Суббота, 04.05.2024, 11:29:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » АК БҮРЕ
АК БҮРЕ
13:42:20
Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бу патшаның хатыны беренче дәрәҗәдә чибәр иде. Бер заманда патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзләренең шәһәренә кайттылар. Патша, ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп, хатынны эзләргә тотынды.

Хатынның югалганына тәмам бер ел булган вакытта пат- шның өлкән улы, укуын бетереп, атасы янына кайтты һәм атасына әйтте:

— Инде, әти, мин укуның чигенә чыктым. Син инде миңа әнине эзләргә рөхсәт бир бер елга,— дип.

Атасы моңардан сорады:

— Рөхсәт иттем, сиңа ниләр бирим? — дип.

Атасыннан үзенә юлдашка бер йөз солдат алып, бер елга җитәрлек акча, азык-төлек алып, анасын эзләргә чыгып китте. Киткәннән киттеләр. Ай китеп, ел китеп, әйләнгән җирдә әйләнмә үсеп, тулганган җирдә кызыл тубылгылар үсеп, ташка тары үскәндә, бозга бодай үскәндә, аны шатор-шотыр урып ятканда, болар барып җиттеләр бик куе бер урманның эченә. Шул урманның эче белән, беләк буе трубканың куышы белән барып яткан вакытта килеп җиттеләр бер суның буена — сахралык җиргә.

Шунда патшаның улы уйлады: «Без шунда берәр көн ял итеп, атларыбызны ашатып китәрбез»,— диде. Иптәшләре, атларыннан төшеп, куышларын корып, шул ук сәгать су эзләргә киттеләр. Суны алып килеп, ашларын пешереп, ашап утырган чакта патша улының чатырына бер Ак бүре килеп сәлам бирде һәм әйтте:

— Әй, ахмаклар, кем рөхсәте белән минем урманыма кереп, үләннәрне таптап йөрисез? Рөхсәтем юк, хәзер чыгып китегез,— диде.

Патша улы:

— Син үзең кайдан килдең, шунда кит. Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтерермен,— диде.

Бу сүзләргә Ак бүренең ачуы килеп, һаман да боларга моннан чыгарга кушты һәм куды. Куган саен чыкмагачтын, Ак бүренең ачуы килеп боларга карап бер дога укып өргән иде, бар да тораташ булып каттылар.

Инде без килик патшаның үзенә. Биш айдан бирле улыннан хәбәр көтте, алты ай көтте — улыннан һичбер хәбәр-хәтер юк. Бер елдан соң укый торган ике уртанчы улы укудан кайттылар. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, болар да аталарыннан рөхсәт сорадылар.

— Без дә әнине эзләргә чыгыйк,— диделәр.

Патша, боларга таба карап:

— Олы абзагызның киткәненә инде бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтере юк. Инде мин, сездән дә аерылып, берүзем нишләрмен? — диде.

Болар, аталарының ай-ваена карамыйча, һәр көнне рөхсәт сорыйлар иде.

Бер дә бер көнне боларның аталары, бик күп сорый тор- гачтын, боларга да бер елга рөхсәт бирде.

— Ләкин бер елдан артык йөрергә рөхсәт юк,— диде.

Һәм болар да аталарыннан йөзәр атлы солдат алып, бер елга акча, азык-төлекләр алып, агай-эне, аталары белән исәнләшеп, ике йөз дә ике кеше булып, юлга чыгып киттеләр. Шул чыгып китүдән ич киттеләр, вич киттеләр, иртә киттеләр, кич киттеләр, арт итәкләре җирдән китте, төкерекләре билдән китте, ат өстенә ятып, агач мылтыклар атып, муеннары аладай булган чакта, битләре турадай булган чакта барып җиттеләр баягы урманның бер як читенә.

Боларга да бик яхшы су, үләнлек очрап, ял итәргә туктадылар. Һәм атларыннан төшеп, чатырларын корып, су эзләп алып килеп, аш пешереп ашарга утырган чакта, баягы Ак бүре килеп җитеп, баягыча:

— Кем рөхсәте белән килеп, бу чаклы солдат, атлар белән урмандагы үләннәрне таптап килеп кердегез? — диде.— Һич рөхсәтем юк,— дип, боларны да куа башлады.

Бу патшаның улы, ике йөз атлы гаскәренә таянып, Бүредән алайрак ачуланып:

— Син үзең кайдан килдең, шунда кит,— диде.

Боларга яхшылык белән берничә әйткәннән соң да тыңламагач, Ак бүре баягыча бер әфсүн укып өргән иде — болар да тораташ булып каттылар.

Инде без тагын патшаның үзенә килик. Иң өлкән улына ике ел, уртанчыларына бер ел булган чакта төпчек улы мәдрәсәдән укудан кайтты. Кайтып керүгә атасыннан исәнлек-саулык һәм абыйларын сорашып, хәбәр-хәтердән соң патша моңарга:

— Менә иң өлкән абыеңның китүенә ике ел, уртанчыларына бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтерләре юк,— диде.

Моны ишеткәч төпчек улы:

— Инде алар кайтмады, берәр хәл булгандыр. Миңа рөхсәт бир дә, мин дә китим,— диде.

Патша:

— Мин синнән дә аерылгач кемгә карап торырмын, югалганнар югала торсын, әмма сиңа һич рөхсәтем юк,— диде.

Бу атасына көн-төн ирек бирмичә сорый торгач, атасы моңа рөхсәт бирсә дә бирде, бирмәсә дә бирде. Атасы моңа рөхсәт бирмәскә теләгәч, ул:

— Әти, мин сине гаскәр сорап, азык сорап борчымыйм бит, миңа бары бер елга, кая барсам да җитәрлек итеп, акча гына бир,— диде.

Моңа каршы атасы, җитәрлек акча бирде. Бер бик яхшы атка яхшы ияр салып, Аллага тапшырып, юлга чыгып китте. Шул көннән соң, күп айлар, күп көннәр, сәгатьләр, күп минутлар киткәннән соң, әлеге абзалары яткан урманның читенә бу да ялгызы барып җитте. Бу да, урманны үтәргә теләп барганда, юл буенда бер бик һәйбәт аланга очрады. Ьәм: «Бик күп көннәрдән бирле атымны ял иттергәнем юк, тукта, монда бераз туктап ашатыйм»,— дип, атыннан төшеп, бер зур тирәкнең ботагына атның башын югары күтәртеп бәйләп куйды. Муенындагы мылтыгын корып, үзенә ашарга берәр кош атып килә алмаммы икән дип, урманның эченә кереп китте. Бер ун адым гына киткән иде, баягы Ак бүре килеп очрады һәм әйтте:

— И егет, син монда нишләп йөрисең, кая барасың, кайдан килдең? Монда минем рөхсәтемнән башка үләннәрне таптавың җитмәгән, тагы урмандагы кошларны атарга барасың,— диде.

Егет бүрегә:

— Әнә ул күренә торган кошны атып алып, үземә ит пешереп ашарга уйлаган идем. Бик арыдым, талдым. Бик ерак җирдән килдем. Инде алай булгач синең рөхсәтеңнән башка мин монда бер эш тә эшләмим, кошыңны да атмыйм, атымны да ашатмыйм. Әнә күрәсең, атымның башын югары күтәреп бәйләп куйдым. Чыгам да китәм,— диде.

Бүре аңа каршы:

— Инде, егет, мин сине күрәм, үзең күркәм, сүзең тәмле, һичбер каршы килгән җирең юк. Алай булгач, мин сиңа бөтен урманымда йөрергә, атыңны ашатырга, кошларымны атарга рөхсәт иттем. Теләгәнеңне эшлә. Тик менә бу күренгән кошны атма син. Әнә теге зур тирәкнең артында бер зур кош бар, тирәкнең башында утыра. Бар да шуның күкрәгенә төзәп ат. Бер атуда егылыр да төшәр. Аннан соң алып кайт та тазартып пешер. Аш ашарга мин дә килермен,— дип әйтте дә үз юлына китте.

Егет бүренең сүзен тыңлап, тирәккә якын барып, кошны күреп, күкрәгенә төзәп мылтыгының чакмасын сугып җибәргән иде, кошның нәкъ күкрәгенә барып тиде дә әйләнеп төште. Соңра егет, аты янына алып кайтып, арчып куйды. Үзенең чатырын корып, аш хәзерләп, атын үләнгә җибәреп, әлеге Ак бүрене көтеп калды. Моның чатыры янына искәрмәстән генә бер яктан бер яшь кенә егет килеп чыкты да моңа сәлам бирде. Егет тә, якты чырай белән каршы алып, хәзер булган ашны куеп, чатырга моны да ашарга чакырды. Кунак егет тә, сүзне тыңлап, чатырга кереп утырып, ашый башладылар. Карыннары бик ач булганга күрә, хәзерләнгән ашны тәмам ашап бетерә яздылар. Шул чакта келт итеп патша улының исенә Ак бүре килеп төште, һәм: «Аңа куярга инде ашым азайды; бетеп үк бара, килә калса, ни куярмын»,— дип йөрәгенә курку төште.

Кунак егет моның уйлаганын күреп:

— И дустым, яхшы гына, күңелле генә утырган чакта әллә ни күңелсезләнеп киттең. Нәрсә уйлыйсың, ник эчең поша? — дип сорагач, егет кош атуын, Ак бүренең очраганын, аның белән бергә ашарга вәгъдә куюларын — барын да аермачык иттереп баштанаяк сөйләп:

— Инде хәзер шул Ак бүре килсә, ни ашатырмын икән дип уйлый башладым,— диде.

Кунак егет аңа каршы:

— Әй, егет, син аның өчен бер дә кайгырма. Ул бүре булып күренгән нәрсә мин идем. Минем җитмеш төрле һөнәрем бар, җитмеш төрле сурәткә керә алам,— диде.

Шуннан соң егетнең кайгысы бетеп, башка нәрсәләр сөйләргә тотынып, үзенең каян, ни өчен юлга чыгуын, анасының югалуын, агаларының аны эзләргә китеп тә юлда югалып калуларын — барын да баштанаяк сөйләп бирде.

Аңа каршы Ак бүре:

— Йә, егет, син ул агаларыңны хәзерге көндә исән-сау дип уйлыйсыңмы? — диде.

Егет аңа каршы:

— Мин, әлбәттә, аларны исәннәр дип уйлыйм. Чөнки алар бер бозык юлга, яман уй белән киткән кешеләр түгел, өч агам өчесе дә йөзәр атлы солдат белән, акча һәм азык белә» чыгып киткәннәр,— диде.

Ак бүре моңа каршы:

— Соң син ул агаларыңны хәзер күрсәң таныр идеңме? Әйдә әле монда, мин сине бер җиргә алып барыйм,— дип, иң олы агасының тораташ булып каткан җиренә алып китте.

Алып барып, өстенә күкле-яшелле мүк үсеп беткән таш янына китереп:

— Менә бу нәрсә, син таныйсыңмы? — дип күрсәтте.— Алай булгач, син белмәсәң, мин әйтим: менә бусы — синең өлкән агаң, әнә янында яткан ташлар — аның батыр солдатлары. Алар минем сүземә каршы килделәр дә, мин аларны менә бу сурәткә керттем,— диде.

Егет, бу ташларның агасы һәм гаскәрләре икәнен белгәч, күңеле нечкәреп елап җибәреп, Ак бүредән аларны яңадан әүвәлге кыяфәтләренә кайтаруын сорап ялына башлады.

Ак бүре егеткә:

— Ярый, мин, синең сүзеңне тыңлап, аларны әүвәлге кыяфәтләренә кайтарыйм. Мәгәр синең бу агаң һәм аның гаскәрләре синең эшкә вә сиңа юлдаш булырга ярый торган кешеләр түгел. Терелгәч тә син аларны тиз генә шәһәрегезгә кайтарып җибәр,— диде.

Шуннан соң Ак бүре, тискәре якка карап, озын бер дога укып, ташларның өсләренә өргән иде, бар да сикереп торып, үзләренең иске кыяфәтләренә кереп, кайсы мылтыгын тота, кайсы атын иярли, кайсы тәмәке төрергә башладылар. Боларны күреп, патша улы:

— И егетләр, тизрәк булыгыз. Без бик озак йоклаган икәнбез. Тизрәк үз юлыбызга китик,— дип кычкырган иде, бу ике егет килеп, сәлам биреп, бик һәйбәтләп күрештеләр. Патшаның өлкән улы, әлбәттә, боларны танымады. Энесе, агасына үзенең кем булганын сөйләп:

— И агай, мин синең иң кечкенә энең булам. Сез, мин укыган чакта, әнине эзләргә дип чыгып киткәнсез, һәм ничә еллардан бирле әти сезне көтсә дә, сездән һичбер хәбәр булмагач, елый-елый күзсез калган. Инде мин дә сезнең арттан, әтидән рөхсәт сорап, әнине эзләргә дип чыктым. Бу урманга килеп шушы бүрегә очрадым. Сез, аңарга карышып, үзегезне үзегез һәлак иткәнсез. Әмма мин, аның белән дуслашып, сорашып, сезнең монда икәнегезне белдем һәм аңардан сезне әүвәлге сурәтегезгә кайтаруын үтендем. Ул да, мине кызганып, сезне аякка торгызды. Инде сез сау-сәламәт көенчә кире өйгә кайтып китегез, — диде.

Бу сүзләрне ишетеп, агасы гаскәрләре белән үз шәһәренә кайтып китте.

Соңра уртанчы агалары янына барып, аларны да әүвәлге сурәтләренә кайтаруын Ак бүредән үтенде. Ак бүре тыңласа да, болардан һичберсен үзенә юлдаш итеп алырга ярама- ганлыгын белдерде:

— Бик кирәк булса, үзең теләсәң, бары үзеңнән бер яшь зур агаңны гына алып калырсың. Башкалары синең эшкә ярамаслар, алар кайтып китсеннәр,— диде.

Бүре, баягы кебек бер дога укып, боларны да тергезде һәм болары да, олы агасы кебек саубуллашып, үз шәһәрләренә кайтып киттеләр. Әмма егет үзеннән бер яшькә олы агасын үзенә юлдаш итеп алып калды.

Соңра бу егет, агасы һәм Ак бүре белән өчәүләп, чатырларына кайтып киттеләр. Чатырга кайтканнан соң бу егет Ак бүрегә

— Йә инде, Ак бүре, мин юл кешесе, юл кешесенең юлда булуы яхшы, син мине тотма, урманыңнан чыгып китәргә рөхсәт бир,— диде.

Ак бүре аңарга каршы:

— Ярый, мин сезгә рөхсәт бирәм. Мәгәр мин сезне, бу урманнан чыгып киткәнче, үзем озатып җибәрим. Аның өчен бу урманда бик зур ерткыч җанварлар бар, алар сезгә зарар китерерләр дип куркам,— диде.

Соңра чатырларын бозып, атларына атланып, үз юлларына өчәүләп йөри бирделәр. Юлда барганда Ак бүре егеткә:

— Йә, егет, син озак юл кешесе, мин белгәнем кадәр юлларыңны өйрәтим, бәлки, минем әйткәннәрем сиңа файда булып төшәр. Менә бу минем урманым. Шул җирдән өч көн, өч төнлек юл. Шул минем урманымнан чыгып, өч көн, өч төн киткәннән соң, дию патшасының җиренә барып чыгарсыз. Ул дию җиреннән өч көн, өч төн барганнан соң, бер алтмыш колач юанлыгы алтын тирәккә очрарсыз. Ул алтын тирәкнең астында бер кечкенә генә күл булыр. Ул күлгә җиткәч, аның янына бер землянка казып, абзаңны шул землянкада калдырырсың. Үзең, тирәкнең бер ягына баз казып, үзеңне үзең күмәрсең, тик ике күзең генә калсын. Берничә сәгатьләр үткәннән соң, бу күлгә бер көтү елкы килеп су эчәр. Алар менеп киткәч, бер сәгатьләрдән соң, күк күкрәтеп, җир дөбердәтеп, өермәләр өереп, алтмыш чакрымнан аяк тавышлары ишетелеп, бер алтмыш колачлы ала айгыр килер дә алтмыш колачлы алтын тирәкнең бер ягына ялын ышкый башлар. Ышкып арганнан соң, бик сусап, әлеге күлнең суын бөтенләй эчеп бетерер дә, әлеге агачка килеп, икенче як ялын ышкырга тотыныр. Шул вакытта, күлдә су беткәнлектән, күлнең төбендә булган балыклар барысы да җыелышып калырлар, агаң шуларны үзенең базына ташып куйсын. Алар аңарга азык булыр. Айгыр озак ышкына торгач, әлеге алтмыш колачлы алтын тирәкне сындырыр. Аның шатыр-шотыр ауган тавышына син базыңнан сикереп чык та бик тиз генә әлеге алтмыш колачлы ала айгырга атланырга тырыш. Атлана алмасаң, ялына ябышырга, ялына ябыша алмасаң, койрыгына ябышырга тырыш. Әгәр дә, син, аңарга эләгә алсаң, бәлки, анаңны таба алырсың. Инде бер аңарга эләксәң, ул утка керсә — утка кер, суга керсә — суга кер, ябышкан җиреңнән кулыңны ычкындыра күрмә. Әгәр дә ычкындырсаң, шул вакыт һәлак булырсың. Шушы михнәтләргә түзә алсаң, анаңны табарсың, чыдамасаң, анаңны таба алмассың,— диде.

Егет:

— Инде мин, ни күрсәм дә чыдарга, анамның юлында корбан булырга җиттем, һәммәсенә түзәчәкмен,— диде.

Ак бүре аңа каршы:

— Ярый, егет, мин синең анаңны табуыңа да ышанамын. Анаңны табып, шәһәрегезгә кире кайтканда, минем яныма керми китә күрмә. Урманымның теләсә кай җирендә туктап, атыңны ял иттереп, үзең теләгәнне аша. Әмма миндә кунак булмыйча китәргә һич рөхсәтем юк. Инде бер килеп урманыма төшкәч, кайда туктасаң да, мин сине үзем табармын,— диде.

Егет, Ак бүре белән исәнләшеп, аның урманыннан чыгып китте.

Бүре әйткәнчә өч көн, өч төн барганнан соң, дию патшасының җиренә килеп кереп, әлеге әйтелгән алтын тирәкнең янына барып җиттеләр. Икәүләп, тиз генә күл буена берәр баз казып, җир өстендә күзләрен генә елтыратып калдырып, үзләрен күмеп куйдылар. Азмы-күпме ятканнан соң, бер көтү елкы килеп, бүре әйткәнчә, су эчеп, үлән ашарга менеп киттеләр. Бер сәгать үткәннән соң, зилзилә кубарып, күкне күккә орып, җирне җиргә орып, өермәләр өердереп, алтмыш колачлы ала айгыр, алтын тирәкнең төбенә килеп, ялын ышкып, су эчәргә төшеп, күлдәге бар суны эчеп бетереп, янәдән икенче як ялын ышкырга тотынды. Шул заманда, бик каты ышкуга чыдый алмыйча, алтмыш колачлы алтын тирәк шартлап төбеннән сынды. Тиз заман егет, үзен үзе баздан атып ташлап, ала айгырның ялына ябышты. Бик биек булганлыктан, өстенә менеп утыра алмады. Шул ук заман айгыр, ялына адәм заты ябышканын белеп, җилтерәтеп, бер җиргә, бер күккә, бер тауга, бер ташка орып алып китеп, җиттеләр ут тавына. Ала айгыр, ут тавының янына туктап, егеткә:

— И егет, инде син миннән кулыңны ычкындыр. Мин хәзер бу ут тавының аргы ягына чыгачакмын. Аның аркылы чыккан вакытта синең һәммә җирең көеп, янып бетәр,— диде.

Егет аңа каршы:

— И айгыр, мин янган-көйгән җирдә син дә исән калмассың. Синнән кулымны ычкындырмыйм,— дип, кулын ычкындырмады.

Ала айгыр шул сәгать егетне өстерәп утка алып кереп китте. Ут эчендә егетне өч сәгатьләп бутап йөрткәннән соң, аргы ягына барып чыктылар. Егетнең тәннәре пеште, куырылды һәм бик әрнеде.Соңра егет артына әйләнеп караса, әлеге ут тавы беткән, бер нәрсә дә калмаган. Егет үз-үзенә: «Бу атның сөйләгәне рас түгел икән, бу бер шәһәр генә икән»,— дип, курыкмыйча, атның ялына тагын да катырак ябышып алды.

Алтмыш колачлы ала айгыр егеткә янә:

— И егет, инде кулыңны миннән ычкындыр,— диде.

Егет:

— Юк, минем синнән ычкындыра торган кулым юк, теләсәң кая бар, мин дә шунда барам,— диде.

Шулай итеп низаглашып, болар бер диңгезгә барып җиттеләр.

Ала айгыр:

— Инде, егет, кулыңны ычкындыр, син ут тавыннан котылсаң да, бу диңгездән котыла алмассың. Авызыңа, борыныңа су тулып, шунда гарык булырсың, мин аның аръягына чыгачакмын,— диде.

Егет:

— Инде минем синнән аерыласым юк. Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын. Минем авызыма, борыныма су тулганда, синекенә дә тулар. Үлсәк, бергә үләрбез,— диде.
Ат, ачуланып китеп, егетне диңгезгә алып кереп китте.

Өч көн, өч төн йөзгәннән соң, ат белән егет диңгезнең аръягына чыктылар. Чыккан вакытта ат егетне, үлсен дип, башын суга тигезеп, болгап чыгарды. Ләкин егеткә һичбер зарар килмәде.

Бераз коры җир белән барганнан соң, бер бик куе урманга җиттеләр. Бу урман аша чыпчык үтәрлек тә юл юк иде.

Алтмыш колачлы ала айгыр егеткә:

— Әнә күрәсең, нинди кара урман. Мин шул урманны ватып-җимереп, аръягына чыгачакмын, инде син, исән вакытыңда, миннән кулыңны җибәр. Син аннан чыкканчы җибәрмәсәң, бары ялыма ябышып кулларың гына калыр. Башка һичбер җирең калмас,— диде.

Егет:

— Ычкындырасым юк, үлсәм үләрмен, һич ычкындырмыйм, мин ботарланган җирдә син дә коры калмассың,— дигәч, ала айгыр ачуы килеп, егетне урманга алып кереп китте. Урманның куе агачлы бер җирендә егетне арлы-бирле агачларга сугып харап итмәкче булды. Әмма егеткә һичбер зарар килмәде.

Өч көн, өч төн үткәннән соң, мең мәшәкать белән болар урманның аргы ягына барып чыктылар. Азмы-күпме киткәннәр иде, бер бик биек тау-таш араларына килеп җиттеләр.

Ала айгыр:

— Йә инде, егет, хәзер кулыңны миннән ычкындырып, шул җирдә кал,— диде.

Әмма егет:

— Үлсәм үләрмен, һичбер ычкындырасым юк,— дигәч, ала айгыр ачуланып, моны бер тауга, бер ташка орып, өч көн, өч төн киткәчтен, бер ялан җиргә барып чыктылар.

Ала айгыр:

— Инде, егет, син хәзер күп нәрсәләр күрдең. Бу сулар, утлар, таулар, ташлар, бар да дию патшалыгыннан адәм үтмәсен өчен эшләнгән эшләр иде. Инде афәттән котылдың, өстемә менеп утыр да, мин сине бара торган җиремә кадәр алып барыйм,— диде.

Шуннан соң ала айгыр, егетне атландырып, өч көн, өч төн барганнан соң, күп япан җирләр үтеп, бер бик зур ком тавына килеп җиттеләр. Шунда җиткәннән соң, ат, егеткә таба карап:

— И минем дустым, юлдашым, инде мин өстемнән бурычымны төшердем. Миңа моннан ары барырга рөхсәт юк. Син инде минем өстемнән төш тә бу ком тавының аргы ягына чыгарга тырыш. Ул ком тавының артында Каф тавы. Каф тавының аръягында яман диюләр, усал арысланнар, аждаһалар яталар. Алар янына чыга алсаң, анаңны табарсың,— диде.

Егет моңарга күп рәхмәтләр укып, өстеннән төшеп, тау итәгендә калды. Алтмыш колачлы айгыр үз юлына китте.

Бу егет, шул ук сәгать азрак тамагын туйдырып, тауның өстенә чыгарга теләп тауга менә башлады. Бераз менгән иде, ком ишелеп янә түбән төште. Никадәр менәргә тырышса да, ком ишелеп, һичбер менә алмады. Бик арып-талып, күңеле тулып, анасы исенә төшеп, аптырап елап утырганда, һавадан бер кара болыт кисәге төшеп килгәнен күрде дә куркып китте. Карап торды, болыт һаман төшә дә төшә. Төшеп җитә башлагач, егет күрде — бу бер кош, пырылдап әйләнеп, моның янына килеп төште дә:

— И егет, әйдә минем өстемә менеп утыр. Мин сине бер җиргә алып китим,— диде.

Егет утырырга да, утырмаска да белмәде. «Утырсаң да һәлак итәр, утырмасаң да һәлак итәр»,— дип шикләнеп, Аллага тапшырып, менеп утырган иде, шул сәгать бу кош күз күреме җиргә алып менеп китте.

Егет һавага менгәннән соң курка башлагач, кош:

— И егет, син куркасыңмы? — дип сорады.

Егет билгеле:

— Мин куркам,— диде.

Кош моңа:

— И дустым, син мин барында курыкма. Син үзеңнең егетлегең аркасында әллә нинди куркынычлардан котылдың. Инде мин сине: «Ала айгыр белән бу ком тавына кадәр килгәндер дә, анда менә алмый торгандыр»,— дип кызганып, сәмруг кош сурәтенә кереп килдем. Мин — күптәнге дустың Ак бүре. Мин сине хәзер Каф тавының башына илтеп куярмын, аннан ары барырга миңа рөхсәт юк. Үзең ничек булса да чыгарсың да анаңны табарсың,— диде.

Шулай итеп, сәмруг кош егетне Каф тавы башына китерде дә:

— Инде миңа монда озак торырга ярамый. Тизрәк үз юлыма китим. Сау бул, Алла ак юл бирсен,— дип, саубуллашып, үз юлына очып кире китте.

Егет тау башында бик күп ат вб адәм сөякләре күреп хәйран-вәйран булып торганнан соң, ике кулына ике ат сөяге алып, таяк итеп таянып, тауның бер ягына таба төшеп китте. Өч ай дигәндә тауның аргы ягына төшеп җитте. Бераз бара башлагач, бер көтү арыслан чыгып, бу егеткә ыргылдылар.Тәмам ашарга дигәндә генә, араларыннан берсе чыгып, боларга: «Ашамагыз!» — дигән кебек итеп, барын да егеттән куып җибәрде.

Шулай итеп, бу бәлаләрдән азмы-күпме котылып ятканда, янә бер кечкенәрәк кенә тауга очрады. Тауның башына менеп караса, ерактан бер ялтыраган нәрсә күреп: «Бу нәрсә икән?» — дип, шул ялтыраган нәрсәгә карап китте. Ялтыраган нәрсәнең янына килеп җитсә, дөнья зурлыгында эшләнгән бер бакыр сарай булып чыкты. Бакыр сарайның бер тәрәзәсеннән караса, ни күрсен: кырык бер кол кыз, озын өстәлгә салып, адәм итләре юып яталар иде. Бу егет шуларны күреп, күңеле нечкәреп, куркып: «Минем итемне дә шул кызлар бу өстәлгә салып юарлар, йин дә бу җирдә харап булырмын»,— дип кычкырып елап җибәрде. Елый торгач: «Елаудан файда булмас»,— дип, егет, гайрәткә килеп, батырланып ишек янына килеп, сәлам бирде.

Шул минутта бер бик сылу, матур, кызыл битле, кара кашлы бер кыз, ишекне ачып, егетнең сәламен алды:

— И егет, син адәми затмы, пәри затмы? — диде.

Егет аңа каршы:

— Адәми затмын,— диде.

Кыз егеткә:

— Ат килсә, тоягы көя, кош килсә, канаты көя торган җиргә син, адәми зат булып, ничек килеп җиттең? — диде.

Егет аңа каршы:

— Минем күп заманнан бирле ашаганым юк, бик ачмын, мине сарайга алып кереп, бераз ашарга бир, тамагым туйдыр,— диде.

Кыз моңа каршы:

— Алай булса, син бераз туктап тор. Минем абыстам адәми заттан — диюнең хатыны. Мин аңардан рөхсәт сорап чыгыйм. Ул ни әйтсә — мин шуны эшләрмен,— дип кереп китте. Һәм абыстасына барып:

— И җаным-солтаным, ишек төбенә бер адәми зат килгән. «Кертеп бераз ашатыгыз»,— дип ялынадыр. Кертергә рөхсәт итәсезме? — дип сорады.

Дәвамы ===>

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 3188 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz