4166. Аучы чыпчыкка тозак кормас. 4167. Ил өстендә чыпчык үлми. 4168. Илен-җирен сөйгән чыпчык үз җирендә үлмәс. 4169. Иртә торган чыпчык тешен арчый. 4170. Иртәнге чыпчык тешен казыр, соңгы чыпчык күзен казыр. 4171. Карт чыпчыкны кибәккә алдый алмассың. 4172. Кулдан ычкынган чыпчыкны яңадан тота алмассың. 4173. Сугышканда чыпчыклар кешедән курыкмыйлар. 4174. Чыпчык дулап киртә җимерә алмас. 4175. Чыпчык — илендә, җикән — күлендә. 4176. Чыпчык кыбырдамый торалмый. 4177. Чыпчык, симерсә дә, батман килми. 4178. Чыпчык та тутый кош кызын сораган, ди. 4179. Чыпчык та әйтә «үз чытырым» дип. 4180. Чыпчык утырмас, утырса да тик тормас. 4181. Чыпчык «чыбыгым» ди, карга «каеным» ди, имеш. 4182. Чыпчыкка — муеннан, каргага — тездән. 4183. Чыпчыкның да үзенә күрә моңы бар. 4184. Чыпчыкның да үзенә күрә бизмәне бар. * * * 4185. Чыпчык биреп каз алмакчы була. 4186. Чыпчык пыр иткәндә, йөрәге шыр итә. 4187. Чыпчык чүпләп бетермәс. 4188. Чыпчыкка йон чыккан чак. |