Пятница, 26.04.2024, 05:38:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » ҮЛӘННӘР, КУАКЛАР, АГАЧЛАР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
ҮЛӘННӘР, КУАКЛАР, АГАЧЛАР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:43:38
18024. Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш яхшы булыр.

18025. Агач яфрагын очтан ярса — игенне иртә чәч, төптән ярса — соң чәч.

18026. Агач яфрак соң койса, ел авыр килә.

18027. Арыш сәрби агачы кузаклары белән бергә өлгерә: сәрбидәге куаклар шартлый башлау белән арыш урырга ярый.

18028. Арыш чәчкәндә әрем бик ачы булса, арыш яхшы булыр.

18029. Ашлык серкәсен иртә очырса, уңмый.

18030. Борчак бик уңса, яңадан өч елсыз уңмас.

18031. Борчакны суга салып кара: әгәр су өстендә вак күбекләр булса, быел борчак уңар.

18032. Имән агачының яфракларында төймә күп булса, ашлык уңмас.

18033. Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы җәй — туклык.

18034. Каен агачында бөресе күп булса, тары бик уңар.

18035. Каен суы татлы булса, ашлык уңар.

18036. Карама агачында бөресе күп булса, арпа уңар.

18037. Карама агачында чәчәк булса, карабодай уңар.

18038. Кузгалак көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.

18039. Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр.

18040. Кура җиләге кураның башыннан өлгерсә — ашлык яхшы булыр, төптән өлгерсә — ашлык начар булыр.

18041. Кура җиләге эре булса, киләсе елга ашлык башаклы булыр.

18042. Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.

18043. Кыш көне кырдагы үлән кайсы якка таба бөгелсә, җәй көне ашлык шул якка бөгелер.

18044. Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк. Уңыш күп булачак.

18045. Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.

18046. Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

18047. Чыршы күркәләре башында булса — ашлыкны иртә чәч, әгәр дә төбендә булса — соң чәч.

18048. Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

18049. Шомырт уңган елны иген уңмый, чикләвек уңган елны иген дә уңа.

18050. Юкә чәчәге коела башласа, арыш чәчәргә вакыт.

18051. Яз көнендә урманнарда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.

18052. Яфрак җиргә капланып төшсә, иген булырга галәмәт.

18053. Җәй көне миләш уңса — арыш яхшы булыр, шомырт уңса — арыш начар булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2574 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz