Суббота, 27.04.2024, 11:10:34   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13
Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга агасы әйткән:
— Әйдә, минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен,— дигән.
Үги кыз, йомгак белән чиләген ала да, агасы белән урманга китә.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 5152 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.7/6 | Комментарии (0)

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3980 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.5/4 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган, ди, бер хатын. Аның булган, ди, берсеннән-берсе чибәр өч кызы.

"Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын", — дип, көне-төне эшләгән дә эшләгән, ди, бу хатын.

Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4494 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/8 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда, карга казначы, козгын азанчы булып торган чагында, булган икән, ди, бер Саран белән бер Юмарт. Көннәрдән беркөнне болар икесе, иптәш булып, юлга чыкканнар. Кич булган, бер җиргә ашарга утырганнар. Саран әйткән:

— Минем капчыкның авызы чишелми, синең ризыкларыңны ашап торыйк әле, — дигән.

— Ярый,— дигән Юмарт, — ашасак, ашыйк, — дигән.

Ашаганнар Юмарт ризыгын. Бер көн ашаганнар болар, ике көн ашаганнар Юмарт азыгын, өченче көнне аның азыгы беткән. Кич булгач, Саран Юмартның йокыга киткәнен саклап кына яткан да торып качкан. Юмарт йокысыннан торса, Саран юк. Бу да бер юл белән киткән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 5694 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.3/7 | Комментарии (0)

Яшәгәннәр, ди, ике күрше: берсе — бик бай, берсе — бик ярлы. Бай күршеләре, кичке ашны ашап, чәй эчәләр дә икән, ирле-хатынлы тыныч кына, тавышсыз гына яталар икән йокларга. Ә теге ярлы кешеләрнең балалары күп булган, шуңа күрә боларда гел тавыш-гауга, җырлау-җылау, бию-көлү тавышлары яңгырап торган. Бу эшкә теге байның исе киткән. Үз-үзенә: «Боларның ашарларына юк, киярләренә юк, алай да гомерләрен шат үткәрәләр, — ди икән. — Ә безнең шулкадәр байлыгыбыз күп, алай да без шат яшәмибез», — ди икән.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 5358 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.9/10 | Комментарии (0)

Булган, ди, бер бик зур бай. Исеме булган Карунбай. Булган икән, ди, моның биш-алты ел түшәктә яткан бер сырхау сеңлесе.

Бер дә бер көнне Карунбай бу сеңлесен мунчага сөрә. Бичара кыз мунчада тора башлый хәзер.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3189 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4410 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/6 | Комментарии (0)

Төлке бервакытны агач яныннан үткәндә күрде, агач башында бер Әтәч утыра. Әтәчкә әйтте:

— Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, — диде.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4228 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/8 | Комментарии (2)

Элекке заманда кешеләрне бик кызык кына хөкем иткәннәр, ди. Бер кеше кечкенә генә ялгышлык эшли икән — аны судка биргәннәр. Гаебе зурмы, кечкенәме, аны тикшереп тормаганнар. Бүреккә «үтерергә», «коткарырга» дип ике кәгазь язып салып, гаепле кешегә шуның берсен алырга кушканнар.

— Менә бу кеше крестьяннарны миңа каршы баш күтәрергә котырта, — дип, алпавыт үз крестьянын судка биргән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3406 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.8/4 | Комментарии (0)

Элек заманда бер солдат хезмәт итеп кайтып килә икән. Юл буенда бер биек, зур агач тебендә утырган карчыкка очраган. Ул убырлы карчык икән.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3920 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.8/4 | Комментарии (0)

Таңбатыр, диюнең атына атланып, алтын сарайга кайтып китә. Моны теге сакчы бик шатланып каршы ала:

– Әй егет, ди, мин сакчы солдат түгел бит, мине шулай киендерделәр генә, мин фәлән патшаның кече кызы бит, ди, мине дә алып кайт, үзеңнән калдырма, – ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3204 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер патша. Бу патшаның булган, ди, өч кызы. Патша кызлары берсеннән-берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән-беркөнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә дип чыкканнар. Болар болынлыкта йөргән вакытта гына бик каты җил-давыл чыга да шул җил-давыл бу кызларның өчесен дә күтәреп алып китә. Патша үзенең кызларының югалганын белеп бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларны, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3738 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Торна белән Төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле Төлке дәште, ди. Тары боткасы пешерде, ди. Тары боткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6117 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.8/6 | Комментарии (0)

Бервакытны Арысланга сырхау тиде. Барча ерткыч хайваннар Арысланның хәлен сорарга килделәр. Ләкин Төлке килмәгән иде. Бүре барып Арысланга Төлкене яманлады.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3930 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Бер Төлке авыл буйлап ага торган инеш буенда йөри икән. Вакыт — яңа гына караңгы төшеп килә торган кичнең башы.

Бу Төлкенең бик карыны ачып: «Ашарга берәр нәрсә табып булмасмы икән»,— дип, тавыклар кунаклый торган куначага таба киткән икән — бәке тишеп салынган мурданың (Мурда — чыбыктан үреп ясалган балык тоту җайланмасы) таягына күзе төшкән. «Тукта, карап карыйм әле»,— дип, мурдага таба барса, чыннан да, кояш баеган вакытларда гына хуҗасы карап киткән булган икән, бәкенең өсте дә катмаган. Төлке ал аяклары һәм авызы белән тарткалап мурданы судан чыгарса, ни күрсен: балыклар тулган бит. Төлке, мурданы аннан-моннан ваткалап, балыкларны алган да, ерак түгел бер печән кибәне өстенә менеп ятып, бик тәмләп кенә балык ите ашарга керешкән, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3611 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/3 | Комментарии (0)

Булган, ди, шулай бер Салам-Торхан. Бик ярлы булган, җәй көне кырда йоклый икән. Килә беркөнне моның янына Төлке:

— Әй Салам-Торхан,— ди,— үтте гомерең, өйләнмәдең дә,— ди.— Өйләндерәем мин сине,— ди Төлке.— Алып чык бер тавык,— ди,— шушы авылдан, мин сине өйләндерермен,— ди.

Тавыкны алып чыкты Салам-Торхан, Төлке ашады. Шуннан Төлке торды да бер шәһәрнең баена китте. Байга керде барып, исән-саулык сорашты.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1588 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын заманда бер карт яшәгән, ди. Көннәрдән бер көнне шалкан чәчеп торганда карт янына Аю килеп чыга, ди.

— Нишлисең? — ди Аю.

— Шалкан чәчәм,— ди карт.

— Әйдә, уртагына чәчик,— ди.

— Әйдә,— ди карт.

Бергәләп шалкан чәчәргә тотыналар, ди, болар. Карт агач төбен казып тора. Аю каерып алып тора. Шулай итеп тиз генә җирне әрчеп, шалканны чәчеп тә куялар, ди.
Шалкан җитешкәч, Аюга әйтә карт:

— Ничек бүләбез? Син төбен аласыңмы, сабагынмы? — ди.

— Мин сабагын алам,— ди Аю.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6437 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Соры Бүре бик күп йөргән, ары чапкан, бире чапкан, бер дә ашар нәрсә тапмаган. Йөри торгач, ул яланда бер бик шәп Айгырга очраган. Бүре Айгырга әйткән:

— Айгыр, мин сине ашыйм, минем хәзер өч көннән бирле бернәрсә дә ашаганым юк,— дигән.

Айгыр әйткән:

— Ашасаң ашарсың, тик синнән минем бер үтенечем генә бар, шуны гына тыңлый күр,— дигән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2531 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы, бик акыллы бер Кәҗә. Аның булган, ди, өч бәтие. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер куышы. Кәҗә өч бәтие белән шул куышта рәхәт рәхәт тора икән, ди. Көндезләрен Кәҗә яшел болыннарда, киң тугайларда ашап-эчеп йөри икән дә, кич булгач, җырлый җырлый балалары янына кайта икән:

Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3286 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Әүвәле заманда бер Хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ура башлагач ук, аның янына бер Аю килгән, ди. Ул Аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Ул Хатынга аягын күрсәтеп килгән, ди. Хатын аның аягыннан шырпысын алган, ди. Шуның өчен Аю Хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2145 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Әүвәле бер Мужик белән Аю дуслашканнар да, ди, икесе бергә урманга барганнар, ди. Урманда Мужикның йоклыйсы килгән дә, ди, ятып йоклаган, ди. Йоклагач, Аю каравыллап тора икән, ди. Мужикка бер чебен кунган, ди. Аю аны тырнагы белән куган, ди. Куып китмәгәч, Аю кешегә, аягы белән күтәреп, таш алып бәргән, ди, кеше шунда яньчелеп үлеп калган, ди.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2058 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.7/3 | Комментарии (0)

Бер Аю имән башына бал куйган икән. Аны Мәче сизгән дә имән башына менгән. Мәче бал ашап торган чакта Аю килгән дә:

— Монда нишлисең? — дигән.

Мәче әйткән:

— Менә аюларны, бүреләрне себер җибәрергә язу язамын, мин — Мәскәүски писер,— дигән.

Аю, бу сүзләрне ишеткәч, артына әйләнеп, имән башыннан төшкән дә качкан. Мәче дә, Аюдан куркып, икенче якка качкан.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1781 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Элекке заманда булган икән, ди, бер карт белән карчык. Аларның булган бер атлары, бер үгезләре. Вак малдан бер Кәҗә белән бер Сарыклары булган, ди.

Карт бик әрсез, бертуктаусыз эшкә йөри торган бер кеше булган, ди. Ул көне-төне Үгезне эшкә җигә икән, бер дә ял юк Үгезгә. Үгез, эшкә йөрүдән гаҗиз булып, авырая башлаган.

Тота да Үгезне суя карт. Үгезне суйгач, Ат та уйлый башлый: “Миңа да чират җитәр, ахры”, — дип. Элекке заманда крестьянның тормышы авыр бит инде. Бу картны да ярлылык басканнан-баса бара. Акча кирәк була да, Атны да сата бу.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3012 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Беркөнне Мәче белән Юлбарыс очрашалар. Юлбарыс Мәчедән сорый:

— И энем, ни булды сиңа, ник болай бәләкәй калдың син? — ди.

Мәче әйтә:

— И абый-абыкай, минем хуҗам шундый усал, шундый көчле, — ди, — мине ул шулай бәләкәй калдырды,— ди.

Юлбарыс әйтә:

— Чыннан да шулай көчлемени ул, әллә миннән дә көчлерәкме? — ди.

— Көчле, синнән дә көчлерәк,— ди Мәче.

— Бар алайса, чакыр тизрәк, көчебезне сынашабыз без аның белән,— ди Юлбарыс.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2325 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 2.3/3 | Комментарии (0)

Бер заман кошлар патшасы җыя кошларны. Сораша:

— Мин сезне ни өчен җыйдым? — ди кошлар патшасы. Тегеләр әйтә:

— Без белмибез, әйтсәң, белербез.

— Менә шуны беләсем килә минем, дөньяда коры агач күпме, чи агач күпме? Ирләр күпме дә хатыннар күпме? Шуны беләсем килгәнгә сезне җыйдым.

Берсе дә әйтәлми. Күплеген дә, азлыгын да.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3922 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» —ди, ипләбрәк карый. Казый-казый бу зур капкач булып чыга. «Бу,— ди,— караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр»,— ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу,— ди,— бал кебек нәрсә икән»,— ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2669 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 1.0/1 | Комментарии (0)

Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди.

Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. Күз тимәсен, дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4430 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде.

Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер савырга, бабай чыгып китте утын ярырга.
Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, КӘҖӘ бәтиләре белән уйнап йөри.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1729 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Абыстай:

— Адәми зат булса — керт, ашат, рөхсәт,— диде.

Кыз моны ишеткәч, ишеккә барып егетне кертеп, абыстай янына алып килде. Егет, сәлам биреп, абыстай белән күреште. Шуннан соң абыстай, бер урынга утырып, кызга ашарга китерергә кушты. Кыз шул заман, төрле кош итләре куырып китереп, егетне сый-хөрмәт итте. Егет ашаганнан соң абыстай янына килеп:

— И егет, син кайдагы кеше буласың, ни җирлек? — дип сорады.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1520 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бу патшаның хатыны беренче дәрәҗәдә чибәр иде. Бер заманда патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзләренең шәһәренә кайттылар. Патша, ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп, хатынны эзләргә тотынды.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3186 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын заманда була бер патша. Бер баласы да булмый моның.

Бу бер дә бер көнне чыгып китә үзенең шәһәренә йөрергә. Шунда ул ике яшьлек бер баланы күрә, урамда туфрак арасында уйнап йөри торган.

Бу бала, моны күргәч тә, өенә кереп кача. Патша моның артыннан керә. «Бу нинди эш,— ди,— нишләп минем патшалыкта тәрбиясез балалар булырга тиеш?» — ди.

Керә. Керсә, пич башында утыра бер кортка, үзе патшадан курка, үзе шатыр-шотыр йонын йолка, ди.

Патша исәнлек-саулык сораша.

— Әби,— ди,— нишләп ул балаңны азрак тәрбияләмисең?— ди.

— И улым,— ди,— үзем картайдым,— ди,— хәзер аның артыннан йөреп булмый инде,— ди.

— Әби, алайса сат миңа,— ди,— мин үзеңне дә карармын үлгәнче,— ди,— балаңны да тәрбияләрмен, укытырмын,— ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 991 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.

Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:

— Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?— ди.

Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2736 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән:

— Син, улым,— дигән,— хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,— дигән.

Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган:

— Син, улым,— дигән аңа,— гел тәмле аш кына ашап тор,— дигән.

Карт кече улына әйткән:

— Син,— дигән,— ешрак өйләнергә кара,— дигән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2145 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен.

Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3210 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән.

Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә:

— Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән?— дип.

Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән.

— Исәнме?

— Саумы?

— Әти-әниең өйдәме?

— Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6145 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Әүвәлге заманда бер кешенең җиде кызы бар икән. Ул җиде кызын җиде кияүгә биргән.

Беркөн кызларын кияүләре белән бергә кунакка чакырып, барысына да тигез сый вә хөрмәтләр куйган. Алай булса да кияүләрнең һәркайсы каенатасы белән каенанасына баҗаларыннан артыграк сөекле буласы килгән, ди. Шулай берничә көн сыйланып, өйләренә кайтып киткәннәр.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1820 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер патшаның патшалыгында бик куркынычлы кешеләр булган. Бу кешеләр халыкка бик күп зыян китереп йөргәннәр. Әмма ул кешеләрнең берсен дә күрә алмаганнар, ди.

Беркөнне патша, начар гына кием киеп, үзе шул кешеләрне эзләргә чыккан, ди. Бара-бара сахрага җиткәч, бер тау тишегеннән ут күргән, ди, бу. Ул утның нәрсә икәнен беләсе килеп, патша шул ут ягына таба киткән, ди. Ут янына барып җиткәч, анда өч кеше күрә. Барып җитә дә, исәнлек-саулык сорашып, сүз башлый.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2091 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди, бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал-туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына булган икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә бу кызга дөньяда сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә икән. Бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2625 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер авылның бакча артында гына урманы бар, аударсаң, бакча коймалары өстенә төшәр, шундый якын. Тик бу урманнан бер агач та ала алмыйлар, урман каравылчысы җибәрми.

Көннәрдән беркөн куркак кына бер кеше гайрәтләнеп урманга чыгып китә. Колач җитмәстәй ике чыршыны кисә дә аудара бу.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1393 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:

— Син ни атлы?— дигән.

Ул кеше:

— Мин Былтыр атлы,— дигән.

Шүрәле кешегә:

— Әйдә, кети-кети уйныйк әле,— дигән.

— Ярар, элгәре менә бу тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз,— дигән кеше.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2683 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда Атбасар исемле хайван асраучы бер бай булган, ди. Ул үзе дә, хатыны да бик саран да, комсыз да икәннәр, ди. Бер елны җәйнең эссе көнендә Атбасарның көтүчесе ачуланып чыгып киткән. Бай көтүчесез калган.

Байга кеше кирәген бер егет ишеткән дә Атбасарга ялланырга килгән, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2637 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше. Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең Кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча, хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай, хезмәтче эзләп, хатыны белән күрше авылга киткән, ди.

Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай, хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2381 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 4.5/2 | Комментарии (0)

Бер авылда бер карт яшәгән, ди. Унбиш яшьләрендә кызы гына булган моның. Бабай көн дә урманнан бер йөк коры утын алып кайта икән дә базарга илтеп сата икән, шуның белән көн күреп тора икән, ди.

Шулай көннәрдән бер көнне бабай, бер йөк утын төяп, шәһәргә бара. Утын базарына барып керсә, каршысына бер бай килеп чыга моның.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3497 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Борын заманда бер кире хатын булган. Ире «ашыйсым килә» дисә, чәй куя икән, «чәй эчәсем килә» дисә, аш пешерә икән.

Бервакытны ире базардан кайта да:

— Карчык, ашарга юкмы?— ди.

Теге:

— Ашарга юк,— ди,— чәй куям хәзер, чәй эчәрсең,— ди.

— Ә минем чәй эчәсем килми бит, ашыйсым килә,— ди.

— Ярар, ярар, менә хәзер чәй куям,— ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1212 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын заманда ярлы гына бер карт кеше була. Бу картның карчыгыннан башка беркеме дә юк, ди. Язлар үтеп, печәнгә төшәр вакытлар килеп җиткәч, карчыгы әйтә картка:

— Бар, карт, күрше авылга барып, берәр кеше эзләп кара, печән өстендә үзеңә ярдәмче булыр иде,— ди.

Карт күрше авылга китә. Йөри торгач, бер яшь кенә егетне очрата бу.

— Улым,— ди,— миңа бер ярдәмче кирәк иде,— ди,— әллә вакытлы гына булса да ялланасыңмы?— ди.

— Юк, бабай, яллана алмыйм,— ди егет,— минем бик озак киенә торган гадәтем бар,— ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2534 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Элекке заманда бер мулланың мөрите була. Ул кеше мулланың сүзеннән һич тә чыкмыйча, шуның шәригате белән генә яшәргә тиеш инде.

Бервакытны рамазан аенда мулланың бу мөрите, карыны бик ачкач, ашарга эзли. Бернәрсә дә таба алмагач, шәмгә ут кабыза да, кулы белән әйләндерә-әйләндерә, шәм кызуында йомырка пешерә.

Әзрәк җылынгач, әрчи дә ашый башлый. Ул арада тегенең ике як авызыннан йомырка сарылары агып төшә. Шулвакыт мулла килеп керә дә тегене ачулана башлый.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2071 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Ир белән хатын булган. Алар күп вакытта юк кына эш өчен дә талаша торган булганнар. Ире әйтә икән:

— Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип.

Хатыны әйтә икән:

— Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип.

Шулай талаша торгач, болар бервакыт җәй көне эшләрен алышканнар: хатыны басуга сукага киткән, ире өйдә калган.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3277 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда бер солдат сугыштан кайтып килә, ди. Моның өстендә иске шинель, аркасында биштәре бар икән. Бүтән бер нәрсәсе юк, ризыгы да юк. Хәзер бу кайта-кайта ара-талчыга да бер урман кырыена килеп утыра. Куак төбендә ял итеп утырган чагында күзе төшә бер балтага. Сапсыз балта ята. Хәзер инде бу уйланып утыра: «Тукта, мин бу балтаны алып салыйм әле,— ди,— капчыгымда әйбер дә юк, бик авыр булмас»,— ди. Алып сала бу биштәренә теге балтаны.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 4761 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 3.6/5 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда, без яшь чагында, егет булып үсеп җиткәч, әти, әни, мин — өчәү генә калдык гаиләдә.

Ярар. Мине өйләндерәселәре килә. Менә бер кыз димлиләр инде миңа.

— Бу — акыл да утырткан, бик әйбәт кыз, менә шуның белән торырсың,— диләр.
Димли торгач, күндерделәр — бу кызны алдым.

Өйләнгәч, бер заман урамда йөридер идем, бер җирдә янгын чыккан. Мин бардым да янгын сүндерүчеләргә:

— Алла куәт бирсен!— дип кычкырдым.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 2185 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда Хәсән белән Гали эш эзләп икәү бергә юлга чыкканнар. Байтак юл барып, бер су янына җиткәч, ял итәр өчен шул су янына утыргач, Хәсән Галигә баштан үткәннәрен сөйли башлап, шулай дигән:

— Мин, Гали иптәш, яшь чагымда, Кырымда торган чагымда, искиткеч нәрсәләр күргәнем бар. Анда үсә торган карбызлар, мин сиңа әйтәм, ис китәр. Бер гаҗәп: зурлыклары, әнә каршыда торган тауны күрәсең бит, андагы карбызларның зурлыгы шул таулардан да зуррак. Без ничә йөзләп кеше җыелышып бер карбызны ашап бетерә алмый идек. Шулай итеп, ул бер карбызны Кырымда ничә йөз кеше айлап ашап торадыр.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3014 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер тегүче. Тегүче дигәч тә, бу үзе бик осталардан булмаган. Бер урыннан икенче урынга күчеп, авыл арасында кием-салым теккәләп йөри икән, ди, бу: үзе бик яман ялганчы булган.

Көннәрдән бер көнне бу шулай ике авыл арасында барганда уйлана икән: «Их,— ди икән,— мин ялганчы, дөньяда миннән дә ялганчы берәр кеше бар микән, шуны беләсе иде»,— ди икән.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1642 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Элек ашлыкларны ындырга куялар иде, кибәннәр итеп. Безнең ындыр авыл читендә иде. Бервакыт шул ашлыкларга кош төшә башлады. Элек тә хәзерге кебек самогон кайнату бар иде. Әти бер бидрә самогон алып, кибән төбенә илтеп куйды. Кошлар зур күркә кебек иделәр. Шул кошлар исерсен дип, әткәй самогонны зур савытка салып куйды.
Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1697 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Яшь вакытта әтәй белән урманга барып, усак кисеп, чанага салып торадыр идек, килеп чыкты урман хуҗасы.

Инде нишләргә? Безгә хәзер хәл чамасы юк качарга да. Бары мөмкин булды атыбызга утырып чабарга гына авылга.

Тотындык әтәй белән чабарга. Кем күрсен, бураннар гына уйнап тора безнең арттан!
Урман хуҗасы безнең арттан чаба, ну аты бик начар булгачтын, безнең арттан җиталмый.

Кайтабыз да усакны яшереп базга ыргытабыз. Урман хуҗасы килеп, безне тикшереп карый да табалмый кире кайтып китә.

Бик күп вакытлар үтә, онытабыз теге агачны, усакны. Бу тегендә тамыр җәеп үсәргә керешә. Үсә-үсә тишеп чыга сайгакны, өйдә үсеп утыра, түшәмне тишеп чыга, аннары түбәне дә тишеп чыга.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1530 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер сүз сөйләем мин сезләргә, әгәр яратсагыз.

Бер заман күрдем мин бер җирдә: ике пешкән тавык очып йөриләр иде. Алар очканда аркалары түбән карап, эчләре югары карап очалар иде. Янә күрдем бер җирдә: су өстендә ике тегермән ташы йөзеп йөриләр иде. Янә күрдем: җәй көне бакалар боз өстендә йөзеп йөриләр иде. Янә күрдем: бер җирдә өч туган куян куарга барганнар, ал арның берсе телсез иде, берсе сукыр иде, берсе кулсыз иде. Алар бер куянны тотканнар: сукыры куянны күргән, телсезе кычкырган, кулсызы куянның йоныннан тоткан.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1538 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.02.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz