Среда, 15.05.2024, 12:30:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 23 » ЧЫН КЕШЕ БУЛУ, ӘДӘП, ОЯТ, НАМУС, ДӘРӘҖӘ, ҖАН, ЙӨРӘК, КҮҢЕЛ, ДӘРТ-ДӘРМАН, БАТЫРЛЫК-КУРКАКЛЫК
ЧЫН КЕШЕ БУЛУ, ӘДӘП, ОЯТ, НАМУС, ДӘРӘҖӘ, ҖАН, ЙӨРӘК, КҮҢЕЛ, ДӘРТ-ДӘРМАН, БАТЫРЛЫК-КУРКАКЛЫК
21:52:28
11055. Абруй — ирнең куәте.

11056. Авыруга дәва бар, дәртсезгә дәва юк.

11057. Аздан күңел була, аздан хәтер кала.

11058. Агач беленә җимешеннән, әдәм — кылынмышыннан.

11059. Ак күңелленең аты армас, туны тузмас.

11060. Акчаң булмаса да, вөҗданың булсын.

11061. Акылның кадере әдәп белән, куәтнең кадере сәләт белән.

11062. Алтын өйдән җан яхшы, агай-энедән мал яхшы.

11063. Алтын җирдә ятмас, яхшы исем илдә ятмас.

11064. Алтынның — заты, яхшының аты югалмый.

11065. Ардаксызның аркасы туза.

11066. Ат айда сыналыр, әдәм елда сыналыр.

11067. Ат йөгерек түгел, күңел йөгерек.

11068. Ат тагылса өзелер, дан тагылса өзелмәс.

11069. Ат үләр — ияре калыр, әдәм үләр — даны калыр.

11070. Ат җитмәс җиргә дан җитәр.

11071. Атың качкын булсын, йөрәгең ялкын булсын.

11072. Атың чыкканчы, җаның чыксын.

11073. Аю — беләгенә ышаныр, кеше — йөрәгенә ышаныр.

11074. Аю — өнендә көчле, куркак — өендә көчле.

11075. Баглы күңелдә дәрт юк.

11076. Базык булганчы базымчан бул.

11077. Байлык белән торылмый, холык белән торыла.

11078. Балык тирәнне эзли, әдәм яхшыны эзли.

11079. Бар кеше дә батыр булмый.

11080. Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

11081. Батыр булган көтүдә бүре куркыныч түгел.

11082. Батыр булсаң, батырлыгыңны кирәкле урында күрсәт.

11083. Батыр булсаң — йөрәктән, көчле булсаң — беләктән.

11084. Батыр да — батыр, качарга курыккан да — батыр.

11085. Батыр даны ил телендә, куркак уе гел үлемдә.

11086. Батыр — илнең казыгы.

11087. Батыр ирдән иң усал бүре дә кача.

11088. Батыр кулыннан алтын коелыр.

11089. Батыр куркак булудан курка.

11090. Батыр туса — ил бәхете, яңгыр яуса — җир бәхете.

11091. Батыр ут булыр, куркак юк булыр.

11092. Батыр ялгыз калудан курыкмас.

11093. Батырга батман да авыр түгел.

11094. Батырга каян да юл такыр.

11095. Батырдан үлем дә курка.

11096. Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә.

11097. Батырлыкта матурлык.

11098. Батырның ризыгы киң була.

11099. Батырның ярты һөнәре — тәвәккәллек.

11100. Башланган гадәт ташланмас, яңадан гадәт башланмас.

11101. Башың карт булса да, йөрәгең яшь булсын.

11102. Башың таз булса да, күңелең аяз булсын.

11103. Беләгеңә таянма, йөрәгеңә таян.

11104. Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр.

11105. Бер сынаганны мең сынамыйлар.

11106. Билгесез эштә тәвәккәл коткара.

11107. Бозылган илне батырлар төзәтер.

11108. Бәндә бәндәгә сыенмыйча бәндә агачка сыенмас.

11109. Бәндәгә ай белән кояш та ярамый.

11110. Вөҗдан хасталыгы тән хасталыгыннан куркынычрак.

11111. Вөҗдансыз кеше үзәксез агач шикелле: үзлегеннән аварга тора.

11112. Вөҗданы пакь — йөзе ак.

11113. Гадәт китмәс, чир китәр.

11114. Гайрәт иткән — таулар тишкән.

11115. Галим булмак җиңелдер, әдәм булмак читендер.

11116. Гарьлеләр торып торганчы гарьсезләр ашап туяр.

11117. Гомер картайса да, күңел картаймас.

11118. Дан килә, күтәрә белмәсәң, китә дә белә.

11119. Даныңны жуйганчы башыңны җуй.

11120. Дәртен белгән дәрманын белер.

11121. Дәртсез баш карга куркылыгына ярый.

11122. Дөнья йорты тар булса да, күңелең киң булсын.

11123. Ике җан бер булса, ике сер бер була.

11124. Ир бай түгел, күңел бай.

11125. Ирек бирсәң йөрәккә — утырырсың көрәккә.

11126. Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

11127. Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз.

11128. Ишектән кергәч күрек уза, түргә менгәч холык уза.

11129. Йөрәгендә барның беләгендә бар.

11130. Йөрәгең тимердән булса, хәнҗәрең агачтан булса да ярый.

11131. Йөрәк белән алдырмасаң, тел генә ярдәм итмәс.

11132. Йөрәк чакма таш түгел, һәрвакыт ут чыгармас.

11133. Йөрәк яна, төтене башка каба.

11134. Йөрәк җәймә түгел, алга җәеп булмый.

11135. Йөрәксездән ерак кач.

11136. Йөрәктән чыкмаган йөрәккә керми.

11137. Кадер белмәгәннең кадере юк.

11138. Кадерең барда кадерлән, кадерең беткәч үләргә әзерлән.

11139. Кайда шик — шунда куркыныч.

11140. Казан карасы китә, намус карасы китми.

11141. Калган күңел — чыккан җан.

11142. Капкасына күрә терәге, кешесенә күрә йөрәге.

11143. Карама беләккә, кара йөрәккә.

11144. Карар иткән — үгез җиккән, Каф тавына җиткән.

11145. Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр.

11146. Кеше алдында кем дә гөл, кеше артында намус бел.

11147. Кеше булган кешенең кеше белән эше бар, кеше булмаган кешенең кеше белән ни эше бар.

11148. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

11149. Кеше карбыз түгел, чиртеп белә алмыйсың.

11150. Кеше күңеле казанда кайнап торган су шикелле.

11151. Кеше күңеле — кара урман, күралмыйсың ни барын.

11152. Кеше күңеле — караңгы төн.

11153. Кеше күңеле — төпсез диңгез.

11154. Кеше үз кадерене белми кадирун кадерене белмәс, былбылдан үзгә кошлар гөлстан кадерене белмәс.

11155. Кеше күңелендәген тукмаклап булмый.

11156. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

11157. Кешедән оялмаган кешенең йөзе олтан.

11158. Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра.

11159. Кешенең кечесе булганчы этнең көчеге бул.

11160. Кешенең холкы күркәм булса — тереклеге хуш була, холкы явыз булса — тереклеге буш була.

11161. Кешенең хөрмәтлелеге үз кулында.

11162. Киемдәге керне юып бетерәсең, күңел керен бетерү читен.

11163. Килмешәк өч көн килеп торса, йорт минеке дияр.

11164. Киемең киң булганчы күңелең киң булсын.

11165. Киемеңне—яңа чагында, намусыңны яшьтән сакла.

11166. Кич курыккан көндез чыра яндырыр.

11167. Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр.

11168. Куркак гомергә батырлык турында сөйләр.

11169. Куркак кеше аулакта батыр була.

11170. Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.

11171. Куркак уйлаганчы тәвәккәл су аша үтәр.

11172. Куркак югалтканны батыр табар.

11173. Куркак һәр көн үлә, батыр бер тапкыр үлә.

11174. Куркакка һәркем хуҗа.

11175. Курку булмаган җирдә әдәп булмый.

11176. Курку — йөрәкнең йомшаклыгы.

11177. Курку күзгә чүп төшерә.

11178. Курку төбе диңгез — батасың да китәсең, тәвәккәл төбе көймә — утырасың да кичәсең.

11179. Курку үлемнән коткармый.

11180. Куркуын җиңгән батыр булыр.

11181. Курыккан башлап йодрык күтәрә.

11182. Курыкканга кураз күренә, барып карасаң, чеби дә юк.

11183. Курыкканга куш ишетелер.

11184. Курыкканга куш, койрыгы белән биш.

11185. Курыкканга куян да аю булып күренә.

11186. Курыкканга төймә дә тәвә.

11187. Курыкканга чыпчык — бүдәнә, салам бүрәнә булып күренә.

11188. Курыкканны куркытучы күп.

11189. Курыкканны күп кусаң, батырланыр.

11190. Курыкканны этләр дә абалый.

11191. Курыксаң — эшләмә, эшләсәң — курыкма.

11192. Кыюлык тау ашыра, гайрәт диңгез кичерә.

11193. Кыюлык — ярты бәхет.

11194. Кыюның бәхете алдан йөрер.

11195. Көч беләктә түгел, йөрәктә.

11196. Күз — дәрья, күңел — пыяла: сакламасаң төшә дә уала.

11197. Күз — күңелнең айнәсе .

11198. Күзе сукырга юлдаш бул, күңеле сукырга юлдаш булма.

11199. Күләгәңнән курыксаң, күлгә керә алмассың.

11200. Күрекле — берне, холыклы меңне ияртә.

11201. Күркәм кием тән зиннәте, күркәм холык җан зиннәте.

11202. Күркәм холык — гомернең чәчәге.

11203. Күңел — баерак, диңгез — саерак.

11204. Күңел бала кебек: күргән бер нәрсәне тели.

11205. Күңел кайда — күз анда.

11206. Күңел каралыгын бернинди сабын да агарта алмый.

11207. Күңел кере әйтсәң бетәр, күлмәк кере юсаң китәр.

11208. Күңел киң булса, тар җиргә дә сыясың.

11209. Күңел киң дәрья — анда ни булмас.

11210. Күңел куркак, кул батыр.

11211. Күңел кәсасе бер түгелсә тулмас.

11212. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге.

11213. Күңел пыяла сарай кебек — ватылса төзәлми.

11214. Күңел — тау артында, гомер — елга астында.

11215. Күңел төзек булса, эш төзек булыр.

11216. Күңел урынында булса, җан җаенда.

11217. Күңел чобар, күз сыңар.

11218. Күңел юкка — күмер юк.

11219. Күңел ярлылыгы кесә ярлылыгыннан начаррак.

11220. Күнел ят булмаса, кеше ят түгел.

11221. Күңел ят булса, үз дә — ят.

11222. Күңел яхшы туфрак шикелле — аңа нәрсә чәчсәң дә үсә.

11223. Күңелгә килгән алга килә.

11224. Күңелдә булса телгә килә.

11225. Күңелдә юкны күз күрми.

11226. Күңеле ачыкның юлы ачык.

11227. Күңелдән күңелгә туры юл.

11228. Күңеле тарның өе тар.

11229. Күңеле яхшы — ашка, күңеле яман — орышка.

11230. Күңелең иркен булса, бәхетең киң булыр.

11231. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә.

11232. Күңелең киң булса, өем тар дип курыкма.

11233. Күңелең рәхәт булсын дисәң, вөҗданыңны саф тот.

11234. Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр.

11235. Күңелең сөймәгән кешедән ярдәм сорама.

11236. Күңелең якын булса, ерак җир якын була.

11237. Күңелеңне киң тот.

11238. Күңелеңә карап — көнең.

11239. Күңелне сындыру тиз, чәчәкне сулдыру тиз.

11240. Күңелсезгә күлмәк киертмиләр.

11241. Күңелсездән көлке чыкмас.

11242. Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.

11243. Матурлыгың белән мактанма, батырлыгың белән мактан.

11244. Меңнең төсен таныганчы берәүнең атын бел.

11245. Мич башында батырланма, кырда курыкма.

11246. Намус — акыллыга каты, юләргә — уен.

11247. Намус җаннан кадерле.

11248. Намуслы йөз ояла.

11249. Намусны су юа алмый.

11250. Намусы таза кеше ишек шакудан курыкмый.

11251. Намусыңны яшьтән үк сакла.

11252. Начар холык өчен акыллыны да җүләр диләр.

11253. Начарлыктан тыйган — әдәп, һәлак иткән — гадәт.

11254. Нияте яман кешенең казаны тишек була.

11255. Олылык зур эшләр булдыру белән генә табыла.

11256. Олылык гәүдәдә түгел, акылда.

11257. Олылык бишмәт белән түгел, һиммәт белән.

11258. Омтылган ирешер, омтылмаган черәшер.

11259. Онытчак бүркен югалтыр, куркак башын югалтыр.

11260. Оялган кешенең азыгы тар.

11261. Оялган оя төбендә калган.

11262. Оялган — туйдан буш калыр.

11263. Оялмаган боермаганны ашаган.

11264. Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.

11265. Оялсаң, ач калырсың.

11266. Оялчан кешенең ризыгы тар була.

11267. Оялыш — күздә, күрек — авызда.

11268. Оят булмаган җиргә бәла килә.

11269. Оят юкта иман юк.

11270. Оят үлемнән каты.

11271. Оятлы кызарыр, оятсыз агарыр.

11272. Оятлы — өйле-атлы.

11273. Оятның теше булмаса да кимерә.

11274. Оятсыз кулы — кырык колач.

11275. Оятсызлык йөз ерта.

11276. Оятсызлык төтен шикелле — күзгә керә.

11277. Оятсызның бите — киездер ите.

11278. Пычак ярасы китә, намус карасы китми.

11279. Судан курыккан тагаракка төшеп үлгән.

11280. Сыер баткан җиргә әдәм батмый.

11281. Таләп кирәк, таләптән элгәре әдәп кирәк.

11282. Таң йолдызы сүнә, дан йолдызы сүнми.

11283. Теләге булган терсәген тешләр.

11284. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.

11285. Теләгеңә барып җитим дисәң, аңа бара торган күперне дә үзең сал.

11286. Тәвәккәл таш йотар.

11287. Тәвәккәл таш яра, таяк баш яра.

11288. Тәвәккәл тәвә еккан, тәвәккәлсез катып калган.

11289. Тәвәккәл тәүдә чыгар.

11290. Тәвәккәл үлемнән көлгән.

11291. Тәвәккәлгә көн дә бер, төн дә бер.

11292. Тәвәккәлдә тау көче бар.

11293. Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.

11294. Тәрәзәсенә карама, дәрәҗәсенә кара.

11295. Тәүфыйк — изге юлдаш.

11296. Төкәнмәс хәзинәм булганчы оялмас йөзем булсын.

11297. Төсең кара булса да, күңелең ак булсын.

11298. Уйлы уйлап торганчы тәвәккәл эшен бетерер.

11299. Уйчы уйлый торыр, тәвәккәл уел кичәр.

11300. Холкы бозык кешенең фикере дә бозык була.

11301. Холкы киңнең тереклеге киң.

11302. Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый.

11303. Холкы начардан дуслары качар.

11304. Холыкны дәвалау җәрәхәтне дәвалаудан авыррак.

11305. Холыксыз кеше койрыксыз көймәгә охшый.

11306. Хурлык үлемнән яман.

11307. Чыгымчы ат тәртә сындырыр, холыксыз кеше өен туздырыр.

11308. Чын батыр аяк чалмый.

11309. Чын күңелдән елагач сукыр күздән яшь чыгар.

11310. Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер.

11311. Югарыга үрмәлиләр, түбәнгә тәгәриләр.

11312. Юсык кеше аякка карамас, күзгә карар.

11313. Яман ат белән торганнан яхшы ат белән үлгән яхшырак.

11314. Яман атың чыкканчы кара күзең чыккан артык.

11315. Яман гадәт йогышлы була.

11316. Яманлык белән намың чыкканчы яхшылык белән җаның чыксын.

11317. Ярты икмәгең булса да, җаның тыныч булсын.

11318. Яхшы исем малдан артык.

11319. Яхшы ният — ярым дәүләт.

11320. Әдәм көеге булганчы урман киеге бул.

11321. Әдәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас.

11322. Әдәм, җәй булса, кышны тели, кыш җитсә, җәйне тели.

11323. Әдәмне әдәм иткән — әдәп.

11324. Әдәмнең бер тамыры изге.

11325. Әдәмнән олы ат юк, ипидән олы аш юк.

11326. Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан.

11327. Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.

11328. Әдәпсез алда мактар, артта хәкарәт итәр.

11329. Әрле Мәликәгә коры тәлинкә.

11330. Әрле уйлап торганчы әрсезнең улы туар.

11331. Әрсез кеше сумала булып сыланыр.

11332. Әрсезгә алты көн бәйрәм.

11333. Әрсезгә әрем дә әче түгел.

11334. Әрсезне син ишектән кусаң, ул тәрәзәдән керә.

11335. Әүкәтең барда йөреп кал, дәртең барда күреп кал.

11336. Әҗәле җиткән бер үләр, абруе киткән көн дә үләр.

11337. Өең буш булса да, күңелең буш булмасын.

11338. Өйрәнгән гадәт калмас.

11339. Үз дәрәҗәсен үзе белгән хур булмый.

11340. Үз кадерен белмәгән кешенең башкалар каршында да кадере булмый.

11341. Үзе әдәмлектән чыкканның киеме киемлектән чыгар.

11342. Җан ачуы яман була.

11343. Җан ачырың булмаса, башым авырта димә.

11344. Җан биргәнгә җүн биргән.

11345. Җан гәүдәгә йөк түгел.

11346. Җансыз кешегә үз җаныңны биреп булмый.

11347. Җаны барның өмете бар.

11348. Җаны барның җае бар.

11349. Җаны теләгән елан ите ашаган.

11350. Җанын аяган җансыз калган, җанын аямаган яу җиңгән.

11351. Җаның олы булса — һәр эшең олы.

11352. Җаның сау булса — авырумын димә, тәнең сау булса — ярлымын димә.

11353. Җаның тыныч булса, бәрәңге дә май булыр.

11354. Җиңми беләк, җиңә теләк.

11355. Һәр кешенең бер дәрте, тегермәнчедә су дәрте.

11356. Һәр кешенең ояты үзе төсле була.

11357. Һәркемнең күңелендә бер арыслан ятыр.

* * *

11358. Аның җаны җан да, минем җаным бадымҗан.

11359. Ат тартмаслык оят, үгез тартмаслык гаеп.

11360. Аты олы, кабыргасы коры.

11361. Байлыгым булмаса, намусым бар.

11362. Басып керми, куркып тормый.

11363. Без дә кеше булырбыз, атка кешән салырбыз.

11364. Бер җан, бер тән булу.

11365. Дәрт бар, дәрман юк.

11366. Дәрткә дәрман алу.

11367. Исемем илдә, урыным түрдә.

11368. Йөрәк итенә ябышып үсү.

11369. Йөрәккә боз булып утыру.

11370. Йөрәккә йон үсү.

11371. Йөрәккә корт төшкән төсле булу.

11372. Йөрәккә май булып яту.

11373. Йөрәккә таш булып утыру.

11374. Йөрәккә тигәнәк кадалгандай булу.

11375. Йөрәккә ут салу.

11376. Кечесендә әдәп юк, олысында белек юк.

11377. Кеше күп, кешесе юк.

11378. Кешегә сан, үземә җан.

11379. Киемең кеше күркесе, фигылең кеше көлкесе.

11380. Кот ботка җитү.

11381. Күңел ярасына тоз сибү.

11382. Күңелгә таракан керү.

11383. Оялса — үз бите, биртелсә — үз биле.

11384. Оят белән алыш-биреш бетү.

11385. Рәтлесе килми, рәтсезе китми.

11386. Сарык янында батыр, батыр янында сарык.

11387. Синнән курыкканым — кара куйдан өреккәнем.

11388. Яшь йөрәге үзендә, каны-сүле эчендә.

11389. Әдәм дисәң — коны юк, хайван дисәң — йоны юк.

11390. Үгет бездән, әдәп белү үзеңнән.

11391. Үз күләгәсеннән үзе курыккан.

11392. Үзе йөзсез, сүзе тозсыз.

11393. Үзе әдәпсез, киеме сәдәпсез.

11394. Үзе курка, үзе йолка.

11395. Җан табан астына төшү.

11396. Җаным тыныч, ярмам арыш.

11397. «Һайт» дигәндә тайт итү.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 7044 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 3.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz