2815. Ат биядән туа. 2816. Байтал бия булганчы, башыңа чал иңә. 2817. Байтал чабып бәйге алмас. 2818. Байтал яманы ике айгырны тибештерер. 2819. Бер тәңкәгә бия булмас. 2820. Бия каян юртса, колын да шунда. 2821. Бия колынын типсә дә биртә типмәс. 2822. Бия күп булса, колын күп. 2823. Бия эштә тирли, колын бушка тирли. 2824. Биясенең серен иясе белер. 2825. Биясенә атлансаң, тае үзе ияреп кайтыр. 2826. Иясенә күрә биясе. 2827. Карт бияне төпкә җигәләр, яшь бияне кырга җигәләр. 2828. Колынлы биядән кое суы артмас. 2829. Комсыз ту бия ашаса да туймас. 2830. Корчаңгы биядән юрга туар. 2831. Кысыр биядән колын төшертмә. 2832. Нинди иясе, шундый биясе. 2833. Тайлы биядән күл курка. 2834. Тумаган тайдан кысрак бия артык. 2835. Чиләктән җирәнгән бия ач калыр. 2836. Ялгыз биядән саба тулмас. |