Понедельник, 06.05.2024, 04:32:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Февраль » 13 » ХИКМӘТЛЕ УСАК
ХИКМӘТЛЕ УСАК
13:12:31
Яшь вакытта әтәй белән урманга барып, усак кисеп, чанага салып торадыр идек, килеп чыкты урман хуҗасы.

Инде нишләргә? Безгә хәзер хәл чамасы юк качарга да. Бары мөмкин булды атыбызга утырып чабарга гына авылга.

Тотындык әтәй белән чабарга. Кем күрсен, бураннар гына уйнап тора безнең арттан!
Урман хуҗасы безнең арттан чаба, ну аты бик начар булгачтын, безнең арттан җиталмый.

Кайтабыз да усакны яшереп базга ыргытабыз. Урман хуҗасы килеп, безне тикшереп карый да табалмый кире кайтып китә.

Бик күп вакытлар үтә, онытабыз теге агачны, усакны. Бу тегендә тамыр җәеп үсәргә керешә. Үсә-үсә тишеп чыга сайгакны, өйдә үсеп утыра, түшәмне тишеп чыга, аннары түбәне дә тишеп чыга.

Моны нишләтәбез инде хәзер? Мин карап торам-торам бу усакка: «Туктале, мәйтәм, менеп карыйм әле, моның очы ерак микән?» Карасам — ул һаваны да тишеп чыгып киткән. Менсәм — анда бер чебенгә бер сыер бирәләр. Мин сөенечтән бик тиз генә төшеп, бер чирекле шешәгә тутырып, чебеннәр алып менәм дә һәрбер чебенгә бер сыер алышып алам. Чебеннәрне алышып беткәннән соң, яллыйм бер ун-унбиш көтүче, бу сыерларны куып төшерергә усак буенча.

Килсәм, усакны екканнар, калдым бит мин һавада. Хәзер нишләргә? Әйтәм көтүчеләргә:

— Суеп тунагыз да, ите үзегезгә булыр, тиресе — миңа.

Бу сыерларның һич санын да, хисабын да белмим. Надан чак, минем мөмкинлек юк санына чыгарга. Һәр чебенгә сыер алгач...

Сыерларны суйдырып тунатам да, тиреләрен машинага илтеп ярдырам да, берсенә берсен ялгап, бер башын бәйләп, җибәрәм җиргә төшереп. Аннары шул каеш буйлап тотынып төшеп китәм. Очына төшеп җиттем: каеш җиргә җитмәгән.

Ерак түгел бер карт тары җилгәрә: җил миңа кибәкне очырып тора, мин, шуларны тотып аркан ишә башладым. Бер-ике метр иштем дә: «Туктале, беркадәр төшкәч, күбрәк тә ишәрмен»,— дип тотынганыем — өзелде китте минем кибәк арканым. Килеп төштем дә тездән хәтле баттым— сазлык урынга туры килгәнмен. Шунда килде дә бер бүдәнә башыма күкәй салып китте.

Хәзер нишләргә? Килә бер бүре. «Йа хода, мәйтәм, бу бүре белән мин нишләрмен инде? Мине ашый бит хәзер». Һич кузгала алмыйм. Бу бүре килә дә, бүдәнә күкәен кабып йота да борылып китеп бара. Койрыгын эләктереп, «һайт» дип кычкырган идем, мин дә чыктым, бүре дә, тиресеннән чыгып, торды да чапты. Тары иләгән карт та, теге бүредән куркып, торды да йөгерде өенә таба. Мин артыннан йөгерәм, ул миннән куркып йөгерә. Ул миннән курыкмый икән — бүредән.

Шул көе мин өйгә кайтып керәм.

Шуның белән әкият тәмам.

Категория: Татар халык әкиятләре | Просмотров: 1531 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz