Четверг, 16.05.2024, 05:32:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 6 » БОЗАУ
БОЗАУ
20:19:23
3253. Берәүнең бозавы үлсен дисәң, үзеңнең үгезең үләр.

3254. Бозавы туйса, анасы боз ялап туя.

3255. Бозавын сатып алганда сыеры турында сораш.

3256. Бозау анасыннан алга узып йөрсә, бүре ашар.

3257. Бозау, дуласа, тайны уза.

3258. Бозау үгез булганчы, иясе дуңгыз булыр.

3259. Бозауны кем сыйпаса, шуның кулын ялар.

3260. Имгән бозау имгәксез булыр.

3261. Имгән бозау мөгрәми.

3262. Имә белгән бозау ике сыерны имгән.

3263. Көтүдән калган бозау бүрегә азык.

3264. Мөгезсез бозау бүредән дә курыкмый, мөгез чыккач көчектән курка.

3265. Мөңрәмәгән бозауга имчәк бирмиләр.

3266. Сыеры нинди — бозавы шундый.

3267. Уртак үгездән ялгыз бозау артык.

3268. Өйдә үскән бозау яланда үгез булмас.

3269. Үгез астыннан бозау эзләмиләр.

3270. Үгез аягы булганчы бозау башы булса изге.

3271. Үксез бозау ашка тисә, борыны канар.

* * *

3272. Ат яныннан бозау эзләгән.

3273. Бозау агачка арты белән менгәндә була.

3274. Ике бозауга кибәк аера алмый.

3275. Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1706 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz