Четверг, 16.05.2024, 02:02:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 22 » БУЙ-СЫН, ТӘН-ГӘҮДӘ, ЭЧКЕ ӘГЪЗАЛАР, ЮАН-НЕЧКӘ, СИМЕЗ-ЯБЫК, КӨЧЛЕ-КӨЧСЕЗ
БУЙ-СЫН, ТӘН-ГӘҮДӘ, ЭЧКЕ ӘГЪЗАЛАР, ЮАН-НЕЧКӘ, СИМЕЗ-ЯБЫК, КӨЧЛЕ-КӨЧСЕЗ
00:11:33
10741. Авыр басканчы, җиңел калкыр.

10742. Авыр купса, давыл кубар.

10743. Агачак кан тамырда тормас.

10744. Алтын төймә зур булмый, кечкенә кеше хур булмый.

10745. Арык кеше — алчак , базык кеше — басымчак.

10746. Арык белән симезнең бавыры бер.

10747. Бавыр тартмаса да, бөер тарта.

10748. Берәүнең буе кыска, берәүнең уе кыска.

10749. Билеңне биш җирдән бәйләп йөр.

10750. Билеңне бу, битеңне ю.

10751. Билеңнән биек сикерә алмыйсың.

10752. Буең җитмәстәйгә сузылма.

10753. Буй белән су буйламыйлар.

10754. Буй белән түгел, уй белән.

10755. Буй эшләми, кул эшли.

10756. Буй үстергәнче акыл үстер.

10757. Гәүдәдән баш китмәс, авыздан аш китмәс.

10758. Кан тартмаса, бавыр тартыр.

10759. Канга кан белән җавап.

10760. Канга — кан, тиенгә — тиен.

10761. Канны кан белән юмыйлар, су белән юалар.

10762. Карының белән кар ярып, борының белән боз ярып булса да, юлыңны тап.

10763. Кече казан ташучан, кече кеше ачучан.

10764. Кечкенә кеше телгә беткән була.

10765. Кечкенә кеше җиргә якын була.

10766. Кеше каны җирдә ятмас.

10767. Килбәте нинди — күләгәсе шундый.

10768. Коры буй бүрәнәдә дә бар.

10769. Коры буйда хикмәт юк.

10770. Куй, симерсә, койрыгын күтәрә; кеше, симерсә, борынын күтәрә.

10771. Куәтнең кадере баһадирлык белән.

10772. Көр кеше — көяз кеше.

10773. Көрлеккә түзмәсәң, хурлыкка түзәрсең.

10774. Көч чыкмыйча көч керми.

10775. Көче барның ходай белән ни эше бар.

10776. Көч җитмәсә, әмәл кирәк.

10777. Көче җитмәгән зур күтәрер.

10778. Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.

10779. Көчең белән мактанма, эшең белән мактан.

10780. Көчең җитмәгәнгә көчәнмә.

10781. Көчеңне сынамыйча сәнәк күтәрмә.

10782. Көчкә түрә юк.

10783. Көчле — ат җигәр, көчсез — эт җигәр.

10784. Көчле белән көрәшмә, маллы белән даулашма.

10785. Көчле кеше алып та ега, чалып та ега.

10786. Көчле кешедән тау курыккан.

10787. Көчле күккә менгәндә көчсез җиргә иңәр.

10788. Көчсез көчәнә, көчле күтәрә.

10789. Көчсезлек көнчелек тудыра.

10790. Көчсезнең ачуы көчле.

10791. Күләгәңә карап күчергеч ал.

10792. Озын кешенең акылы тубыгында була, имеш.

10793. Озынныкы еракта, кысканыкы йөрәктә.

10794. Озынның бөгеләсе килми, кысканың үреләсе килми.

10795. Олы кеше — солы төше, бәләкәй — чикләвек төше.

10796. Пеленә карама, фигыленә кара.

10797. Пелләнмәгән — телләнгән.

10798. Симез кеше утырган урынында оер.

10799. Симез — күркәм, бай — чичән.

10800. Симез тән — арык җан.

10801. Симез ябыкканчы арык үләр.

10802. Симерү белән авырсаң — такта яр.

10803. Сөягем тиягемә кайтсын.

10804. Гере тәннең ямаулыгы үз өстендә.

10805. Терлекнең — арыклыгы, кешенең симезлеге гаеп.

10806. Тир чыкканны тире тоймый.

10807. Тәбәнәк кеше — табаннан тузган.

10808. Тәбәнәк кешегә бер тәпән чумар.

10809. Тәне сауның җаны сау.

10810. Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын.

10811. Файдасыз буйдан файдалы бүрәнә артык.

10812. Юан нечкә булганчы нечкә өзелә.

10813. Үз күләгәң үлгәнче үзеңнән калмый.

10814. Үз сөягең үзеңә авыр түгел.

10815. Үз утына кан койган кеше утына май коймас.

10816. Җан рәхәте тән белән, тән рәхәте мал белән.

* * *

10817. Авызымда тешем бар, күкрәгемдә көчем бар.

10818. Арка йонын кабарту.

10819. Арка тиресен тунау.
10820. Арка-җилкә тигез килгән, борын тия теңкәгә.

10821. Аркага арка куеп яшәү.

10822. Аркадан килеп пычак кадау.

10823. Аркамны бет ашый, эшләгәнемне эт ашый.

10824. Аркаңа уклау тыкканмы, бөкерәя алмыйсың.

10825. Бил астында бер корсагы.

10826. Буе-сыны килбәтсез, сөйләр сүзе хикмәтсез.

10827. Гәүдәсе бар, башы юк.

10828. Ике сөяк-сандырак.

10829. Ите сиңа, сөяге миңа.

10830. Кабыргалары күренеп тора.

10831. Как сөяккә калу.

10832. Китеп күләгәсе күмелеп тормады.

10833. Канга тоз салу.

10834. Канын эчеп, җелеген суырган.

10835. Кеше җилкәсе белән эш күтәрү.

10836. Кешегә буй өләшкәндә мич астына качып калган.

10837. Кәкре кабыргалы.

10838. Көч сыныйм дип кеше үтергән.

10839. Күз алдымда күләгәдәй булып торма.

10840. Маена чыдый алмый.

10841. Нечкә билле, эшкә җилле.

10842. Нәзек сөяк түгел ул.

10843. Пычак кадәр буе бар, туксан төрле уе бар.

10844. Син дә коры калма, ату кендегең канар.

10845. Син килмәсәң, эчем күгәрә.

10846. Сусыз мунчала белән арканы ышкыма.

10847. Сыртны җиргә салырга теләмәү.

10848. Сөйкемле сөягең булу.

10849. Тездән буе, терсәктән җиңе.

10850. Тиресе сөягенә ябышкан.

10851. Тисә тәнгә, тимәсә читәнгә.

10852. Тышы тәти багана, эчендә юк мәгънә.

10853. Тышы ут, эче мут.

10854. Тышы ялтырый, эче калтырый.

10855. Тәнендә карга чукырлык та ите юк.

10856. Хәле җилкә кашытырлык булу.

10857. Чиртсәң егылырга тору.

10858. Чиртсәң каны чыгарлык.

10859. Элеп киптергән кебек.

10860. Эче эчкә ябышкан.

10861. Эчен ярсаң, әлиф чыкмас.

10862. Эчендә кара елан ята.

10863. Эчендәге — тышында.

10864. Эченнән энә үтәрлек.

10865. Эченә-бавырына керү.

10866. Эчкә кара мәче керү.

10867. Эчтә бүре улау.

10868. Эчтә утын кисәләр.

10869. Эчтә эт балалары өрә башлады.

10870. Өрсәң очып китәрлек.

10871. Үзе нәзек, үзәге нык.

10872. Үтәсеннән көн күренә.

10873. Үңәчеңнән күмәч кисәрмен.

10874. Җиде кат тиресен тунау.

10875. Җилкә биетеп йөрү.

10876. Җилкә чокырымны күрми торам, сине дә күрми торырмын әле.

10877. Җилкәсе чокырлы.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2263 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz