Вторник, 07.05.2024, 21:29:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 27 » ЕГЕТ, ЕГЕТЛЕК СЫЙФАТЛАРЫ
ЕГЕТ, ЕГЕТЛЕК СЫЙФАТЛАРЫ
22:58:18
12815. Абруйлы егеткә әҗәлле куян юлыга, ди.

12816. Ага булыр егетнең итәк-җиңе мул булыр.

12817. Адрес була кыекчан, егет була мыекчан.

12818. Ай егеткә абынма, аек егеттән аерылма.

12819. Ай тулганын белмәс, егет булганын белмәс.

12820. Акылсыз егет — авызлыксыз ат, юньсез егет — йөгәнсез ат.

12821. Акылсыз егеткә алтын җиз күренер.

12822. Алдан сөйләү егет эше түгел.

12823. Аргамакның билгесе — казылык җыймас, ял җыяр; яман егет билгесе — хатын алмас, мал жыяр.

12824. Ат күрке — ял, егет күрке — мал.

12825. Ат — тешеннән, егет түшеннән билгеле.

12826. Ат шул булыр — иярен алсаң аунасын; егет шул булыр — башын салса йокласын.

12827. Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле.

12828. Ат яхшысы чанада билгеле, егет яхшысы базарда билгеле.

12829. Ат үләр — иркен мәйданы калыр; егет үләр — мактаулы даны калыр.

12830. Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында.

12831. Аты чыккан егетнең өен күрмә.

12832. Базар күрке — бакал , егет күрке — сакал.

12833. Байлык — бер айлык, егетлек — гомерлек.

12834. Байның күрке мал белән, егет күрке дан белән.

12835. Батыр егет — ил күрке.

12836. Батыр егет — яу күрке, сүзчән егет — дау күрке.

12837. Башка авылның егете — үз авылыңның эте.

12838. Ваемсыз егет — ишәккә иптәш.

12839. Дегет булма, егет бул.

12840. Егет ару булса, асылын сорама.

12841. Егет буласың килсә юмарт бул.

12842. Егет булган кеше җиңеннән елан чыгарыр.

12843. Егет булса — мут булсын, ике күзе ут булсын; егет булып, җебегән булса — бар булганчы юк булсын.

12844. Егет булса, җебеп тормас; җебеп торса, егет булмас.

12845. Егет булсаң, балпандай талпын.

12846. Егет булсаң, егет бул, арыслан-киек кебек бул.

12847. Егет булсаң, егетлегеңне эштә күрсәт.

12848. Егет булсаң, җелек бул, суда йөзгән сөлек бул.

12849. Егет егетлеген итмәсә, аты корысын.

12850. Егет егетнең көзгесе.

12851. Егет йөрәге җилкән: җилкәнгә җил уңай да килә, каршы да килә.

12852. Егет кеше — арысланга тиң кеше.

12853. Егет кеше, егылса да, акча таба.

12854. Егет кеше ике сөйләми.

12855. Егет кеше яуга каршы тау булып басар.

12856. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

12857. Егет кешенең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр.

12858. Егет куны — йөз ат хакы, даны — мең ат хакы.

12859. Егет күрке акылы белән.

12860. Егет мәйданда билгеле булыр.

12861. Егет сүзе бер булыр.

12862. Егет — сүзеннән, арыслан — эзеннән кайтмас.

12863. Егет чагыңда малсыз да булма, ярсыз да булма.

12864. Егет чак — егәрле чак, арыслан тотып җигәрлек чак.

12865. Егет чак — җелек чак.

12866. Егет шул егет була — каравында өмет була.

12867. Егет ярлы, намус бай.

12868. Егет ярсыз — ат ялсыз.

12869. Егет үлемгә дә елмаеп бара.

12870. Егет җим белән йөрер.

12871. Егетлек — җиллелек, яшьлек — тилелек.

12872. Егетлек җирдә калмас.

12873. Егетлеккә этлек итмиләр.

12874. Егетләрнең асылы — арысланнар нәселе.

12875. Егетнең асыллыгы кулыннан килгән эш белән.

12876. Егетнең егетлеге ат җигүеннән билгеле.

12877. Егетнең егетлеге яуда беленә.

12878. Егетнең ике сөйләгәне — бер үлгәне.

12879. Егетнең кашына карама, эшенә кара.

12880. Егетнең көләр йөзе булсын.

12881. Егетнең сүзе — тимернең үзе.

12882. Егетнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.

12883. Егетнең яхшысы төрле нужага ярый.

12884. Зирәк егет җир астыннан юл таба.

12885. Ибен тапкан егеткә тәңкә мая.

12886. Идәне җир булса да егете ир булсын.

12887. Икмәк илә су — егетләр ашы.

12888. Иртә торган егетнең бәхете артык булыр.

12889. Исеме телгә алынмаган егеттән исеме телгә алынган төбет артык.

12890. Ит сүлле булса, егет җилле була.

12891. Итеге юк егетләр чабатасын дегетләр.

12892. Йокычан егеттә дәрт булмас.

12893. Калын-юан булса да, ялгыз агач өй булмас; күпме изге булса да, ялгыз егет би булмас.

12894. Кол буласы егет күңелчәк булыр, ярлы буласы егет иренчәк булыр.

12895. Куркак егет куй башыннан да курка.

12896. Кәҗәсе тал кимерсен, егете идән җимерсен.

12897. Кояшлап яуган яңгырдан түңел, көлеп сөйләшкән егеттән түңел.

12898. Көндез күзе ачылмаган егет чыр күрмәс.

12899. Мактанчык егетнең атын күр, көләч егетнең артын күр.

12900. Мин-минләнгән егетне яу килгәндә күрербез.

12901. Начар егет дауда танылыр, батыр егет яуда танылыр.

12902. Оялчан егет яр тапмас.

12903. Оятсыз егет — йөгәнсез ат.

12904. Оятсыз егет мөгезсез тәкә кебек.

12905. Табышсыз егеттән колынлаган бия артык.

12906. Талымлылык егеткә туйда гына килешә.

12907. Тапкан егет түгел, тота белгән егет.

12908. Ут төтенсез булмый, егет языксыз булмый.

12909. Хәнҗәр — ике йөзле, егет — бер йөзле.

12910. Чаман егет дигәнче, яман егет дисәңче.

12911. Эт тапса, башка ашар; егет тапса, бергә ашар.

12912. Ярсыз егет — парсыз мунча.

12913. Ялкау егет яр тапмас, тапса да тора алмас.

12914. Яман буласы егет чигенчәк булыр, ярлы буласы егет иренчәк булыр.

12915. Яхшы егет дип йөрерсең, эшең төшсә белерсең.

12916. Яшь егетне хурлама, кәсеп итсә бай булыр.

12917. Яңгырсыз болытның җиле бар, дымы юк; уңмаган егетнең теле бар, юне юк.

12918. Әдәм булыр егетнең итәк-җиңе киң булыр.

12919. Өе читән булса да, егете бүтән.

12920. Үзе булган егеткә бер кешелек урын бар.

12921. Үзе булган егетнең нәселен сорама.

12922. Үрләгән балык — ауга, үрә каткан егет — дауга.

12923. Җиметенә карама, егетенә кара.

12924. Җиткән егет — җиккән ат.

12925. Җиткән егеткә ни кирәк — менеп җиләр ат кирәк.

12926. Һөнәрсез егет — иясез төбет.

* * *


12927. Егет фартавый , атлар тарталмый.

12928. Егет фаруш, кесә буш.

12929. Егет фырт, аты хөрт.

12930. Егет яхшы, малы юк, фәләне үлгән, фәләне юк.

12931. Егет җилле, чикмәне билле, формасы бар да, нормасы юк.

12932. Егет җилле, җиләне кыскарак.

12933. Төнлә — егет, көндез — үлек.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2623 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz