Суббота, 04.05.2024, 10:45:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » ӨЧ СОРАУ
ӨЧ СОРАУ
13:37:20
Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен.

Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына. Егет әйтә:

— Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше,— ди.

— Шулай булсын, улым,— ди теге кеше.

Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый:

— Каян киләсең, кай җирләргә барасың?— ди.

Егет:

— Эш эзләргә чыктым, абзый кеше,— ди.

Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә:

— Ярар, егет,— ди,— эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы,— ди.— Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим, җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең,— ди.

— Ярар, абзый,— ди теге егет,— әйтеп кара,— ди.

Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә:

— Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр,— ди.

Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә:

— Менә монысы бурычка биреп торуым,— ди.

Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә:

— Монысы кадерле кунакларым өчен,— ди.

Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?»— дип.

— Ярар, абзый,— ди егет,— син миңа бераз гына уйларга бир,— ди.

— Уйла-уйла, улым,— ди.

Шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына.

— Йә, нихәл, улым,— ди,— берәр нәрсә чыгамы?— ди.

— Абзый кеше,— ди теге егет,— синең соң әти-әниләрең бармы?— ди.

— Бар,— ди теге.

— Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит?— ди.

— Тәрбияләделәр,— ди.

— Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды.

— Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем.

— Синең ир балаларың бармы?— ди егет.

— Бар,— ди теге кеше.

— Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар,— ди.

— Бусын да бик дөрес әйттең,— ди теге кеше.

— Синең кызларың бармы? — ди.

— Бар,— ди ашлык чәчүче.

— Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар,— ди.— Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды,— ди.

— Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең,— ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3212 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz