Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Май » 27 » ЕГЕТ, КЫЗ ҺӘМ БАШКАЛАР
ЕГЕТ, КЫЗ ҺӘМ БАШКАЛАР | 23:05:12 |
13076. «Ай егетләр, егетләр!» — дип әйтте дә, ди, бер кыз, үлде дә китте, ди. Үзе сиксән генә яшьтә иде, ди.
13077. Ат тоз дип картаер, егет кыз дип картаер.
13078. Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр.
13079. Егет булса батыр булсын, кыз булса матур булсын.
13080. Егет кыю, кыз сылу булган яхшы.
13081. Егет күңеле җүләрдә, кыз күңеле көләрдә.
13082. Егет — йортның терәге, кызлар — йортның бизәге.
13083. Егет сөйсә ала, кыз сөйсә кала.
13084. Егет үләр кыз-кыз дип, тәвә үләр тоз-тоз дип.
13085. Егетле өйнең утыны булмый, кызлы өйнең суы булмый.
13086. Егетне — кыз, ирне тоз картайта.
13087. Кар суы каты булмас, кыз кебек хатын булмас.
13088. Каз ачуы каргада, кыз ачуы җиңгәдә.
13089. Кыз акыллы егет эзли, егет матур кыз күзли.
13090. Кыз — алмагач, егет — сандугач.
13091. Кыз — алты агай-энеле, кияү — җиде агай-энеле.
13092. Кыз беләге ир сыйлый, ир беләге кыз сыйлый.
13093. Кыз булсаң — кысыл, хатын булгач язылырсың.
13094. Кыз кемгә бармас иде, егет кемне алмас иде.
13095. Кыз тыйнак булса, егет җыйнак була; кыз әдәпсез булса, егет гадәтсез була.
13096. Кыз чагым — солтан чак, килен чагым — олтан чак.
13097. Кыз чагында бар да яхшы, яман хатын кайдан килгән.
13098. Кыз чагында бер кайгы, хатын булгач ун кайгы.
13099. Кызлар, киенсә, гөлгә охшый; хатыннар, киенсә, кызга охшый.
13100. Кызның чибәре — ярау егеткә.
13101. Кызы бар өйнең җиңгәсе сөйкемле.
13102. Суган исенә чыдамаган кыз биеменә чыдамас.
13103. Сукырның теләгәне ике күз, егетнең теләгәне матур кыз.
13104. Энәсенә күрә җебе, егетенә күрә кызы.
13105. Эт — өреп, егет — йөреп, кыз көлеп картая.
13106. Яхшы кыз — якадагы кондыз, яхшы егет — һавадагы йолдыз.
13107. Өенә күрә иләге, кызына күрә кияве.
13108. Өйләнмәгән егет кырык кызны алыр.
13109. Җитен башын җил кисә, егет бәгырен кыз кисә.
13110. «Җиңги чәнчә, мин тартам, мин дә нәгыш беләмен»,— дип әйтте, ди, бер кыз.
* * *
13111. Егет бөлде, кыз көлде.
13112. Кыз булып үсмәдем, килен булып төшмәдем.
13113. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла. |
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр |
Просмотров: 5491 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|