Среда, 15.05.2024, 08:43:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 18 » ЭРЛӘҮ-СУГУ, ТУКЫМАЛАР, ТЕГҮ-ЧИГҮ, ЭНӘ-ҖЕП
ЭРЛӘҮ-СУГУ, ТУКЫМАЛАР, ТЕГҮ-ЧИГҮ, ЭНӘ-ҖЕП
22:47:58
8666. Аркавын атсаң, буен алырсың.

8667. Асыл азмас, атлас тузмас.

8668. Асыл асыл булмый, бәз асыл булмас.

8669. Атлас кисәң, бүзең онытма.

8670. 'Атлас суга батмас.

8671. Атлас тун базарында кыйммәт үтәр.

8672. Бик каты сузсаң, җеп тә өзелә.

8673. Буеңа карап кием кис.

8674. Бүз — күлмәк булыр, сүз — имгәк булыр.

8675. Бүзче белгәнен тукый, мулла белгәнен укый.

8676. Бүзче билбауга ялчымас.

8677. Ефәк йомшак — кылыч кисми.

8678. Ефәкне утка якын куярга ярамый.

8679. Инәсез торып була, энәсез торып булмый.

8680. Иске бүздән комач чыкмый.

8681. Йомгакның очы була.

8682. Кабасы кайда, орчыгы шунда.

8683. Кайда нечкә, шуннан өзелә.

8684. Капчык тузса югыч була, ефәк тузса югычка да ярамый.

8685. Кара тула юган саен карала, ак тула юган саен агара.

8686. Кешегә карап кием кисмиләр.

8687. Киез җәйгән — бер почмагына үзе утырыр.

8688. Кием киссәң, киң кис — кисә-кисә тараер.

8689. Кием кисәң, камка ки: эче тузмый тышы уңмас.

8690. Килгән җире киләп җебедәй, килмәгән җире киле сабыдай.

8691. Киндер станы киендерә, чүпләме күзне сөендерә.

8692. Киндердән киндер дә була, киндераш та була.

8693. Кирәкмәгән киерге иртәгә кирәгер.

8694. Киштә артында җеп чермәс.

8695. Кул теккәнен буй йөкләр.

8696. Кулың белән тукыганны иңең белән күтәрерсең.

8697. Кыска җеп, урауга җитсә дә, бәйләүгә җитмәс.

8698. Начар постауга йон иярә.

8699. Нечкә эрләгәнне көтүе озак.

8700. Ничек киссәң, шулай тегәрсең.

8701. Сүтеп теккән нык торыр.

8702. Тегем тегү дуга бөгү түгел.

8703. Тегенче үзенә текмәс.

8704. Тегүче боза, үтүк төзәтә.

8705. Тегүченең туны ертык, балтачының өе тишек.

8706. Тегүченең төймәсе булмас.

8707. Теккәнне сүтәрсең, кискәнне нишләрсең.

8708. Тукмагын кайда, сукмагың шунда.

8709. Төен бер кул белән бәйләнми дә, бер кул белән чишелми дә.

8710. Төенне кул белән чишеп булса, тешне ходка җибәрмә.

8711. Холыксыз кешегә кием теккәндә җеп очы чуалыр, ди.

8712. Энә кая — җеп шунда.

8713. Энә, кечкенә булса да, нык чәнчә.

8714. Энә күзеннән дөя үтми.

8715. Энә күзеннән сынар.

8716. Энә үзе ялангач — бөтен дөньяны киендерә.

8717. Энәдән куркып лом йотма.

8718. Энәдән энә туа, шөшледән шөшле туа.

8719. Энәне катыктан тотып булмый.

8720. Энәне очлы ягы белән бирмиләр.

8721. Энәсез җөй булмас, тиресез йон булмас.

8722. Үзе чиракның җебе чирак.

8723. Җеп нечкә җирдән өзелер.

8724. Җеп очсыз булмый.

8725. Җеп җегәрлә, киндер сук, шуннан башка нәрсә юк.

8726. Җепне җыйсаң, аркан була.

8727. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

8728. Җитен киндер ай яктысында агара, имеш.

8729. Җөйче җөен җөйләгәндә көйче көен көйләр.

8730. Җөйчедән җеп сорама, тимерчедән тимер сорама.

* * *

8731. Актык тәрәшлесенә ябышкан.

8732. Алтылы да бишле, бездә киндер ишле.

8733. Бер кояшта киндер киптерү.

8734. Ике энә бер җептә, ике имән бер төптә.

8735. Йомгакның очы чыгу.

8736. Йомгакның очын югалту.

8737. Киләп сарып йөрү.

8738. Киндерне башлау белән бетерү кебек.

8739. Көтәсенә җон тетәм.

8740. Сүс түгел — чүбек.

8741. Тышлык биргәч, эчлеген сорый.

8742. Шүре белән өрсәң дә, шуннан артык тазармый.

8743. Энә белән кое казый.

8744. Энә белән җеп кебек.

8745. Энә күзеннән үткәрү.

8746. Энә күзеннән үтәрлек ул.

8747. Энә төртерлек тә урын калмау.

8748. Энә чәнчер урын юк.

8749. Энә өстендә утыру.

8750. Энәдән курка, бүрәнәне йота.

8751. Энәне бүрәнә итү.

8752. Энәсе белән кинәсе тел очында.

8753. Энәсеннән җебенә кадәр.

8754. Эрләмәгән-сукмаган, Шаһи сиңа ыштанлык.

8755. Үз өендә ыштан кисмәгән, кеше өендә чикмән кискән.

8756. Җебен тартып карау.

8757. Җир астыннан җиз энә табып ала торган кеше.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2469 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz