2874. Байыйсың килсә — дуңгыз асра, бөләсең килсә — айгыр асра. 2875. Бәхетле чучка борынында бер өем тизәк белән туа, ди. 2876. Дуңгыз ай белән көнне аермас. 2877. Дуңгыз башын табакка салсаң тәгәрәп төшәр. 2878. Дуңгыз белән талашканчы, тамырлык җирдән урап үткәнең хәерлерәк. 2879. Дуңгыз борынын чөйгән белән күкне чөймәс. 2880. Дуңгыз да дуңгызны яратмый. 2881. Дуңгыз котырса, үз җенесен ашый, ди. 2882. Дуңгыз кылыннан киез итек басып булмый. 2883. Дуңгыз күзе йолдыз күрмәс. 2884. Дуңгыз муенына энҗе такмыйлар. 2885. Дуңгыз мөгезле булса, һәркемне сөзәр иде. 2886. Дуңгыз тукмактан туймас. 2887. Дуңгыз әллә кайчан үлсә дә, «хор-хоры» ишетелер. 2888. Дуңгызга ай тотылды ни, көн тотылды ни. 2889. Дуңгызга дага какмыйлар. 2890. V890. Дуңгызга талау тими. 2891. Дуңгыздан бер кыл. 2892. Дуңгыздан кыл йолка белү дә һөнәр. 2893. Дуңгызны кондыз итәр хәл юк. 2894. Дуңгызны кыйнап кәҗә ясамыйлар. 2895. Дуңгызны өстәл артына утыртсаң, аякларын өстәлгә куяр. 2896. Дуңгызны җизни дип әйтмиләр. 2897. Дуңгызның ите харам булса да, акчасы хәләл. 2898. Дуңгызның сөймәгән ризыгы алдына килер. 2899. Дуңгызның тизәк ашамаса күңеле булмый. 2900. Заманасына күрә дуңгызны кондыз диярсең. 2901. Ил аулак булса, дуңгыз түбәгә чыгар. 2902. Талымлы дуңгызны ашату кыен. 2903. Тирес эзләгән чучка тизәккә юлыгыр. 2904. Чучканы алтын белән дагаласаң да, ат булмас. 2905. Ярый әле дуңгызга ходай мөгез бирмәгән. * * * 2906. Алла булып башлады, дуңгыз булып очлады. 2907. Аның дуңгызы да боламык ашый. 2908. Битенә дуңгыз тиресе каплаган. 2909. Дуңгызны җизни дип әйтмәгән. |