Понедельник, 06.05.2024, 23:41:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 3 » ӘДӘБИЯТ, ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРЕ, КӨЙ, БИЮ, МУЗЫКА КОРАЛЛАРЫ
ӘДӘБИЯТ, ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРЕ, КӨЙ, БИЮ, МУЗЫКА КОРАЛЛАРЫ
22:31:15
16339. Авызыңны борсаң җыру була, аягыңны атсаң бию була.

16340. Ай белән көн уртак, җыр белән көй уртак.

16341. Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.

16342. Аталар сүзе — акылның үзе.

16343. Барабан тавышы ерактан яхшы.

16344. Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.

16345. Белгәнгә җыр, белмәгәнгә «дыр».

16346. Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.

16347. Бер биюче белән туй булмый.

16348. Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата.

16349. Биергә өйрәнгәндә егылсаң да ярый.

16350. Бии белгәнгә бер идән тактасы да җитә, бии белмәгәнгә бөтен идән дә аз.

16351. Бии белмәгән саз таңлый.

16352. Биисе килмәгәнгә көй килешмәс.

16353. Борынгылар сүзен тыңламасаң, борының белән капланырсың.

16354. Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.

16355. Борынгыларның кара сүзе китап белән янәшә.

16356. Борынгыларның әйткәне кыеш китмәс.

16357. Гармунчы гармунчыны күрсә, кулы тетри.

16358. Гармунчы назлы булыр.

16359. Думбыра туй төшкән өйгә килешер.

16360. Елап яшәгәнче, җырлап үл.

16361. Ерактан җырлаган җыр матур ишетелә.

16362. Ике биюче бер арканда биемәс.

16363. Ил яшәве — җыр белән.

16364. Ияк күрке — сакал, сүз күрке — мәкаль.

16365. Иң тавышлы барабан эчендә дә җилдән башка берни юк.

16366. Иң яхшы көйне дә рәттән өч кат җырламыйлар.

16367. Йомырканың җөе юк, җырның ертыгы юк.

16368. Камчат күрсәң атып ал, мәкаль сүзне отып ал.

16369. Карама агач еш булмый, картлар сүзе буш булмый.

16370. Картлар сүзе — кәбестә түзе.

16371. Картлар сүзен капка башына язып куй.

16372. Картлар сүзен капчыкка сал, яшь егетләрнекен янчыкка сал.

16373. Картлар сүзен кар басмас.

16374. Келәм астында барабан какмыйлар.

16375. Кемнең җырын җырласаң, шуның көен көйләрсең.

16376. Кеше җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.

16377. Киң кием тузмас, картлар сүзе бозылмас.

16378. Кубыз биетми, моңы биетә.

16379. Кулкубыз тартсаң — көй чыга, бүрәнә тартсаң — өй чыга.

16380. Кураен югалткан — сыбызгыга калган.

16381. Курайдан килгән сорнайга китәр.

16382. Көй — күңелнең моңы.

16383. Көйне уйнап кына түгел, уйлап чыгар.

16384. Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.

16385. Милләтнең теле — үзенең әдәбияты.

16386. Музыка җебенне баһадирландырыр, саранны юмартландырыр.

16387. Музыканы хайваннар да яраталар.

16388. Мәзәк — күңел ачкычы, табышмак — зиһен ачкычы.

16389. Мәзәк сөйләшмәк — ашка тоз салмак.

16390. Мәкаль сакалдан олырак.

16391. Мәкаль сүз — мәгъкуль сүз.

16392. Мәкаль җыймыйм — акыл җыям.

16393. Мәкальдә гаеп-кыек юк, гаеп булса — үзеңдә.

16394. Мәкальдә ялган юк, яхшыда яман юк.

16395. Мәкальдә һәркемгә дә өлеш бар.

16396. Мәкальне адәм чыгармый, заман чыгара.

16397. Мәкальсез сүз — сакалсыз ияк кебек.

16398. Мәкальсез сүз — тозсыз аш.

16399. Скрипка белән гармун икесе ике төрле булса да, көе бер.

16400. Скрипкә искергән саен яхшырыр.

16401. Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.

16402. Сүз — басу, җыр — чәчәк.

16403. Сүз мәкаль белән матур.

16404. Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән.

16405. Сүз — чәчәк, мәкаль — букет.

16406. Тавык башка — табышмак, тешсезгә — чикләвек.

16407. Табылган табышмак бик җиңел күренер.

16408. Табышмакны көндез әйтсәң, бүре очрый, имеш.

16409. Такмак өйрәнеп кенә шигырь язганчы, барабан кагып ипи тапканың артык.

16410. Тамчы төшми чәчәк ачылмый, җырламыйча йөрәк басылмый.

16411. Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

16412. Телең-каләмең белән генә әдип булма, акылың-холкың белән дә әдип бул.

16413. Уенчы назланып мазаңны алыр.

16414. Уенчыга ялынсаң, өч көнгәчә назланыр.

16415. Уенчының, тамагы тук.

16416. Уйнавына күрә биюе.

16417. Шатлыгың ашса да — җыр, кайгы басса да — җыр.

16418. Шигырь башка, дөньяны әйләндерә торган чыгыр башка.

16419. Шигырь гомере шагыйрь гомереннән озын.

16420. Шигырьнең аз сүзендә күп мәгънә булыр.

16421. Эч пошканнан җыр файда.

16422. Эчкә сыймаган җырга чыга.

16423. Ярык курай уйнамас.

16424. Яучы телен саклый, думбырачы кылын саклый.

16425. Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри.

16426. Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге.

16427. Әкият эше озакка йөрми.

16428. Өзелгән кылдан өзек җыр чыга.

16429. Җыр белгәнгә җыр һөнәр, җыр белүдә зур һөнәр.

16430. Җыр — йөрәккә ял.

16431. Җыр, кайгыны басмаса да, күңелне ача.

16432. Җыр — кешенең юлдашы.

16433. Җыр — күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч.

16434. Җырлаганның биергә исәбе бар.

16435. Җырлама кеше җыруын, үз җыруың җырларлар.

16436. Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.

16437. Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.

16438. Җырның ертыгы юк, ертылса ямавы юк.

16439. Җырның ертыгы юк, көйнең китеге юк.

16440. Җырның ертыгы юк, сүзнең сүтеге юк.

16441. Җырның ертыгы юк, ямасаң җөе юк.

16442. Җыры бәя түгел, көе бәя.

16443. Җүләргә мәкаль әйтсәң, мәгънәсен дә аңлатып бирергә кирәк.

16444. Һәр заманның үз көе.

16445. Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.

* * *


16446. Алдан ук барабан кагып кычкыру.

16447. Анысы шулай шулаен, тартып җибәр кураен.

16448. Аңа җырларга кушалар, ул: «Аягым авырта».

16449. Болай чакта авыз япмас, туй дигәндә җыр тапмас.

16450. Бу әле әкиятнең баласы, мичтә ята аның анасы.

16451. Думбыра каксаң да уянмас.

16452. Ерактан тыңлаганда матур җырлый.

16453. Иске көйләр белмим, яңаларын оталмыйм.

16454. Кеше кубызына бию.

16455. Коры куык, ярык барабан.

16456. Ни думбыра белмәгән, ни сызгыра белмәгән.

16457. Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3791 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz