Понедельник, 06.05.2024, 08:10:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » ЯРАТМАСАҢ ТЫҢЛАМА, ЯЛГАНЛАРГА КОМАЧАУЛАМА
ЯРАТМАСАҢ ТЫҢЛАМА, ЯЛГАНЛАРГА КОМАЧАУЛАМА
13:11:36
Бер сүз сөйләем мин сезләргә, әгәр яратсагыз.

Бер заман күрдем мин бер җирдә: ике пешкән тавык очып йөриләр иде. Алар очканда аркалары түбән карап, эчләре югары карап очалар иде. Янә күрдем бер җирдә: су өстендә ике тегермән ташы йөзеп йөриләр иде. Янә күрдем: җәй көне бакалар боз өстендә йөзеп йөриләр иде. Янә күрдем: бер җирдә өч туган куян куарга барганнар, ал арның берсе телсез иде, берсе сукыр иде, берсе кулсыз иде. Алар бер куянны тотканнар: сукыры куянны күргән, телсезе кычкырган, кулсызы куянның йоныннан тоткан.

Янә бер сүз ишеттем: бик күп егетләр җыелып, коры көймә ясап, тауга менмәкче булып көймәгә утырып, тауга менеп җиткәч, батып үлгәннәр, имеш, дип.

Янә бер сүз сөйләем: безнең авылда умарта корты йодрык кадәрле, ышансагыз, ышанырсыз, ышанмасагыз, ялган сүзне морҗадан чыгарып бетерермен.

Янә бер сүз сөйләем: үткән ел безнең авылда алты ата каз унар йомырка салдылар, җиде үгез тана бозау бозаулады, судагы балыклар Әчтерхан диңгезенә очып күчеп беттеләр, янә бер хатын утыз сигез бала китерде бер көндә, өчәр башлы һәммәсе дә.

Аннан да гаҗәп эш булды: бер олуг күлне ике адәм күккә астылар да астына ут яктылар, ул күл ике ай казан кебек кайнады, бик күп балыклар пешеп төштеләр, ачлык ел иде, халыклар туйдылар.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1539 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz