Понедельник, 29.04.2024, 15:00:17   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27
18054. Бытбылдык рәттән күп кычкырса, борай уңар.

18055. Бытбылдык кычкырган ел иген була, тартар кычкырса иген булмый.

18056. Бытбылдык яз көне тартардан элек кычкырса — ашлык яхшы булыр; тартар бытбылдыктан элек кычкырса — ашлык начар булыр.

18057. Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2458 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

18024. Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш яхшы булыр.

18025. Агач яфрагын очтан ярса — игенне иртә чәч, төптән ярса — соң чәч.

18026. Агач яфрак соң койса, ел авыр килә.

18027. Арыш сәрби агачы кузаклары белән бергә өлгерә: сәрбидәге куаклар шартлый башлау белән арыш урырга ярый.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2574 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17952. Август. Унбишенә чаклы сука бетер, бер чүмәлә артык китер.

17953. Августның беренче көне — беренче Ыспас, умартачылар телендә бал ыспасы дип йөртелә, кәрәз ватып бал алалар.

17954. Алтынчы август. Бүген арыш чәчү башлана. «Кулыңа бияләй ал» диләр.

17955. Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса — һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса — борчак белән чикләвек уңар.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5481 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17887. Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.

17888. Бодайны томанлы көнне чәчсәң, яхшы булыр.

17889. Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

17890. Боз утырып калган елны авырлык булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1963 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17869. Арка сызласа, буран булыр.

17870. Аяклар өшеп, чиратып торса — салкыннар булыр.

17871. Бил сызласа, яңгыр явар.

17872. Борын томауласа, яңгыр булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2439 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

17721. Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

17722. Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

17723. Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

17724. Ала карга агач башына кунса — яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса — озак килер.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5995 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

17704. Агач яфрак коймый кар ятмый.

17705. Агачның сарысы чыкмыйча, кыш булмый.

17706. Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.

17707. Балан чәчәк атканда балык сикерә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1810 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17671. Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.

17672. Ашлык урганда урак күгәрсә, яңгыр булыр.

17673. Багана сызгырса, суык булыр.

17674. Буадагы су кимесә, өч көннән яңгыр галәмәте.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1465 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17594. Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

17595. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

17596. Апрель бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.

17597. Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 9473 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

17422. Ай караңгы булып торса — һава юеш, җепшек булыр, әгәр ачык булып ялтырап торса — һава коры булыр.

17423. Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр.

17424. Ай колакланса — аягыңны ныгыт, көн колакланса — колакчыныңны ныгыт.

17425. Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3352 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz