Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа: — Син ни атлы?— дигән. Ул кеше: — Мин Былтыр атлы,— дигән. Шүрәле кешегә: — Әйдә, кети-кети уйныйк әле,— дигән. — Ярар, элгәре менә бу тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз,— дигән кеше. Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран азрак ярылган. Шуннан соң бу кеше Шүрәлегә әйткән: — Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны куеп торсана,— дигән. Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, ул шунда кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан. Шүрәле шыр-шыр кычкыра башалаган, ди: — Бармагымны Былтыр кысты, Былтыр кысты!— дип. Менә аның янына бүтән Шүрәлеләр җыелган, аннан: — Кем кысты?— дип сорыйлар икән. Ул: — Былтыр кысты,— дип әйткән, ди. Алар аңа әйткәннәр, ди: — Быел кысса, табар идек, былтыр кыскач, каян табасың,— дигәннәр, ди. — Соң син былтырдан бирле ник кычкырмый тордың?— дигәннәр, ди. Шүрәле авыртуыннан аларга юньләп әйтә дә алмаган, ди. Ул Шүрәле, бармагы кысылган көе тумранын аркасына күтәреп, әле һаман да шулай кычкырып йөри, ди. |