Вторник, 07.05.2024, 07:13:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 7 » ДИНИ ЙОЛАЛАР
ДИНИ ЙОЛАЛАР
21:44:22
16910. Аллага — шөкер, муллага — фытыр.

16911. Ашы юк руза тотар, эше юк намаз укыр.

16912. Ашың күп булса, бисмилла кирәкми.

16913. Балыкка барсаң — гает кала, гаеткә барсаң — балык кала.

16914. Бер намазга ике азан әйтелми.

16915. Дога укып давыл туктамас.

16916. Елына килгән ике гает, аның да берсен укымасаң гаеп.

16917. И ураза айлары, сыза йөрәк майлары.

16918. Ике гает, бер җомга, ул да җитә бер елга.

16919. Иртә дә намаз, кич тә намаз, абзарыңда хайван калмас.

16920. Иртә намаз, кич намаз, каккан казыгың калмас.

16921. Кабул булмас догага амин тотма.

16922. Кесәң сай булса, догаң да ашмый.

16923. Корбанны ике кат чалмыйлар.

16924. Коры җәймәгә дога булмас.

16925. Көн дә намаз, көн дә намаз — йортыңда казыгың калмас.

16926. «Ләхәүлә»нең биле сынган, «иншалла»ның таягы сынган.

16927. Намаз — эше юкныкы, ураза — ашы юкныкы.

16928. Намаз эшне бетерер, эш намазны җетерер.

16929. Намазга азан ярашыр, сүзгә казан ярашыр.

16930. Руза, намаз туклыкта, иман начар кытлыкта.

16931. Салават , тәкбир әйтеп ишанны да алдап була.

16932. «Сатсам саттым, сатмасам алдым-кайттым, аллаһе әкбар»,— дип әйтте, ди, бер сатучы мулла намаз ниятләгәндә.

16933. Син алдасаң алдадың, мин дә сине алдадым: намазыңны — укыдым, тәһарәтем алмадым.

16934. Сорау күктән, җавап тегермәннән.

16935. Сәдакасына күрә савабы, соравына күрә җавабы.

16936. Телең белән дога кыл, кулың белән эшлә.

16937. Тәкбиргә тәкбир — сәдака.

16938. Төрле авылда төрле әттәхият.

16939. Укысаң Гакаид , калырсың акаеп.

16940. Ураза керде — намаз, ураза чыкты — шабаз.

16941. Ураза — три глаза.

16942. Утыз көн уразаның бер көн бәйрәме була.

16943. Хаҗ бүләге — сакалсызга тарак, намазсызга — дисбе, исереккә — зәмзәм.

16944. Хаҗи дигәнебезнең куеныннан хачы чыкты.

16945. Хәленнән килгән хаҗ кылган, хәленнән килмәгән ач торган.

16946. Ярлының ашын бисмилла корытыр.

16947. Ят та тор , ят та тор — кесә төбе тап-такыр.

* * *


16948. Бүреген мәчеткә атсалар да кереп алмас.

16949. Ике дога, бер җыр.

16950. Мәчеткә баргач, мулланы күрмәгән.

16951. Намаз-ният белмәдем — улым ул, кызым кыз.

16952. Сөбханалланы әйтәсең, ник печәнне тартасың.

16953. Уразаны мин тотам, бәйрәмен бай итә.

16954. Әгузе — тана күзе, бисмилла — мулла сүзе.

16955. Әлхәм белән Әбҗәткә без кермибез әҗәткә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2429 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 3.7/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz