Среда, 15.05.2024, 12:47:34   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » ЧЕБЕН-ЧЕРКИ, КЫРМЫСКА. БАШКА БӨҖӘКЛӘР ҺӘМ КОРТЛАР
ЧЕБЕН-ЧЕРКИ, КЫРМЫСКА. БАШКА БӨҖӘКЛӘР ҺӘМ КОРТЛАР
21:02:43
4753. Ак кандала кызарганчы эчәр, кызыл кандала канганчы эчәр.

4754. Акрын-акрын алтмыш адым дип, бет алтмыш чакрым юл йөрер, ди.

4755. Алла һәлак итим дигән кырмыскасына канат үстерер.

4756. Ат басып үтәр, кырмыска торып басар.

4757. Ат кигәвене корт түгел, бал җыймый.

4758. Ат тоягы астында кырмыска үлмәс.

4759. Балак бете башка менсә, әтәч булып кычкырыр.

4760. Балактагы бет башка үрмәли.

4761. Балга батып үлү чебенгә куркыныч түгел.

4762. Балга чебен ябышучан була.

4763. Бер борча өчен юрган ярмыйлар.

4764. Бет-борча ашап бетерми, әмма җанны тындырмый.

4765. Бетеннән бигрәк ябешкәге ачы тешли.

4766. Беткә ачу итеп тунны утка якмыйлар.

4767. Бетне таякка җибәр — аякка менәр.

4768. Беттән күреп, борчасы талый.

4769. Бик сикергән борчаны уып ташлыйлар.

4770. Борча өчен бет үлә.

4771. Бушка ятып бет туеныр.

4772. Бүгенге чикерткә кичәге чикерткәне чикылдарга өйрәткән.

4773. Бүре булышкач, черки дә атны җиңгән.

4774. Кайда кутыр булса, кара чебен шунда кунар.

4775. Кандала да үз баласына: «Тәтием, син бик хуш исле»,— дигән, ди.

4776. Кандала, кан эчәр өчен, ярыкта яшәргә дә риза.

4777. Кандала кунак итен «каз ите» дип ашый, имеш.

4778. Кандаладан бет туа, беттән — эт.

4779. Кара чебен сау җиргә күзен салмас.

4780. Карышлавык карышлап йөреп ашар.

4781. Катыра торган таракан оятсыз була.

4782. Копшангы: «Хуш, сау булыгыз, мин һиндстанга киттем»,— дип очкан икән дә, тик юлда ат тизәге күргәч, шунда кунып калган, имеш.

4783. Корт агачны эчтән ашый.

4784. Кортлар, тизрәк бал җыегыз, чебен агагызның ашыйсы килгән!

4785. Кыерсытсаң, кырмыска да тешли.

4786. Кыргаяк кешенең миен ашый, имеш.

4787. Кырмыска да савын эчкән.

4788. Кырмыска кайчан яңгыр буласын белеп эш итә.

4789. Кырмыска кандаланы кырыр.

4790. Кырмыска кышлык йорт салыр, йортсыз бака катып үләр.

4791. Кырмыска мәйдан тотар, кем дә белмәс.

4792. Кырмыска оясына таяк төртмә.

4793. Кырмыска тәвәккәл булыр.

4794. Кырмыска чикерткәне җиңәр.

4795. Кырмыска үзеннән ничә кат авыр чыбыкка көче җитә.

4796. Кырмыскадан гыйбрәт ал — яздан кышны каршыла.

4797. Кырмыскалар да буа ера ала.

4798. Кырмыскалар зур түгел, күмәкләшкәч тау өя.

4799. Кырмысканы аягыңа кундыр —ул синең башыңа менәр.

4800. Кырмысканың амбары буш булмый.

4801. Кыш күренгән чебеннең безелдәве дә тансык.

4802. Көзге чебен ачы тешләүчән була.

4803. Күбәләк тә яшеренер урын таба.

4804. Күмәк кырмыска дөяне үтерер.

4805. Сагызак , күпме безелдәсә дә, бал җыймас.

4806. Сагызакның җиде еллыгы, чакса, кеше үтерә.

4807. Таракан дулап кына мич башын җимерә алмый.

4808. Тирес кондызының да чәчәккә менеп балдан авыз итәсе килә.

4809. Ут чыгасы өйнең тараканы алдан күчә, имеш.

4810. Фил колагында черки дә герой.

4811. Чебен дулап ат булмас.

4812. Чебен дулап тәрәзә вата алмый.

4813. Чебен кутырга ябыша.

4814. Чебен үләр җиренә җыела, ди.

4815. Чебенгә чукмар күтәрмә.

4816. Чебенле җиргә черки оялый.

4817. Чебенле җирдә тизәк ятмас.

4818. Чебенне күп кусаң, борыныңа кунар.

4819. Чебеннең сукыры күзгә керер.

4820. Чебеннән курыккан чыбылдыгын бергә йөртер.

4821. Черки: «Көндез маем эри»,— дип, төнлә генә чыга, имеш.

4822. Черки черелдәп җиңәр.

4823. Черкигә ага юк.

4824. Черкинең талавыннан бигрәк безелдәве яман.

4825. Чикерткәдән курыккан иген икмәс.

4826. Чикерткәнең аты ни дә боты ни.

4827. Чирленең хәлен чебен бетерер.

4828. Чүплек чебененә сәлам бир, чүпкә әйләнеп калмасын.

4829. Шөпшәнең оясын туздырсаң, уртага алып талый.

4830. Яфрак корты, ясмыктай булса да, бакчаңны корытыр.

4831. Яңа өйнең кандаласы очлы була, ди.

4832. Үз өендә кырмыска да — Сөләйман.

4833. Үзенең юктан юк икәнен урман бете дә белмәс.

4834. Үләсе күбәләк утның күзенә керер.

4835. Үрмәкүчкә дә чебен ауларга тозак кирәк.

4836. Җыен кырмыска чаянны җиңәр.

* * *

4837. Ашка таракан төшү.

4838. Бет ачуын туннан алу.

4839. Бетен сыгып, канын эчә.

4840. Беткә ачу итеп, тунын утка яккан.

4841. Ботыннан тотып селексәң, бете юк.

4842. Бөедән куркып дөягә менү.

4843. Какса китмәс кара чебен, сукса китмәс чирә чебен.

4844. Күзен алган кигәвен кебек.

4845. Күңелгә таракан керү.

4846. Пәрәвез оясы кору.

4847. Пәрәвезгә эләккән чебендәй.

4848. Талпан булып кадалу.

4849. Таракан катырырлык суык.

4850. Таракан санап яту.

4851. Тәнеңне бет ашый, малыңны эт ашый.

4852. Чебен дә үтәрлек түгел.

4853. Чебен очканы ишетелерлек.

4854. Чебен тисә чер итәр, тукмак тисә тик торыр.

4855. Чебенгә күсәк күтәрү.

4856. Чебеннән фил ясау.

4857. Үрмәкчедән күрмәкче.

4858. Җанны борча ашау.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5543 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 3.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz