Вторник, 07.05.2024, 04:53:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 1 » ДӨНЬЯ, ГОМЕР, ТОРМЫШ
ДӨНЬЯ, ГОМЕР, ТОРМЫШ
22:33:16
14703. Ана сөте белән кермәгәнне тормыш кертә.

14704. Башны тарак шомартмый, гомер шомарта.

14705. Башны мендәр астына тыгып кына дөньядан качып булмый.

14706. Бу дөньяның көе бар, кырык төрле чөе бар.

14707. Гомер уза, күлмәк туза.

14708. Гомер бит ул күз белән каш арасында.

14709. Гомер итү — илгә хезмәт итү.

14710. Гомер итү урам аша кичү түгел.

14711. Гомер кыска — үткәрмә бушка.

14712. Гомер озак, юл ерак.

14713. Гомер очы — күмер.

14714. Гомер саплаяк түгел, сабыннан тота алмассың.

14715. Гомере барның күреге бар.

14716. Гомерсезгә гомер ялгап булмый.

14717. Дөнья — акыллыга уй, җүләргә туй.

14718. Дөнья аю белән тутыйны бер читлеккә тота да яба.

14719. Дөнья баскыч кебек: берәү менәр, берәү иңәр.

14720. Дөнья бер алдын, бер артын күрсәтә.

14721. Дөнья, бер көлдерсә, биш елата.

14722. Дөнья булгач, кашык-аяк шалтырамый, тормый.

14723. Дөнья гел ал да гөл генә булып тормый.

14724. Дөнья ике яклы: иләк ягы бар, күн ягы да бар.

14725. Дөнья — иске морҗа: әйләнә дә төтен кайтара.

14726. Дөнья кама кигәннән дә үтә, карап калганнан да үтә.

14727. Дөнья — куласа , әйләнә дә бер баса.

14728. Дөнья, кыен булса да, ахирәттән күп артык.

14729. Дөнья күрми дөнья кешесе булмассың.

14730. Дөнья — төпсез дәрья.

14731. Дөнья ул ата казга да сәлам бирдерә.

14732. Дөнья фани , казан күк кайный.

14733. Дөнья фани, хакыйкать бакый.

14734. Дөнья эшен ахирәткә калдырма.

14735. Дөньяда кунак булу яхшы, хуҗа булу тагы да яхшырак.

14736. Дөньяда торсаң, торганыңның эзе калсын.

14737. Дөньяда тору өчен дөньяның үзеннән сабак алу кирәк.

14738. Дөньяны берьюлы кочаклап булмый.

14739. Дөньяны кусаң — качар, качсаң — куар.

14740. Дөньяның ун михнәтенә бер шатлык.

14741. Дөньяның җәфасы җөп , вафасы так.

14742. Дөнья — җае белән, коймак — мае белән.

14743. Идел судан туймас, әдәм гомердән туймас.

14744. Кешене кеше өйрәтсә, бер кешене өйрәтергә кырык кеше кирәк булыр иде — дөнья үзе өйрәтә.

14745. Кешене хәлфә өйрәтә, хәлфәдән бигрәк дөнья өйрәтә.

14746. Көннән көн үтә, көннән гомер үтә.

14747. Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья.

14748. Тора белсәң — тормыш, тора белмәсәң — дөньясын җен ормыш.

14749. Тормыш, бик тигезләнсә, бер җиреннән кителә.

14750. Тормыш тозлы су кебек: эчкән саен эчәсе килә.

14751. Тормыш өйрәтә, өйрәнмәсәң көйрәтә.

14752. Тормышны ничек башласаң, шул юл белән китәр.

14753. Энә тишегеннән караучыга дөнья бәләкәй.

14754. Эшсез гомер — утсыз күмер.

14755. Үткән гомер — аккан су.

14756. Үткән гомер, калган хәтер сатып алыйм дисәң табылмас.

14757. Үткән гомер — сүнгән күмер.

14758. Үтә гомер, гамәл юк, тартып алыр әмәл юк.

14759. Һәркемнең тормыштан өлеше бар, аласы көмеше бар

* * *


14760. Алды койма, арты дөнья.

14761. Ач күзеңне — дөнья бу!

14762. Аңа ике дөнья — бер кәнди.

14763. Гомерең узган юк, күлмәгең тузган юк.

14764. Дөнья буш калмасын дип туган.

14765. Дөнья кырмазин , диңгез тубыктан.

14766. Дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше.

14767. Ике дөнья — бер акча.

14768. Ике дөнья — бер кыяр.

14769. Ике дөнья — бер морҗа, төтене кайтмаса ярый.

14770. Ике дөнья — бер морҗа, төтене өйгә керми, күзләрен әчет-терми.

14771. Ике дөнья — бер, уртасы камыр.

14772. Ике дөньядан буш калган.

14773. Тормыш арбасына җигелү.

14774. Әй дөнья, буялган йонга, буялса иде мамыкка, рәхәт булыр иде халыкка.

14775. Әй дөнья! Кая соң җылы оя?
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3677 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz