Четверг, 16.05.2024, 04:34:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 21 » БОРЫН, АВЫЗ, ИРЕН, ТЕШЛӘР
БОРЫН, АВЫЗ, ИРЕН, ТЕШЛӘР
23:59:14
10530. Авыз ашый, күз ояла.

10531. Авыз бер, колак ике: сөйлә бер, тыңла ике.

10532. Авызы зур бөрер, күзе зур сөрер.

10533. Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән.

10534. Авызын ач, теше булса кач.

10535. Авызында теше беткәннең кулында көче беткән.

10536. Авызың ашка пешсә, сөтне дә өреп кабарсың.

10537. Авызың белән чәчкәнне кулың белән җыеп ала бел.

10538. Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә.

10539. Авызың ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

10540. Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә.

10541. Авызыңда ботка кайнатма.

10542. Авызыңны күккә ачма, карга оялар.

10543. Авызыңны ябып тор, акыллыны тыңлап тор.

10544. Авызыңны җөйләп куй.

10545. Ачык авыз —капчык тишеге.

10546. Ашаган авыз ояла.

10547. Ашарга тешең бетсә, эшләргә көчең бетәр.

10548. Бер авызың пешкәч икенче өреп кабарсың.

10549. Бер авызыңны тыя алмасаң, җыя алмассың ел буе.

10550. Бер илле авызга илле капкак.

10551. Бер төкергән төкерекне кире йотып булмый.

10552. Бер төкерек юк була, күп төкерек күл була.

10553. Борын астын күрмичә борынчыктагыны күрмә.

10554. Борын булмаса, ике күз бер-берсен чукыр.

10555. Борын төбеннән урман авызы тизрәк күренә.

10556. Борын югары менгән саен баш түбән төшәр.

10557. Борынның өсте күренә, асты күренми.

10558. Борынын чөйгән абынмый калмас.

10559. Борыныңны бик күтәрмә, егылып канатырсың.

10560. Борыныңны бик күтәрмә, эләкмәсен агачка.

10561. Борыныңны күккә чөймә, чиләк элеп куярлар.

10562. Иләк авызга чиләк капла.

10563. Иләк сорарга да авыз кирәк.

10564. Ит кунмаган авызга пылдыр-пылдыр сүз бирә, ди; мие юк башка бадырайган күз бирә, ди.

10565. Йомык авыз белән чебен тотып булмый.

10566. Йоткан — авыз, күргән — күз.

10567. Йөрәгеңне югары тотсаң да, борыныңны түбән тот.

10568. Йөткерәсең барга алдан авызыңны ачып куйма.

10569. Какшаган тешкә тел төртелә.

10570. Кешенең авызына — капка, кулына каравыл булып булмый.

10571. Күп авыз бер булса, бер авыз юк була.

10572. Олы авызга — олы кашык.

10573. Селкенгән теш төшми калмас.

10574. Табан астындагын күргәнче танау астындагын күр.

10575. Теш барда тешләргә юк.

10576. Теш бетте — көч бетте.

10577. Теш — кала, тел — бәла.

10578. Теш телне тешләр.

10579. Тешен барда аша, көчең барда эшлә.

10580. Тешен барда сызгыр, борынын барда төчкер.

10581. Тешен барда таш чәйнә, көчен барда көл чәйнә.

10582. Тешләсән, өз.

10583. Тешсез авыз — ташсыз тегермән.

10584. Тешсезнен теле чыгучан була.

10585. Тыймаган авызда бәла бар.

10586. Төкереп дәрьяны таштыра алмассың.

10587. Төкермә түшәмгә, үз башына төшмәсен.

10588. Түбән төкерсәм — сакалым бар, югары төкерсәм — мыегым бар.

10589. Эрегән авыздан чергән сүз чыга.

10590. Югары төкерсәң, битенә төшәр.

10591. Үз борын астын күрмәгән урман астын тикшерер.

10592. Үз борынын белән тук буласын.

10593. Үз тешләрен үз теленне тешләве яман.

10594. Үзем дигәч, авыз ябыла.

* * *

10595. Авыз балга тигәндә, борын җиргә тиде.

10596. Авыз-борын кыйшаймау.

10597. Авыз колакка җитү.

10598. Авызга су кабу.

10599. Авызда чебен уйнату.

10600. Авызны чөйгә элү.

10601. Авызы ашка тигәндә, борыны бозга тия.

10602. Авызы белән кош кына тотмый.

10603. Авызы белән кош тота, теле белән төймә төя.

10604. Авызы — иске тегермән кавызы.

10605. Авызы — колакта, колагы — еракта.

10606. Авызын акайтып, күзен йомган.

10607. Авызын ачса, үпкәсе күренә.

10608. Авызын ачып, «ә» дип әйтә алмый.

10609. Авызына йөзек яшергән.

10610. Авызына каз мае капкан.

10611. Авызына капкан бармагын да тешләми.

10612. Авызына сумала чапкан.

10613. Авызында ашы, күзендә яше.

10614. Авызыннан кош очыра.

10615. Авызыннан төтен чыга.

10616. Авызыннан утлар чәчә.

10617. Авызыннан чыкканны эт җыймас.

10618. Авызыңда «көш!» дип әйтергә телен булмаса, карга күтәреп китәр иде.

10619. Акылыннан элек авызың кычкыра.

10620. Ачык авыз, йомык күз.

10621. Аңарчы тешләрең саргаер әле.

10622. Борын асты кипмәгән.

10623. Борын астын җыя белми.

10624. Борын астындагы бүрәнәне күрми, урман артында очкан кошны күрә.

10625. Борын астындагын күрми, урман астындагын күрә.

10626. Борын аша карау.

10627. Борын белән боз тишү.

10628. Борын төртергә дә урын юк.

10629. Борын яфраклары тараю.

10630. Борынны борып ташлыйсы килә.

10631. Борыны белән багана аударып йөри.

10632. Борыны белән боз яра, карыны белән кар яра.

10633. Борыны болытны каера.

10634. Борыны гына утырып калган.

10635. Борыны күкне сукалый.

10636. Борыны түшәмне тишә инде.

10637. Борыныннан кыссаң, җаны чыгарга тора.

10638. Борыныңа борыч кермәгән әле.

10639. Ирененнән сөте кипмәгән.

10640. Кабык ирен, без танау.

10641. Сезгә авыз ашаганда гына кирәк шул.

10642. Танау астындагын күрми, тау артындагын күрә.

10643. Теш арасыннан каерып та алып булмый.

10644. Теш булмаса, урт белән чәйнәрбез.

10645. Теш корты булсаң, сулыш алырга да ирек бирмәс идең.

10646. Тешне аркылы тешләп түзү.

10647. Тишек авыз, сирәк теш.

10648. Төкерек җиргә төшмәслек.

10649. Төкереккә тайган нәрсә.

10650. Урам авыз инде ул.

10651. Ут авызлы, урак телле.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2676 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz