Суббота, 27.04.2024, 00:17:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » ЕЛЛАР, ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ, АЙЛАР, КӨННӘР, ТӘҮЛЕКНЕҢ ТӨРЛЕ ВАКЫТЛАРЫ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
ЕЛЛАР, ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ, АЙЛАР, КӨННӘР, ТӘҮЛЕКНЕҢ ТӨРЛЕ ВАКЫТЛАРЫ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:25:28
17594. Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

17595. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

17596. Апрель бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.

17597. Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.

17598. Атна кич буран чыкса, атна буе буран булыр.

17599. Беренче кар көндез яуса — кыш салкын, төнлә яуса — җылы була.

17600. Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

17601. Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.

17602. Беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр.

17603. Беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер.

17604. Беренче октябрь. Бүген кар күренсә, кырык көннән кар күренер. Бүген җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр.

17605. Булса аяз Питрау көн — булыр яшел печәнең; яңгырлы булуы — кырда печән черүе.

17606. Гыйнвар. Алтысында тулы ай — язгы ташу суга бай.

17607. Гыйнвар. Егерме дүртесендә булса аяз — бик нәфис килер яз.

17608. Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.

17609. Егерме бишенче июльдә кырау булса, кыш суык булыр.

17610. Елан елы җылы була, сыер елы суык була, дуңгыз елы коры була, балык елы явым була.

17611. Елкы елы җылы булыр.

17612. Инҗил көн өйләдән элгәре — җәй, өйләдән соң — көз.

17613. Иртә аязмаса — кич аязмас, кич аязмаса — һич аязмас.

17614. Иртә белән томан судан багана кебек күтәрелсә, яңгыр булыр.

17615. Иртә белән чык күп төшсә, бик эссе булу галәмәте.

17616. Иртә белән чык яхшы төшсә, аяз булыр. Чыксыз кич күп вакыт иртәгесен яңгыр була.

17617. Иртәнге болыт аяза.

17618. Иртәнге сәгать сигезләргә кадәр чык барса, эссе булыр. Әгәр төшкә кадәр чык кипмәсә, яңгыр булыр.

17619. Иртәнге яңгырдан соң һава һәркайчан аязып китә. Ягъни, «иртәнге яңгыр күтәрелә» диләр.

17620. Июль. Егерме бишендә кырау булса, кыш суык килә.

17621. Июнь. Егерме җидесендә яңгырлы — җиде атна яңгырлы.

17622. Июнь. Сигезендә яшенләсә әгәр яшен, җыя алмассың печәнең яшел.

17623. Кар беренче Октябрьгача күренсә, чана юлы тиз булмас.

17624. Кич салават күпере күренсә — аяз булыр, иртә белән күренсә — яңгырлы булыр.

17625. Кич һава җылынып китсә, яңгыр галәмәте.

17626. Куян елы килсә, суык була.

17627. Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

17628. Кыш көне болытлар юлланып торса, җылы булыр.

17629. Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.

17630. Көз озын килсә, яз соң килер.

17631. Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.

17632. Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр.

17633. Көн озая башлаган вакытларда бәс булса, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.

17634. Май егерме берендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.

17635. Май унберендә юеш булса, бөтен җәй юеш.

17636. Май унөчендә озынборын чыга.

17637. Март башы көн тавык эчәрлек су булса, яз яхшы килә.

17638. Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

17639. Март берендә аяз — аяз булыр бөтен яз.

17640. Март берендә кайдан җил булса, бөтен җәй шуннан җил булыр.

17641. Март унҗидесендә көннәр елтырый, таудан сулар чылтырый.

17642. Мартның егерме бишендә су катса, бер атналык юлга чык.

17643. Никола көн җил булса, бөтен җәй җил.

17644. Ноябрь тугызында бәс булса — суыкка, томан булса — җылыга.

17645. Октябрь япмаса, Раштуа һәм япмас.

17646. Питраудан соң сандугачлар да сайрамый, сайраса да «Гәләви, Гәләви» дип кенә кычкыра, ди.

17647. Питраудан өч-дүрт көн соң сандугач сайраса, Питраудан дүрт атна яки биш атнадан соңрак көз башланыр.

17648. Покрау көн җил кояш чыгышыннан кышка суык китерә.

17649. Покрауга кадәр кар төшсә, көз озак килер.

17650. Покрауда кар күренер.

17651. Сентябрь аяз — кыш салкын.

17652. Сентябрь егерме сигезендә каз очса, Покрауда кар ята.

17653. Тычкан һәм Елан елларында һава җылы булыр.

17654. Төнлә былчырак өстенә кар булса, җиргә нык ятыр.

17655. Төш вакытында чүмәлә сыман калын болытлар чыкса, аз гына яңгыр булыр.

17656. Унбишенче апрельдә елгаларда кар калмаска Хозыр таягын селки, имеш.

17657. Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.

17658. Февраль. Әүвәл киче аяз — бик соң килер яз.

17659. Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коргак була.

17660. Яңгыр атна кич башланса яки кояш баеганда башланса, бер атна буена явар.

17661. Әгәр беренче мартта җылы булып, тамчы тамса, кар тиз китәр, бөтен җәй җылы булыр.

17662. Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз булыр, әмма Питрау үткәч тә бер атна кычкырса, озак булыр.

17663. Әгәр җәй көне төшлек тарафыннан җил килсә, һава яхшы булыр. Кыш көне булса — көн җепшек булыр.

17664. Өченче Ыспас —кыяр тозла кышка запас.

17665. Җитсә икенче Ыспас , бияләй ал кулыңа запас.

17666. Җәй көне бик кыздырса, явым булыр.

17667. Җәй көне яңгыр болыты аксыл күренсә, боз явар.

17668. Җәй көне һава аксыл сары булып күренсә, аяз булыр.

17669. Җәй көнендә башта җылы җил булып, соңыннан җилле яңгыр булса, боз явар.

17670. Җәүзә көнне сандугачлар сайрый башлый, Питрау кергәч туктый.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 9473 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz