Суббота, 04.05.2024, 15:34:30   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » МӘГЪНӘЛЕ КЫЗ
МӘГЪНӘЛЕ КЫЗ
13:35:13
Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән.

Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә:

— Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән?— дип.

Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән.

— Исәнме?

— Саумы?

— Әти-әниең өйдәме?

— Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.

Егет кызның җавабыннан берни аңламаса да, сер бирмәгән булып күренергә тырыша.

— Мин атымны кая бәйлим?— дип сорый ул.

Кыз моны тагын аптырашта калдыра:

— Теләсәң, җәйгә бәйлә, теләсәң, кышка бәйлә,— ди.

Ярый. Болар өйгә керәләр. Кыз тиз генә коймак пешерә, чәй өлгертә. Егет юлда килгәндә ачыккан, күрәсең, коймакны икешәрләп-икешәрләп тотып ашый икән. Ашап туйгач, бу кулларын тез өстенә куеп, өй эчен күзәтә башлый. Ни дә булса сөйләргә кирәк бит:

— Ай-яй матчагыз бик юан икән, моны ничәшәрләп тотып мендердегез?— дип сораган, ди, бу.

— Икешәрләп мендердек, икешәрләп,— ди моңа кыз.

Шуннан егет өенә кайтып китә.

— И-и, әти, шыр тиле бер кыз икән ул,— ди.

— Ни өчен?

— Менә шулай-шулай,— ди, сөйләп бирә бу ишеткән-күргәннәрен.

Тыңлап бетергәч, әтисе әйтә моңа:

— Юк, улым, син ялгышасың. Ул чынында бик акыллы кыз икән,— ди. — Бурычка җыларга китү — үлек өстендә елау ул, яки ата-ана каберенә бару; йөз тәңкәне биш тиенгә алыштыру — кызның әтисе ауга киткән дигән сүз, ягъни йөз тәңкәлек айгырга атланып биш тиенлек куян артыннан куа-куа атны яндырып харап итәргә мөмкин. Атыңны кышка яки җәйгә бәйләү — ишегалдындагы арба яисә чанага бәйләү була. «Матчага икешәрләп мендердек» дип, кыз синең әдәпсезлегеңнән — коймакны икешәрләп ашавыңнан көлгән.

Карт шул көнне үк кызга яучы җибәртә.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 6146 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz