Пятница, 26.04.2024, 22:15:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 27 » КҮК ҖИСЕМНӘРЕ, ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
КҮК ҖИСЕМНӘРЕ, ТАБИГАТЬ КҮРЕНЕШЛӘРЕ БУЕНЧА СЫНАМЫШЛАР
21:38:21
17887. Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.

17888. Бодайны томанлы көнне чәчсәң, яхшы булыр.

17889. Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

17890. Боз утырып калган елны авырлык булыр.

17891. Еллар чыклы булса, бал күп булыр.

17892. Иделдә күрүн күп булса — иген уңарга.

17893. Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.

17894. Елга бозлары кай көнне киткән булса, ашлыкны шул көнгә туры китереп чәч.

17895. Елгаларда яз көне боз тиз әрчелсә, ашлык уңар.

17896. Кар калын булса, ашлык уңар.

17897. Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.

17898. Кар стенага сылап яуса — җәй начар килә, стена арасы ачык калса — муллык, туклык булыр.

17899. Кояш чыкканда һава кызыл булса, шул көнне бодай чәч.

17900. Кыш башында беренче кар авыр булса, орлык авыр булыр, тук булыр.

17901. Кыш көне агач бәсләнсә, иген уңа.

17902. Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса — һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.

17903. Кыш көне су боз өстенә чыкса, ашлык булыр.

17904. Көздән иртә кар яумаса, алгы җәйне иген уңышы начар булыр.

17905. Көн озая башлагач, бер савытка һәртөрле ашлыкның орлыгын чәчеп, шыттырып кара: кайсы орлык яхшы тишелсә, шунсын чәч.

17906. Күк күкрәүдән элек яшен яшьнәсә, ачлык булыр.

17907. Наҗагай уйный — арыш пешә.

17908. Печәне кара булса , икмәге ак булыр.

17909. Сабан ашлык чәчкәндә яңгыр булса, бакралы булыр.

17910. Сабан сөргәндә ярмалы балчык чыкса, ул җирдә ашлык уңар.

17911. Салават күпере элек күренгәндә кайсы яктан күренсә, шул яктагы ашлык уңар.

17912. Сукага төшкәндә тимер салкыннары булса, иген өчен уңай була.

17913. Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

17914. Томан күп төшсә, җимеш уңар.

17915. Чана юлы соңга калса, ашлык уңар.

17916. Чикләвекнең төше бетә — наҗагай булса.

17917. Юлда кар — калын, кырда юка булса — иген уңар.

17918. Юлларда кар әүвәл эреп бетсә, ел авыр килер.

17919. Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

17920. Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

17921. Яз көне кар бетеп, юллардагы кар күтәрелеп калса, ел яхшы булыр.

17922. Яз көне кар кояш каравы белән эресә, бодай яхшы булыр.

17923. Яз көне кар тиз эреп бетмәсә, сабан ашлык уңар.

17924. Яз көне кар эрегәндә юллар тар калса, бу елны күбрәк бодай, тары, арпа, борчак чәч.

17925. Яз көне су бер агып та, соңыннан тагын да җәелеп акса, соң чәчкән ашлык уңар.

17926. Яз көне су бик тиз җәелсә, элек чәчкән ашлык уңар.

17927. Яз көне су кисәктән акса, ашлык яхшы булыр.

17928. Яз көне тамчы бозлары озын булса — сабан ашлыгы озын булыр, әгәр кыска булса — сабан ашлык кыска булыр.

17929. Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.

17930. Яз ташкын шәп булса, иген уңа.

17931. Яз элек чишмә булмаган җирләрдән чишмәләр чыгып ятса, җәй яңгырсыз, ачлык булыр.

17932. Яшен, аҗаган күп уйнаган елны чикләвек төше күбрәк каралып янган булыр.

17933. Яшен күп булса, баланны кырау алыр.

17934. Яңгыр өстенә кар булса, печән бик уңар.

17935. Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.

17936. Әгәр беренче кар коры булса, җәй яхшы булыр, ашлык яхшы уңар.

17937. Әгәр беренче кар явып кыш булган көннән алып юл егерме бер атнадан бозылса — ачлыкка, егерме ике яки егерме өч атнадан бозылса — ашлыкка.

17938. Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.

17939. Әгәр дә яз көне кар бары кояш җылысы белән генә эресә, җил-яңгыр булмаса — бодай, борай уңар.

17940. Әгәр Идел бозы катлауланып катса, ашлык яхшы булыр.

17941. Әгәр Иделдә кисәктән боз тотып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик уңар.

17942. Әгәр кар дулкынсыман булып, кат-кат күренсә, ашлык бик яхшы булыр.

17943. Әгәр кар көзен озак ятмаса, ашлык начар булыр.

17944. Әгәр кар җиде мәртәбә явып, җиде мәртәбә эреп бетеп, сигезенче мәртәбә төшсә — киләсе җәйне ашлык бик яхшы булыр.

17945. Әҗҗаһы уйный — арыш җитәргәдер.

17946. Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

17947. Җәй көне томан күп булса, колмак үсәр, томан булмаса — үсмәс.

17948. Җәй көне яуган боз вак-вак булса, салкын булыр, ләкин ашлык уңар.

17949. Җәй көне һава соргылтсыман, томансыман күренсә, ашлык булмас.

17950. Җәй эссесендә һавада рәшә булса, игеннәрне куырыр.

17951. Һавада аҗаган уйнаса, иген уңар.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1963 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz