Суббота, 04.05.2024, 09:04:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » АК БҮРЕ (дәвамы)
АК БҮРЕ (дәвамы)
13:43:54
Беренче өлеше ===>

Абыстай:

— Адәми зат булса — керт, ашат, рөхсәт,— диде.

Кыз моны ишеткәч, ишеккә барып егетне кертеп, абыстай янына алып килде. Егет, сәлам биреп, абыстай белән күреште. Шуннан соң абыстай, бер урынга утырып, кызга ашарга китерергә кушты. Кыз шул заман, төрле кош итләре куырып китереп, егетне сый-хөрмәт итте. Егет ашаганнан соң абыстай янына килеп:

— И егет, син кайдагы кеше буласың, ни җирлек? — дип сорады.

Егет:

— Мин — фәлән җирнең бер патша улымын. Мин укуда вакыт анам югалган иде, мин, атамнан рөхсәт алып, анамны эзләргә дип чыгып китеп, бу җиргә килеп җиттем. Инде моннан соң кая барасымны үзем дә белмим,— диде.

Абыстай аңа каршы:

— Инде, егет, ерак җирләрдән күп михнәтләр күреп килгән икәнсең. Әгәр дә анаңны табып кайта калсаң, минем сараема кереп кунак булмый китмә. Бу сарайның иясе җиде башлы дию тугыз айлык юлга китте. Әгәр дә тиз көннән кайта калсаң, һич курыкма, минем сараема сугылмый китмә,— диде.

Егет тә керергә вәгъдә кылды.

Абыстай янә:

— Мин синең коры сүзеңә ышанмыйм. Син анаңны тапкан шатлыгыңнан мине онытырсың. Син онытмасаң шуны онытмассың — менә мин сиңа шул үзеңә ишек ачкан кызны никахлап бирим дә, ул монда калсын. Син дә аны исеңә төшереп, минем яныма керерсең, —диде.

Егет тә, шунда разый булып, агасы исенә килеп төште дә:

— Мин монда рәхәттә ятам, минем агамның ашый торган азыгы бетеп, аптырап ята торгандыр. Инде мин бара торган җиремә барып җитим,— дип, абыстайдан рөхсәт сорап, юлга азыклар алып, бикәсе белән исәнләшеп, юлга чыгып китте.

Бу бакыр сарай буйлап өч көн, өч төн барганнан соң, бер көмеш сарайга килеп чыкты. Көмеш сарайның тәрәзәсеннән караган иде: баягы кебек, кырык бер кол кызның өстәлләргә салып, адәм итләре юып торганын күрде. «Минем дә итләремне, шул өстәлләр өстенә салып, шул кызлар юарлар микән?» — дип куркып китте.

Янә гайрәткә килеп, ишеккә барып сәлам бирде.

Баягыдан да матур бер кыз чыгып, моның сәламен алып:

— Адәми затмы син, пәри затмы син? — дип сорады.

— И кардәш, адәми затмын. Бик күптәннән бирле юлда йөреп, ачыгып киттем. Кертеп бераз ашатсана,— диде.

Кыз моңа каршы:

— Минем өлкән абыстам бар. Аңардан кереп сорыйм,— дип кереп китте. Һәм абыстасына барып: «Юлдан арып бер адәми зат килгән, кертеп бераз ашатырга сорыйдыр»,— диде.

Кыз да, абыстасының сүзен тыңлап, егетне кертеп, баягы кебек хәл-әхвәл сорашып, егет боларга анасын эзләргә чыкканын, патша баласы икәнен сөйләгәч, абыстай:

— Бик яхшы,— дип сыйлап,— кайтканда курыкмый- нитми минем сараема кер, керми китмә,— диде.— Син болай гына онытырсың. Менә мин үзеңә каршы чыккан кызны никахлап бирим, аны исеңә төшереп керерсең,— диде.

Абыстай кызны никахлап бирде.

Егет янә өченче кич кунганда, агасы исенә төшеп: «Бу җирдә озак торырга ярамас»,— дип, янә кәләше белән исәнләшеп, үз юлына китте.

Көмеш сарай буйлап өч көн, өч төн үткәннән соң күрде: бер бик зур алтын сарай янына бик зур вә матур итеп бакчалар корылган. Егет бераз карап, хәйран булып торды һәм алтын сарайның тәрәзәсеннән килеп караса, баягы кебек кырык бер кол кызның, өстәлгә салып, адәм ите юганын күрде. Баягы кебек янә, ишеккә барып, сәлам биргән иде, баягыдан да матур, сылу, бер бите ай, икенче бите кояш кебек бер бик матур кыз килеп моның сәламен алды һәм:

— Адәми затмы, пәри затмы? — дип сорады.

Егет, кызның матурлыгына хәйран калып, бераз карап- карап торды да, исенә килгәч, адәми зат икәнен белдерткәч, бу кыз да, абыстайдан рөхсәт сорап, егетне сарайга, туры абыс- тасы янына алып керде.

Абыстай белән күрешеп, күрсәткән урынга утырып, китергән кош итләрен ашап, китергән эчемлекләрне эчкәч егет, абыстайга карап:

— И абыстай, син кайсы шәһәрдән буласың? — дип сорады.

Абыстай моңа:

— Мин фәлән патшаның хатыны, фәлән шәһәрдән идем, мине урлап шушы дию бу җиргә алып килде. Инде минем югалганыма фәләнчә ел булды. Минем дүрт улым бар иде. Инде алар да үсеп, синең кадәр була торганнардыр,— диде.

Егет аңа каршы:

— Соң улларыңнан берсе синең яныңа килсә, син аны таныр идеңме? — диде.

— Әлбәттә, таныр идем, кеше үз баласын танымыймы,— диде.

— Соң алай булгач, мин кем булам? — диде.

Абыстай:

— Белмим,— диде.

Егет:

— Алай булса, мин синең улың булам. Мин фәләнчә айлардан бирле сине эзләп монда килеп җиттем. Аллага шөкер, синең нурлы йөзеңне күрдем,— дип, муенына барып асылынды. Сорашып, Шатлыкларыннан елаштылар.

Атасының исәнлеген, ике агасының юлдан кайтып киткәнлеген, үзеннән бер генә яшькә олы абзасының күл буенда базда калганын — барын да аермачык сөйләп бирде. Сүзләре тәмам булгач, абыстай, улын алып чыгып, бер сарайның ишеге төбенә алып килде дә, сарайның ишеген ачып, алдан улын кертеп җибәрде. Сарай ачылгачтын, егет сарайның уртасында биш йөз пот авырлыгында бер шар күрде. Анасы шул шарны егеткә алып чыгарга кушты. Егет шарны алып чыгыйм дип барып тотынып караган иде, урыныннан да кузгата алмады. Шуннан соң анасы улына:

— Синең кавырсының да катмаган икән. Диюебез унике айлык юлга киткән иде. Киткәненә инде ике ай булды. Тагын ун айсыз кайтмаячак. Ул дөньяда адәм итләре ашап кинәнә, өйгә дә алып кайтадыр. Диюнең шундый бер баг бакчасы һәм бер күле бар. Шул бакчадагы алма агачының алмасын ашап, күленнән су эчкән кеше дөнья йөзендә беренче батыр булачак. Син өч ай иркенләп шул алмагачтан алма ашап, күленнән су эч. Шуннан соң мин сине яңадан теге шарны күтәртеп сынап карармын. Бу көйгә син батыр түгел әле. Сиңа ышанып юлга чыгарга ярамый,— диде.

Егет, анасының сүзен тыңлап, өч ай шунда ашап-эчеп ятканнан соң янәдән килеп кергәч, анасы моңа шарны яңадан күтәреп карарга кушты һәм диде:

— Диюнең һөнәре шул иде, буш вакытларында шул шарны алып чыгып, менә шул биек тауның башына ыргытып җибәреп, шар төшкән чагында яңадан бер кулы белән тотып алып, һавага ыргытып җибәрә иде.

Егет анасыннан ишеткән сүзләргә гарьләнеп, шарны ачу белән алып, тау башына ыргытып җибәреп, тәгәрәп төшкәндә, тотып алыйм дигәндә генә, шарны тота алмыйча, шар егетне бәреп егып, тагын да үз юлына китеп, тау итәгенә барып төште.

Анасы, бу хәлне күреп:

— Балакаем, инде кавырсының яңа гына ката башлаган икән, тагын берничә айлар ирек алсаң, үзеңә бераз көч керер,— диде.

Егет, яңадан алма ашап, бакчада тора башлады. Егет шунда ай ярым торганнан соң, анасы:

— И балакаем, инде тагын бер сынап карыйм, вакытлар кыскарып бара,— дип, егеткә яңадан шарны ыргытырга кушты. Егет, анасының сүзен тыңлап, әлеге шарны ыргытып җибәреп, шар төшкән вакытта бер кулы белән генә тотып, яңадан биек тауның башына сыңар кулы белән ыргытып җибәрде. Икенче кат тагын тотып алып, ыргытып җибәрде.

Шулай итеп уйнаганнан соң, анасы улына:

— Инде хәзер көчең диюнеке белән тигезләнде. Дию аңсыздан кайтып керсә дә, көрәшерлек көчең бар,— диде.

Анасы, улын җитәкләп өйгә алып кереп:

— Йә инде, улым, җитәр, кыз куеныннан чык, аңсыздан дию кайтып керсә яисә туганнарыннан берсе килсә, харап булырбыз,— диде.

Шуннан соң анасы, тагын бер сарайга алып барып, ишеген ачып, икәүләшеп шунда булган, һавада очып йөри торган, бер зур иске машинаны алып чыгып, ватылган җирләрен төзәтеп, тузаннарын кагып, юлга китәргә әзерләп куйдылар. Кереп, ашап-эчеп туйганнан соң сарайдан кырык бер кызны да, кәләшен дә үзләре янына утыртып, югарыга күтәрелеп киттеләр.

Киткән чакта егетнең анасы бер әфсүн укып, алтын сарайларны һәм бакчаларны юк итеп, бер алтын күкәй итеп йомарлап, кесәсенә салды. Алтын сарайларның, бакчаларның беленмәслек булып бәгъзе урыннары гына калды. Шул машина белән иртәдән кичкә хәтле генә очканнар иде, килгәндә очрап кунак булып киткән көмеш сарайның турысына килеп җиттеләр. Егет, анасына карап:

— Әни, без бераз монда туктыйк әле. Син машинаның телен бор. Монда минем тагын бер кәләшем бар. Аны да алып чыгарбыз,— диде.

Анасы егетне тыңлап, машинаны борып, көмеш сарайга килеп төштеләр. Анда боларны бик тансыклап көтеп торалар иде. Каршы алып, ашап-эчеп, ял итеп, кунак булып бу сарайны, алтын сарайлар кебек, көмеш йомырка ясап, кесәләренә салып, эчендәге кырык бер кол кызны һәм үзенең хатынын алып, тагын алга таба очып киттеләр.

Шунда чак кына очып барганнар иде, бакыр сарай турысына килеп җиттеләр. Бу чакта бакыр сарайның диюе кайткан иде. Болар килеп төшкәннән соң, каршы һичкем чыгып алмады. Анасы, егеткә карап:

— Улым, без моннан китик. Күрәсең, монда безне каршы чыгып алучы юк. Боларның диюләре кайткандыр. Әгәр дә кереп китсәң, ул вакыт безгә зыян китерерләр,— диде.

Егет, анасына карап:

— Әни, монда кермичә китәргә һич ярамый. Монда минем өченче хатыным бар. Шулкадәр алмалар ашап, сулар эчеп, инде бу диюдән куркып торыр хәл юк,— дип, машинадан төшеп, бакыр сарайның ишегеннән кереп китте.

Ни күзе белән күрсен, монда диюнең хатыны һәм кол кызлары үкереп елап каршы алдылар һәм егеткә:

— Бәхетебез юк икән, диюебез кайтты. Җир астында фәлән сарайда йоклап ята. Тора калса сине дә, безне дә үтерер,— диделәр.

Егет, диюнең хатынына карап:

— Кайсы подвалда йоклый? — дип сорап, подвалның ишеген ачып кереп китте. Керсә, ни күрсен, тугыз башын тугыз якка салып, бернәрсә белмичә, җәйрәп йоклап ята. Керүгә, алмас кылычын чыгарып, бер башын кисеп төшерим дигәндә исенә килеп: «Тукта әле, йоклаган кешене кем дә үтерә. Мин моны уятыйм да көчемне сынап, сугышып карыйм. Үлсәм, хак үлем булыр»,— дип, диюнең баш очына килеп, бераз утырды. Дию һаман уянмады.

Соңра сарайга кереп, диюнең хатынына:

— Бар, диюегезне уят. Мин аның белән көрәшеп, сугышып, көчемне сынап карар идем,— диде.

Диюнең хатыны:

— Адәми зат килгәндә, аны уята торган бер без бар. Син шул безне ал да табан астына кертеп бетереп бута. Шуны сизеп, ул уяныр. Уянгач та сиңа тәмле сүзләр сөйли башлар. Әмма син, аның алай йомшак сөйләвенә карап, алданма. Ул бик хәйләкәр. Йомшак торган саен, син каты тор. Юкса ул алдар. Кара, алданырга тырышма! — диде.

Егет безне алып диюнең бер табанына тыгып бутаган иде, дию бернәрсә дә сизмәде. Икенче табанына ныграк тыгып бутаган иде, дию сизеп уянды да, хатынына кычкырып:

— Кая, адәми зат килгән икән. Нигә кунак итмисез? — диде.

Егет аңа каршы:

— Мин ач түгелмен. Мин бары синең каныңа сусап кына килдем. Кая, тор, әйдә чыгып алышыйк, — диде.

Дию егетнең бу сүзләренә гарьләнеп, урыныннан сикереп торып, шул ук сәгать мәйданга чыгып, алышырга тотындылар. Шулкадәр алыштылар ки, тигез җирләр түмгәккә, түмгәкле җирләр карашакка әйләнеп беттеләр. Озак алыша торганнан соң егет диюне күтәреп алып ыргытып җибәргән иде, дию килеп тезенә кадәр җиргә батты. Диюнең ачуы килеп, сикереп торып, егетне тотып җиргә күтәреп бәргән иде, биленә кадәр җиргә батты. Соңра егетнең ачуы килеп:

— Юк, бездә алай бәрмиләр, менә болай бәрәләр,— дип, диюне, күтәреп алып, җиргә бәргән иде, бил кадәр җиргә батты.

Шулай итеп, нихәтле алышсалар да, берсен-берсе җиңә алмады. Соңра дию:

— И егет, инде без никадәр алыштык, бер-беребезне җиңә алмадык. Мин бик ачыктым, бераз ашап чыгыйм!— диде.

Егет диюгә:

— Оятсыз, үзең генә ашарга оят түгелме? Мин дә арыдым, хәлем бетте. Мине дә алып кер,— диде.

Дию, разый булып, егетне дә өйгә алып керде.

Диюнең өендә ике өстәл бар иде. Берсенә үзе генә утырып ашыйдыр иде. Икенчесенә килгән кунакларны утыртадыр иде. Дию хатыныннан ашарга аш, эчәргә су сорады. Диюнең ике төрле суы бар иде — берсе хәл кертә торган, икенчесе хәл китәрә торган.
Диюнең хатыны эшне аңлап, диюгә хәл китәрә торган суны, егеткә хәл кертә торган суны салып биргән иде, дию эчүгә бөгелеп төште. Әмма егет гайрәтләнеп, батырланып китте.
Шул ук сәгать дию эшне сизеп, хатынына карап:

— Сез мине бүген харап итәсез икән,— диде. Үтерергә теләсә дә, егеттән куркып, хатынын үтерергә кыймады.

Соңра дию белән егет, сахрага чыгып, тагын алыша башладылар. Егет диюне күтәреп бер ыргытып бәргән иде, дию башларына кадәр җиргә батты. Шул вакыт егет, алмас кылычын чыгарып, диюнең тугыз башын тугыз җиргә кисеп ташлады да үзе сарайга керде. Хатын һәм кызлар, бу хәлне күреп, егеткә күп рәхмәтләр укып:

— Бу көнне дә күрәсебез бар икән,— дип, бик шатландылар.

Соңра егет:

— Әйдәгез инде моннан китик, —диде.

Аңа каршы хатыны:

— Тукта, монда тагын безнең кардәшләребез бар, аларны да коткарыйк,— диде.
Егеткә ачкычларны биреп, сарайларны тикшерергә киттеләр. Бер сарайны ачып җибәргәннәр иде, күрделәр: сарай тулы картлар икән. Бу картләр диюнең гадәтен белеп: «Симезебезне тотып ашар инде»,— дип, куркытып кача башладылар. Егет, боларның курыкканын күреп:

— И картлар, сез миннән курыкмагыз. Мин дә сезнең кебек адәми затмын. Мин сезне диюнең кулыннан коткарам. Әйдәгез, чыгыгыз! — диде.

Соңра тагын бер сарайны барып ачкан иде, анда карчыклар яталар икән. Алар да куркышып: «Монысы симез, монысы симез»,— дип, берсен-берсе күрсәтә башладылар.

Аларга егет:

— Курыкмагыз, әйдәгез чыгыгыз, мин сезне коткарам,— диде.

Аннан соң бакыр сарайның каршысында янә бер зур сарай бар иде.

Хатын егеткә:

— Инде, егет, диюнең үләксәсен шул сарайга илтеп куйыйк. Ул сарай диюнең тегермәне иде. Ул, шул тегермәндә әлегә хәтле ничә меңнәрчә адәмнәрне тарттырып, азык итеп ашады. Хәзер инде үзе җәзасын күрсен,— диде.

Егет күтәреп киткәннән соң, хатын тегермәнне кузгатып җибәргән иде, бераздан соң өстәлләргә кырык табак белән тулы төйгән итләр, ашарга яраклы булып, суганы, борычы сибелеп, килеп тезелделәр. Хатын, тегермәнне туктатып:

— Менә инде күрәсез, бу дию ничә еллардан бирле никадәр кешенең башына җитте. Ул болай булыр дип гомерендә бер мәртәбә уйлаганы юк иде,— дип, сарайга кереп ашарга утырдылар.

Ашап туйганнан соң егет, үзенең кош ата торган мылтыгын алып, ерак та түгел бер куе урманга кошлар атарга дип, ауга китте. Ләкин егетнең киткәнен берсе дә сизми калдылар.

Егетнең анасы:

— Монда инде бик озак тордык,— дип, тизрәк ашыктырып, кызларны утыртып, машина белән югары күтәрелеп киттеләр. Өч хатыннан берсе дә егетнең кайда калганын белмәделәр.

Бу сарайда берәү дә калмады. Ике көн киткәннән соң һава көймәсен тикшереп карасалар, күрәләр: егет көймәдә юк. Болар кире кайтырлар иде, диюнең нәселеннән берәрсе очрап һәлак итәр дип куркып алга таба йөрделәр дә, бер зур шәһәргә җиткәнче берничә чакрым җиргә туктап, алтын вә көмеш сарайларын җәеп, егетне шул җирдә көтеп калдылар.

Егет урманда бераз йөреп, төрле кошлар атып, кесә һәм кәләпүшләренә җиләкләр җыеп кайткач, «хатыннарыма булыр» дип шатланып бакыр сарайга кайтып керсә, ни күзе белән күрсен, бакыр сарайның эчендә һичкем калмаган.

Ашыйсы килеп, бүлмәләрне карап йөргән чакта, бер кечкенә генә бүлмәгә туры килде. Аның уртасында бер кечкенә генә өстәл торадыр иде. Аның өстендә зәңгәр күк белән бер генә карыш буйлыгында бер чыбык ятадыр иде. Егет барып, аптырап чыбыкны кулына алып: «Бу ни эшкә ярый икән?»—дип, күккә бәреп караган иде, моның каршысына бер гыйфрит, килеп:

— Ни кушасыз? — диде.

Егет шул ук вакыт, чыбык белән күктә хикмәт барлыгын сизеп, гыйфриткә карап:

— Минем аналарым моннан киткәннәр икән. Мин берүзем калганмын. Инде мине күпме вакытта аналарым артыннан илтеп җиткерерсең? — диюенә каршы, гыйфрит:

— Өч көндә илтеп җиткерермен,— диде.

Егет, моны озаксынып, чыбык белән күккә яңадан суккан иде, гыйфритнең икенчесе, моннан да шәбрәге килеп чыкты да:

— Ни боерасыз? — диде.

Егет моңа да:

— Мине аналарым артыннан күпмедә илтеп җиткерерсең? — диде.

Гыйфрит аңарга:

— Бер көндә,— дигән иде, егет тагын озаксынып бер сукты.

Өченче гыйфрит, килеп:

— Ике сәгать эчендә җиткерермен,— диде.

Егет, шатланып, моның өстенә менеп утырды да, гыйфрит шул ук вакыт китереп җиткерде.
Егет: «Инде мин туры сарайга барып керсәм, килешмәс. Алар мине кызык иттеләр, тукта мин дә аларны кызык итим»,— дип:

— Инде син мине туры сарайга илтмә, шәһәрнең читенә илт,— диде.

Гыйфрит, егетнең сүзен тыңлап, шәһәрнең читенә илтеп ташлады да үзе шунда ук юк булды.

Егет шуннан җәяүләп шәһәргә кереп китте дә бер картның артыннан барып җитте. «Карт кая барыр икән?» — дип, артыннан сынап карады.

Карт бер өйгә барып керде. Егет тә аның артыннан керде. Карт кергәч тә бер шешә эчемлек алып эчте дә чыгып китте. Картның артыннан күрә-күрә егет тә китте. Карт тагын каранып, калган акчасын алып, яңадан кереп эчеп чыкты. Соңра бер өйгә барып керде. Аның артыннан егет барып керсә, күрде — карт бер итекче икән. Егет, картка карап:

— И бабай, син бер яхшы итекче икәнсең. Моннан соң син болай хезмәт итеп тереклек итмәссең. Тик минем бер сүзем бар. Шуны эшләсәң, мин сиңа бер мең тәңкә акча бирермен,— диде.

Карт:

— Кулымнан килерлек булса, мөмкин,— ди.

Шуннан соң егет картка:

— Беләсеңме, шәһәрнең читендә ике сарай бар. Шунда минем күреп гашыйк булган бер кызым бар. Син шуңарга яучы бул,— диде.

Карт, егетнең сүзен тыңлап, шәһәрнең читенә чыгып, сарайга туры китте. Кыз да, бүген үзенә бер кеше киләсен төшендә күреп, сизеп торадыр иде. Шул арада сарайга килә торган картны күреп, аны каршы чыгып алып керде. Карт та, егет әйткән кыз шул булырга кирәк дип:

— И кызым, миндә бер кунак егет бар. Ул сине күреп гашыйк булган һәм мине сезгә яучыга җибәрде. Инде сез ни дип әйтәсез? — диде.

Кыз картка:

— Ярый. Тик минем калымым бик зур бит. Адәм кулыннан килә торган эш түгел. Әгәр дә булдыра алса, мин аныкы, ул минеке,— диде.— Калымым шул: бер ефәк күлмәк. Аның һичбер җөе булмасын, өстемә таман гына да булсын. Нечкәлектә бармактагы балдактан үтәрдәй булсын. Кечкенәлектә йомарлагач учка сыярлык булсын. Тагын бер калуш. Аның һичбер кадагы булмасын. Аягыма тап-таман булсын,— диде. Нәм үз-үзенә: «Әгәр дә боларны эшли алса, ул минем ирем булыр»,— дип уйлады.

Карт:

— Бик яхшы,— дип, кайтып егеткә әйтте.

Егет картка:

— Ярый, син шунда торып тор, мин барып алып килим,— дип, сахрага, эт тавышы ишетелмәслек җиргә китеп, кесәсеннән тылсымлы таякны алып, күккә суккан иде, бер гыйфрит килеп җитте:

— И хәзрәт, ни боерасыз? — диде.

Егет тә гыйфриткә:

— Әлеге күлмәк белән калушны ничә сәгатьтә табып китерерсең? — диде.

Гыйфрит:

— Өч сәгатьтә табып китерермен,— диде.

Өч сәгать көтүе озак булыр дип, егет икенче кат суккан иде, икенче гыйфрит, килеп:

— Бер сәгатьтә китереп җиткерермен,— диде.

Егет, моңа да риза булмыйча, өченчесен чакырган иде, анысы:

— Ярты сәгатьтә китереп алдыңа куярмын,— диде.

Егет:

— Мин урынымда көтеп торырмын,— дип, гыйфритне эзләргә җибәрде.

Гыйфрит урыныннан торып, алтын сарайга кереп, кызның янына килеп, буен-иңен үлчәп, кушылган буенча табып китерде. Егет шул заманда чокырда көтеп утырганда, гыйфрит килеп егеткә күрсәтте. Егет карап, бик ошатып, бик күп рәхмәтләр укып, күлмәк белән калушны алып кайтып, картка китереп тоттырды.

Карт алып, сарайга илтеп, кызга китереп бирде. Кыз алып киеп, үлчәп караган иде, үзе әйткәнчә тап-таман булып чыккан. Бик яратып: «Бу эшләрне дию мәмләкәтендә булмаган бер кеше эшли ала торган түгел, шул минем киявем икән дип, кичкә килсен»,— дип, картка вәгъдә биреп җибәрде.

Кич булгач, егет карт белән икәү сарайга килеп керделәр. Боларны кол кызлар, анасы чыгып каршы алдылар. Егет күреп, анасы белән күрешеп, бик куанышып, шул минутта ашап-эчеп, алтын-көмеш сарайларны бер йомырка ясап кесәгә салып, үзләре шарларына утырып, картка бирәсе акчасын биреп, анасы киленнәренә:

— Инде улым һәркемнән алда менеп утырсын,— дип, әмер бирде. Ьәм егетне алдан утыртып, барысы бергә очып киттеләр.

Бераз көннәр яланда очып килгәннәр иде, агасының калган чокырына килеп җиттеләр. Агасы боларның килгәнен күрде, тик кем килгәнен генә белмәде. Болар килеп төшкәннән соң, агасы боларны каршы алып, сөйләшеп, шул ук вакыт аны да шул шарга утыртып, шәһәрләренә таба кузгалып киттеләр.

Тагын бераз килгәннән соң, Ак бүренең урманына килеп җиттеләр дә бер бик әйбәт аланга килеп төштеләр. Болар шардан төшеп ашап-эчеп утырганда Ак бүре, боларның килгәннәрен белеп, ул да болар янына килеп җитте. Бик матур егет сурәтенә кереп, болар белән килеп күрешкән иде, бөтен кызларның күзләре ут шикелле янып, аңардан күзләрен алмадылар. Шуннан соң егет, моның Ак бүре икәнен белеп, танышып-күрешеп, бик ныклап сыйлап, эчереп, Ак бүрегә карап:

— И дустым Ак бүре, менә сиңа сүзем шулдыр: (өч кызны күрсәтеп) менә болар минем хатыннарым (янә өчне күрсәтеп), боларын агаларыма багышладым. Шул алты кыздан кал- ганнарыннан үзегезгә ошаган берсен сайлап алыгыз,— диде.

Бүре сайлап алганнан соң, кыз да: «Бигрәк матур егеткә туры килдем»,— дип, бик шатланды.

Соңра болар, саубуллашып, янә үзләренең шәһәрләренә очып киттеләр.

Ничә көннәр очып киткәннән соң, бер зур шәһәргә туры килеп, шул зур шәһәрне көмеш сарайның хуҗасы — унике башлы диюнең хатыны:

— Бу минем шәһәрем,— дип, егеткә күп рәхмәтләр укып, үз шәһәренә төшеп калды. Бу хатын шул шәһәрнең патша хатыны иде. Кайтып керүгә үз патшасы белән күрешеп, бик шатланып үз йортларында рәхәтләнеп тора башладылар.

Янә аз гына очып барганнар иде, тагын бер зур шәһәрнең турына килеп җиттеләр. Тугыз башлы диюнең хатыны бу шәһәрне:

— Бу минем шәһәрем,— дип, егеттән рөхсәт сорап, күп рәхмәтләр укып, төшеп калды.
Егет шулай үзенең хатыннарыннан һәм агаларына атаган кызлардан башкасын, үзләренең теләүләре буенча, барысын да азат итеп, бу шәһәрдә калдырды.

Бу шәһәрдән озак бармадылар, үзләренең шәһәрләренә кайтып җиттеләр. Шәһәргә биш чакрым кадәр калганда, көн кич булгач, инде иртә белән керербез, дип, шунда туктап калдылар. Егетнең анасы кесәсенә йомырка ясап салган сарайларны, бакчаларны чыгарып, нәкъ дию шәһәрендәге кебек итеп корды. Шуннан соң хатынның ике улы, үзләренең бүлмәләренә хатыннарын алып кереп, ятып йокладылар.

Шуннан соң егетләрнең анасы тышка чыгып, диюдән алып кайткан балдагын бармагыннан алып, сызгыртып җибәргән иде,— җирдәге чүпкә сан бар, гыйфриткә сан юк,— шулкадәр күп гыйфритләр килеп моның катына җыелдылар.

— Ләббәйкә, хәзрәт, ни боерасыз? — диделәр.

Хатын боларга:

— Менә бу сарайдан шәһәргә хәтле таң атканчы бер алтын күпер эшләгез. Ул алтын күпернең ике ягыннан ике елга — берсе анда, берсе монда агып торсын. Ул елгалар өстендә күз күрмәгән, колак ишетмәгән үрдәкләр, казлар йөзеп, бакылдашып, каңгылдашып торсыннар. Елганың ике читендә алма агачлары үсеп торсын. Алмалары пешеп, суга өзелеп төшеп торсын. Аны йөзеп йөри торган кошлар ашап торсын. Ул күпернең өстендә җигүле пар ат булсын. Арбасының көпчәкләре алтыннан булсын. Өстенә утырган чакта селкенерлек булмасын. Ул атларның дилбегәләрен тоткан кеше куркырлык — чуеннан да кара бер зур мыеклы гыйфрит булсын. Шуларны таң атканчы тәмам итегез,— диде дә үзе йокларга ятты.

Хатын берничә сәгатьләр генә яткан иде, гыйфритләр килеп моның ишеген кактылар. Чыгып караган иде, бар да үзе дигәнчә тәмам булган. Соңра, гыйфритләрне үз юлларына җибәреп, бераз торган иде, таң да атты.

Таң атып яктыргачтын патша, урыныннан торып, ишектән чыккан иде, ишек төбеннән сузылып киткән алтын күперне күреп:

— Ах, харап булганбыз икән — ишек төбенә кадәр су баскан,— дип, йөгереп кереп китте дә вәзирләренә: «Әйдәгез, тизрәк чыгыгыз»,— диде.

Вәзирләр чыгып карасалар:

— И падишаһым, ялгышкансыз. Бу — су түгел. Озакламый бер хәбәр булыр. Йә хатының, йә балаларың кайткандыр,— дип, патшаны сөендерделәр.

Патша шатланып, үзенең киемнәрен киеп, тәхеткә утырып көтеп торганда патшаның хатыны хат язып, гыйфрит аны патшага китереп тапшырды. Хатта болай язылган иде: «Хөрмәтле патша хәзрәтләре, сезгә сәламнәрем бәгъдендә үтенечем шулдыр: Аллага шөкер, без исән-сау кайтып җиттек; сәгать унда шушы күпернең башында кардәш-кабилә, мулла-мәзиннәр белән көтеп торыгыз. Шушы гыйфрит сезне безгә кунаклый алып килер».

Сәгать унга кадәр патша, агай-энеләрен җыеп, яхшы киемнәрен киеп көтеп тора иде, гыйфрит килеп болар янына туктады да:

— Әйдәгез, утырыгыз,— дип, боларны утыртты һәм шул ук минут әлеге алтын сарайга китереп җиткерде.

Патшаның уллары һәм киленнәре, боларны каршы алып, бик зурлап, ашатып-эчереп, аш тәмам булганнан соң, килгән кунакларга кайтырга рөхсәт бирелеп, алар өйләренә гыйфрит арбасына утырып кайтып киттеләр. Монда патша бары мулла- мәзиннәр, уллары белән үзе калып, патшаның кечкенә улы атасына анасын сау-сәламәт алып кайтканын әйтеп һәм аны яңадан никахлап алуын үтенеп, аңа патша да разый булып, шул ук сәгать никах укытып, ун көн уен ясап, тугыз көн туен ясап, тумаган туры бияне суеп, кисәр карасы юк, шаңгырдаган бер сөяген патша үзенең хатыны белән көн дә тотып кимерә иде, ди.

Шуннан соң патша хатынын үзенең өенә алып кайтып, бергә тора башладылар. Егет янә агаларына дигән кызларына да аларны никахландырып, утыз көн уен ясап, кырык көн туен ясадылар. Агалары да хатыннарын үз өйләренә алып кайтып тора башладылар. Әмма егет үзенең хатыны белән шул алтын сарайда утырып калды. Тыныч кына торган вакытта тугыз башлы диюнең һәм унике башлы диюнең хатыны, егеткә хат язып, хатыннары белән кунаклый килүен үтенделәр. Шул ук сәгать егет, өч хатыны белән боларга кунакка барып, алар да егетне бик зурлап каршы алып, бик күп бүләкләр биреп, кадерләп кире сараена озатып җибәрделәр.

Егет үзенең сараена кайтып, өч хатыны белән үз сараенда әле дә булса рәхәтләнеп торалар, ди.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1524 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz