сөяп.

8023. Алдым тире, саттым кире.

8024. Алдым файда итәргә, белмим кайда итәргә.

8025. Алмыйсың, сатмыйсың — базарда ни эшең бар?

8026. Аның базары төште.

8027. Артыкны сату түгел, актыкны сату.

8028. Базар бай, кесә ягы ай-вай.

8029. Баксаң багардай, базардагы товардай.

8030. Базарга барганда мин баймын, акчам санасам — гидаймын.

8031. Барыр җире базар түгел, чыгар җире таза түгел.

8032. Батман бирсәң — күп булыр, подаука бирсәң аз булыр, почык бирсәң тамандыр.

8033. Бер булган да шыр булган.

8034. Бергә бишне кушу.

8035. Бишкә алып бергә сату.

8036. Буласы булган, базарын торган.

8037. Дарым-шарым, тәңкә ярым.

8038. Ике исәп — бер хисап, ике кулыңа бер кисап.

8039. Ике сигез — бер тигез.

8040. Ике Сәкыйм — бер Мөстәкыйм.

8041. Ике сөям — бер карыш.

8042. Иллегә берсе тулмаган.

8043. Исәп йомры, уч төбе буш.

8044. Исәп кирәк, хисап кирәк: йөз пот мамыкка ничә ат кирәк.

8045. Исәп кирәк, уй кирәк: уналты пот бодайга ничә олау йөк кирәк.

8046. Исәпкә бар, санга юк.

8047. Итәк астыннан сата.

8048. Иңе тар булса да, буе озын.

8049. Йөзгә бер тулмаган.

8050. Кавынны бушлай биргәч алмаган, кабакны акча түләп алган.

8051. Кул сугып алыш, чыгарып салыш.

8052. Кырык-кырык дия иллегә тутырды.

8053. Күпмегә алсам, шуңа сатам.

8054. Менә сиңа мал — үзең сайлап ал.

8055. Ни килде — буш килде.

8056. Ничек итсә итте, Мәкәрҗәгә китте.

8057. Он сатсам —җил чыга, тоз сатсам — яңгыр ява.

8058. Потың бер тиен.

8059. Саныйм утыз, була тугыз.

8060. Счет төймәсеннән төшеп бара.

8061. Тирең базарга чыгар.

8062. Туксан тугыз ярымлы.

8063. Ун белән тугызны аермый.

8064. Уникедән берсе юк.

8065. Унны тугызга алмаштырып йөрү.

8066. Файдасы эздән, зыяны тездән.

8067. Файдасын файда, кара сыер кайда.

8068. Хак ярым хак, пот ярым борчак.

8069. Чама чамага туры килмәү.

8070. Чама чамадан артмый.

8071. Эрбет базарына китте.

8072. Ярсаң ике, томырсаң өч булырлык.

8073. Әтәм-сәтәм, суган сатам.

8074. Үз аршының белән үлчәмә.

8075. Үз тугызын тугызлау.

8076. Үз туксаны туксан, кешенеке сиксән тугыз.

8077. Үз туксаны туксан, кешенең йөзе дә сиксән.

8078. Үзендә батманы, кешедә почыгы.

8079. Җиде Гәрәй җиде төштә, җидесе дә җиңел эштә.

8080. Җиңел-җиңел җидегә төйим дә, тугызарлап тырмалыйм.

8081. Һәм зиярәт , һәм тиҗарәт.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2246 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz