Четверг, 16.05.2024, 00:11:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 5 » ДӨЯ
ДӨЯ
23:07:31
2910. Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул.

2911. Бер дөядә ике өркәч, бере шилсә беренең көче юк.

2912. Берәүдән дәвә, берәүдән дога.

2913. Дөя авыр йөк ташый, үзе чәнечке ашый.

2914. Дөя дулап күккә менмәс.

2915. Дөя ике мөгез сорады, ике колактан коры калды.

2916. Дөя кинә саклар.

2917. Дөя кәгъбәгә бару белән хаҗи булмас.

2918. Дөя күп булса, йөк сыймый.

2919. Дөя юлында йөк калмас.

2920. Дөя үз бөкресен күрмәс.

2921. Дөяне кесәгә яшереп куеп булмый.

2922. Дөянең телен кәрванчы белә.

2923. Дөясе булганның капка башы биек булыр.

2924. Егылсаң нардан —әҗәлең әллә кайдан.

2925. Йөк авырын нар күтәрер.

2926. Нар дөя назлы була.

2927. Соңгы дөянең йөге авыр.

2928. Тәвәгә менеп чокырга качма.

2929. Тәвәгә: «Муеның кәкре», — дигәч, «Ә кай җирем төз соң әле, бер муеным гына төз булырга!» — дип җавап биргән, ди.

2930. Тәвәнең өлкәне күпердә таяк ашар.

2931. Тәвәче белән күрше булсаң, капкаң биек булсын.

2932. Төймәдәйдән тәвәдәй бул.

2933. Төя, акрын китсә дә, күп юл алыр.

2934. Төя качып йөктән котылмас.

2935. Төя, муенына ышанып, елдан коры калган.

2936. Төя төягәннән курыкмас.

2937. Төя хуҗасына үчексә, өстенә косар.

2938. Төягә ут кирәк булса, муенын озайтыр.

2939. Төядән: «Сиңа тау менү авырмы, тау төшүме?» — дип сора¬ганнар. Төя: «Аркаңда йөк булгач, тигез җирне дә шайтан алсын!» — дигән, имеш.

2940. Төянең койрыгы җиргә җиткәнен кем күргән?

2941. Төянең үзе нинди булса, йөге дә шундый.

2942. Чүккән төягә суккан юк.

* * *

2943. Инә күзеннән дөя күрү.

2944. Инәдән дөя ясау.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1719 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz