Пятница, 26.04.2024, 09:28:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » ХАЙВАННАР, КОШЛАР, БӨҖӘКЛӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
ХАЙВАННАР, КОШЛАР, БӨҖӘКЛӘР БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:46:05
18054. Бытбылдык рәттән күп кычкырса, борай уңар.

18055. Бытбылдык кычкырган ел иген була, тартар кычкырса иген булмый.

18056. Бытбылдык яз көне тартардан элек кычкырса — ашлык яхшы булыр; тартар бытбылдыктан элек кычкырса — ашлык начар булыр.

18057. Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.

18058. Каргалар тоташ йөрсә, ашлык уңар.

18059. Карлыгач килгәч, борчак чәчәргә кирәк.

18060. Корт ашаган урынга арпа яки карабодай чәч.

18061. Кыр казлары яз көге биектән очсалар — сабан ашлыгы бик уңар, түбәнтен очсалар — ашлык гадәтчә булыр.

18062. Кырмыска түмгәгенә таяк тыккач, кырмыскалар таяк башына кадәр менсәләр — җитен озын булыр.

18063. Кәккүк яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр.

18064. Күк күкрәүдән элек торна кычкырса, туклык булыр.

18065. Озынборыннар яздан ук югары болгансалар, солы бик уңар.

18066. Суда бака кычкыра башлаганда сабанга чык.

18067. Сыерчык бала чыгарганда карабодай чәч.

18068. Сыерчыклар иртә килсә — сабан ашлык уңа, соң килсә — арыш уңа.

18069. Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык була.

18070. Тавыклар оя басарга соң утырып, иртә торсалар — ачлык булыр.

18071. Тавыкның беренче өч йомыркасын үлчәп, беренче йомыркасы авыр булса — иртә чәчкәне, икенчесе авыр булса — уртада чәчкәне, өченчесе авыр булса — соңгы чәчкәне уңышлы була.

18072. Тартай күп булса, печән күп булыр.

18073. Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

18074. Тургай сайрый башласа, сабанга чык.

18075. Чыпчыклар басуга көтүе белән төшсә, арыш чәчәргә вакыт.

18076. Чыңгырау торна биегән җирдә иген булмый.

18077. Шомыртка көя төшмәсә, сабан ашлыгы начар була.

18078. Яз көне бакалар күп кычкырса, сабан ашлыгы чәч.

18079. Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса — бодай, арпа, арыш, борай уңар.

18080. Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.

18081. Әгәр бүреләр көзгәчә улый башласалар, киләсе ел ашлык булмас.

18082. Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.

18083. Әгәр тавыкның беренче йомыркасы бер әчмуха килсә, уңыш яхшы була.

18084. Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.

18085. Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2458 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz