2114. Боланга ияргән сачәккә аунар, дуңгызга ияргән балчыкка аунар.
2115. Боланның — башы, филнең теше кыйммәт.
2116. Боланның мөгезе кыйммәт.
2117. Боланның үз мөгезе үзенә авыр түгел.
2118. Үлгән боланның башы белән тере боланны куркытма.
2119. Җирле боланны тирле колан куалаган.