Четверг, 16.05.2024, 05:11:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 15 » ЭШ-ХЕЗМӘТ. АНЫҢ ВАКЫТЫ, СЫЙФАТЫ ҺӘМ НӘТИҖӘСЕ. КҮМӘК ЭШ, ӨМӘ
ЭШ-ХЕЗМӘТ. АНЫҢ ВАКЫТЫ, СЫЙФАТЫ ҺӘМ НӘТИҖӘСЕ. КҮМӘК ЭШ, ӨМӘ
13:25:47
6002. Авызындагы тешенә бакма, кулыннан килер эшенә бак.

6003. Авыр эш бавырга төшә.

6004. Авыр эш калач ашата.

6005. Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

6006. Авыр эшне күмәк кул җиңгән.

6007. Агач беленә җимешеннән, әдәм — кылынмышыннан .

6008. Агач — җимеше белән, кеше — эше белән.

6009. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

6010. Аз вәгъдә, күп эш.

6011. Аз кулны ашта күр, күп кулны эштә күр.

6012. Аз сөйлә, күп эшлә.

6013. Азакка дигән эш казык башына кала.

6014. Ай-вай, эшләгән кеше нидән бай.

6015. Акча беткәнгә кайгырма, эш беткәнгә кайгыр.

6016. Акчаң беткәнгә кайгырма, эшең беткәнгә шатлан.

6017. Алдынгы эшче — данлыклы кеше.

6018. Алтын — көмеш янында, әдәм эш янында таныла.

6019. Алтын утта сыналыр, әдәм эштә сыналыр.

6020. Алтын чикмән — теләгәнең, алтын кесә — эшләгәнең.

6021. Арбам сынды дип күчтән калма, башым авырта дип эштән калма.

6022. Армый эшлә, сары май тешлә.

6023. Артель ачка үлми.

6024. Артельнең өйрәсе куе.

6025. Аша карының туйганчы, эшлә тирең тамганчы.

6026. Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

6027. Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан.

6028. Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый.

6029. Ашы тизнең эше тиз.

6030. Ашына күрә табагы, эшенә күрә табары.

6031. Бакырдан көмеш булмый, бакырынып эш булмый.

6032. Барын да эшлим дигән берен дә эшли алмас.

6033. Башка килмәс эш булмый.

6034. Башкарылмаган эш җир каны булып ята.

6035. Башланган эш — беткән эш.

6036. Башланган эш юлда калмый.

6037. Башланмаган эш очланмас.

6038. Башлаучы булса, кушлаучы булыр.

6039. Башлый белсәң бетерә бел, эшеңне җиренә җиткерә бел.

6040. Башчы башлык итәлсә, ун көнлек эш бер көндә эшләнер.

6041. Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.

6042. Бер имгәнсәң , бер кинәнерсең.

6043. Бер калган эш кырык елга калыр.

6044. Бер эшлә, берәгәйле эшлә.

6045. Бергәләп эшләгән эш ырамлы була.

6046. Берәү бар — аз эшли дә үз эшли, берәү бар — күп эшли дә чүп эшли.

6047. Берәүнең кулыннан эшен алсаң, авызыннан ашын алырсың.

6048. Беткән эшкә башчы күп.

6049. Бетмәгән эш — пешми калган җимеш.

6050. Биш әйткәнче бер эшлә.

6051. Булмастайга төмсенмә дә, көрсенмә дә.

6052. Бүгенге эшен иртәнгә калдырган кешенең эше һич бетмәс.

6053. Бүгенге эшне таңга калдырма.

6054. Бүренең көче тешендә, кешенең көче эшендә.

6055. Данны эзләүче түгел, эшләүче таба.

6056. Данның төбе — хөрмәт, хөрмәтнең төбе — хезмәт.

6057. Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

6058. Зур эштә, җаның чыкса да, даның калыр.

6059. Игелекле эшнең иртә-киче юк.

6060. Ике уйла, бер эшлә.

6061. Иртәгә калган эш — киртәдән качкан мал.

6062. Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.

6063. Иртән сөрән салсаң, төш җиткәнче эш бозылыр.

6064. Кабат эшләнгән эш сабак булыр.

6065. Казганган каз ите ашаган, казганмаган кара ипи дә тапмаган.

6066. Казынган казна табар.

6067. Кайда яхшы эш — шунда яхшы исем.

6068. Калган эш — төштән кире.

6069. Калган эшкә кар явар.

6070. Кара эшкә ак көмеш.

6071. Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.

6072. Карап торып тук булмассың.

6073. Кем эшләми, шул ашамый.

6074. Кечкенә генә эш зур эшсезлектән яхшырак.

6075. Кеше эше кешегә хәйран.

6076. Кеше эше — ярты эш, үз эшең — бөтен эш.

6077. Кеше эшенә карап тамак туймый.

6078. Кеше яраткан эшен яхшы эшли.

6079. Кешемен дип йөрерсең, башыңа эш төшсә белерсең.

6080. Кешенең акылын үлчи торган үлчәү — аның эше.

6081. Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.

6082. Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.

6083. Кешенең эше һич бетмәс.

6084. Кешенең яхшы эшенә көнчелегең килсә, аңардан уздырып эшлә.

6085. Кичке эш кичегер, иртәнгесе ашыгыр.

6086. Кичке эш таңга көлке.

6087. Киңәшсез эш тарыкмый.

6088. Кол кебек эшләсәң, хан кебек ашарсың.

6089. Колхозың алда булса, авызың балда булыр.

6090. Колхозың бай булса, тормышың җай булыр.

6091. Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.

6092. Кулалмашка кул талмас, эшләгәннән кул калмас.

6093. Кыймылдаган кыл ярыр.

6094. Кыйналмый берәү дә сый алмый.

6095. Кылмышына күрә бәһасе.

6096. Кәсеп иткәнгә насыйп иткән.

6097. «Көн үтсен»гә эшләмә, «булсын»га эшлә.

6098. Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.

6099. Көчең җитәрлек эшне барын да кылма.

6100. Көчләп эшләттергән — эшкә сан түгел.

6101. Күмәк кулга эш төтмәс.

6102. Күмәк эш үрчемле булыр.

6103. Күмәк эш — ирмәк эш.

6104. Күмәк эшләр тырышып, ялгыз эшләр черәшеп.

6105. Күп эшләсәң эш көне , тук булырсың кыш көне.

6106. Күңел биреп эшләгән эш өлге булыр, күңел бирми эшләгән булыр.

6107. Матур эшләсәң, матур ашарсың.

6108. Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.

6109. Меңне сөйләгәннән берне эшләп күрсәтү артыграк.

6110. Михнәтсез эш булмас.

6111. Михнәтсез эш, тозсыз аш — икесе дә бер.

6112. Мич башында ятып икмәк булмас.

6113. Ни эзләсәң — шуны табарсың, ни тапсаң — шуны кабарсың.

6114. Ни эшләсәң, шуны ашыйсың.

6115. Озакка киткән эш хәерле була.

6116. Очлап чыккан — эшен бетергән, очламаган — көчен бетергән.

6117. Плансыз эш — тозсыз аш.

6118. Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр.

6119. Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.

6120. Сүз күп җирдә эш аз була.

6121. Сүздә мактанма, эштә мактан.

6122. Табасына күрә тәбәсе, хезмәтенә күрә бәясе.

6123. Таудай таләбең булганчы, түмгәктәй эшең булсын.

6124. Теленә салынган — эшендә абынган.

6125. Телең белән дау куптарганчы, эшең белән тау актар.

6126. Телең сөйләгәнне кулың белән эшлә.

6127. Теләп эшләнгән эш бервакытта да авыр булмый.

6128. Тешең төшкәнче телгә алырлык эшең булсын.

6129. Тик йөрмәсәң, тук булырсың.

6130. Тик торганга шайтан таягын тоттырган.

6131. Тик торганнан ямау салганың артык.

6132. Тик торганның күңеле котырган.

6133. Тик торганчы буш эшлә.

6134. Тик торганчы тун итәген уа тор.

6135. Тик утырып, китәрсең котырып.

6136. Тик яткан тиле була.

6137. Тир түгеп эшлә, кунак кебек яшә.

6138. Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.

6139. Тол әмәлнең башы көлкенеч, ахыры үкенеч.

6140. Төтене күп — уты аз, шау-шуы күп — эше аз.

6141. Түшенә карама, эшенә кара.

6142. Узган эштән төш яхшы.

6143. Уйламый эшләгән — авыртмаган башка таяк алган.

6144. Уйламый эшләрсең — беләгеңне тешләрсең.

6145. Хезмәт итсәң хөрмәт күрерсең.

6146. Хезмәт иясе — хөрмәт иясе.

6147. Хезмәт төбе — хәзинә.

6148. Хезмәте каты — җимеше татлы.

6149. Хезмәтнең яңгыры — тир, алмасы — алтын.

6150. Хезмәтсез яшәү — караклык белән бер.

6151. Хыйтланмыйча судан этләй дә тота алмассың.

6152. Хыял коткармый, эш коткара.

6153. Хәләл ризык күкрәк көче белән табыла.

6154. Шөгыльле — шөгылен күрсәтер, шөгыльсез — фигылен күрсәтер.

6155. Элек хезмәт, аннан хөрмәт.

6156. Элек эшлә, аннан сөйләрсең.

6157. Элек җиңелен эшләсәң, соңыннан авыры кала.

6158. Эч пошуның дәвасы — эш.

6159. Эш акылны таба, акыл — эшне.

6160. Эш арасында эш эшләнер.

6161. Эш аю түгел, башка сикермәс.

6162. Эш батыры — ил батыры.

6163. Эш башына юньсез кеше куелса, эш кирегә китәр.

6164. Эш беләктә түгел, теләктә.

6165. Эш бергәләп эшләгәндә генә ырый.

6166. Эш бәрәңге ашау түгел, кайчак бәрәңге дә җиксетә.

6167. Эш бүре түгел — тешләмәс.

6168. Эш бүре түгел — урманга качмас.

6169. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

6170. Эш көне күпнең авызы-борыны май.

6171. Эш көне күпнең дәрәҗәсе биек, эш көне юкның һич ние юк.

6172. Эш майлы бәлеш түгел.

6173. Эш сөйгән кешегә көн дә урак өсте.

6174. Эш сөйгән — сөенгән, рәхәтенә тиенгән.

6175. Эш сөйгәнне ил сөйгән.

6176. Эш сөймәскә эш кушсаң, атаңнан артык акыл өйрәтә.

6177. Эш сөймәсәң, суган суы суырырсың.

6178. Эш тапмаган ыштаныннан бет баккан.

6179. Эш эшләнгәч — ирмәк, бетми калса — имгәк.

6180. Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.

6181. Эш үтермәс.

6182. Эш үткәч, терсәкне тешләп булмый.

6183. Эше барның көче бар.

6184. Эше күпнең ашы күп, эше юкның ашы юк.

6185. Эше юк күпер башында ат өркеткән.

6186. Эше юк чебен үтерер.

6187. Эше юк әтәч булып кычкырыр.

6188. Эше юкның ашы юк, ашы юкның көче юк.

6189. Эше әче булса, ашы тәмле булыр.

6190. Эше җиңел — ашы җиңел.

6191. Эшен яхшы башлаган кешенең ярты эше эшләнгән дип була.

6192. Эшенә күрә — ашы.

6193. Эшең булмаган эшкә тыгылма.

6194. Эшең калса иртәгә, чуан чыгыр җилкәңә.

6195. Эшең каты булса, телеңә йомшак булыр.

6196. Эшкә киткән көч икеләтә кайтыр.

6197. Эшкә мавыккан кешенең эче пошмый.

6198. Эшкә тарыма, тарысаң арыма.

6199. Эшкә теләк булса, беләк чыдар.

6200. Эшле кешегә иң зур җәза — тик тору.

6201. Эшле килер — эш арттырыр, эшсез килер — эш калдырыр.

6202. Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.

6203. Эшлисе килмәгәннең эче авыртыр.

6204. Эшләгән — ашаган, эшләмәгән — какшаган.

6205. Эшләгән ашар, эшләмәгән каушар.

6206. Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый.

6207. Эшләгән башка таяк тими.

6208. Эшләгән — күккә ашкан.

6209. Эшләгән савыгыр, эшләмәгән ябыгыр.

6210. Эшләгән—тешләгән, эшләмәгән — кешнәгән.

6211. Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.

6212. Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

6213. Эшләгәннең авызы ашка гияр, эшләмәгәннең башы ташка тияр.

6214. Эшләмичә ашап булмый, ашамасаң яшәп булмый.

6215. Эшләмичә хак сорама.

6216. Эшләмәгән — ашамый.

6217. Эшләмәгән иренен тешләгән.

6218. Эшләмәгән тешләмәс.

6219. Эшләмәс борын табыш бүлмиләр.

6220. Эшләмәсәң план белән, ашарсың грамм белән.

6221. Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.

6222. Эшләнмәгән эштән шайтан көлгән.

6223. Эшләп алган — отып алган.

6224. Эшләп аша, күп яшә.

6225. Эшләп ашасаң, арыш ипиеннән дә күмәч тәме килә.

6226. Эшләп ашасаң, тәмле булыр.

6227. Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.

6228. Эшләп ки, эшләмәсәң тилчәң ки.

6229. Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.

6230. Эшләп үскән — ныгыган, эшләмичә кем уңган.

6231. Эшләпә кию гаеп түгел, эшләмәү гаеп.

6232. Эшләргә өйрәнмәгән хуҗалык итә белмәс.

6233. Эшләсәң эш карышмый.

6234. Эшләсәң эш төтми, тик торуга җитми.

6235. Эшне акыл белән башла, зиһен белән тәмам ит.

6236. Эшне башлаганда ахырын уйла.

6237. Эшне башлаганчы тәвәкәллә.

6238. Эшне башлама, башласаң ташлама.

6239. Эшне башларга ашыкма,, тәмамларга ашык.

6240. Эшне башлау яртысын эшләүгә тигез.

6241. Эшне сөйсәң — үз анаң, сөймәсәң — үги анаң.

6242. Эшне эшләгән кеше өстенә өяләр.

6243. Эшне эшләп чыксаң — эш, эшләнмәсә — оятыңа көч.

6244. Эшне ярты юлда калдырганчы башламаганың яхшы.

6245. Эшнең ахырын уйлаучы үкенмәс.

6246. Эшнең башы гына авыр.

6247. Эшнең башы михнәтле булса, төбе хикмәтле була.

6248. Эшнең башы хәерле булса, төбе дә хәерле булыр.

6249. Эшнең кадерен белгән җирдә эшләү яхшы.

6250. Эшнең очы — җаныңның тынычы.

6251. Эшнең ояты юк.

6252. Эшнең пычрагы юк.

6253. Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.

6254. Эшсез кеше — акмас су.

6255. Эшсез килеп эшленең эшен калдырыр.

6256. Эштән качкан — кеше икмәгенә авыз ачкан.

6257. Эшсезгә аш юк.

6258. Эштә ашыккан күп тая, күп тайган күн егыла.

6259. Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс.

6260. Яман-яхшы булса да, беткән эшнең моңы юк, бетергән ирнең киме юк.

6261. Яратмаган эш авыр була.

6262. Яратып эшләгән эш куаныч китерә.

6263. Яхшы эш үз~үзен мактый.

6264. Әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше.

6265. Әйтү башка, эшләү башка.

6266. Өйләдән калсаң да, өмәдән калма.

6267. Өлгергән эш өлгеле.

6268. Үзеңә ышанып эшкә тотынсаң, эшең юлда калмас.

6269. Үткән эш кире кайтмый.

6270. Үткән эш үткән, өстенә үлән үскән.

6271. Үткән эшкә салават, калганына бәрәкәт.

6272. Үткән эшкә үкенмә, гомерең зая үтәр.

6273. Үткән эшкә үкенмә, үкенсәң дә җиткезмәс.

6274. Үткән эшкә үкенү файда бирми.

6275. Үткән эштән алдагы эш яхшырак.

6276. Җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә.

6277. Җиңел эш бармак башында, авыр эш йөрәк башында.

6278. Һәр эшкә аерым вакыт билгелә — шат яшәрсең.

6279. Һәр эшнең ахырын уйлап эшлә.

6280. Һәрбер эш план белән, ат сукалый ызан белән.

6281. Һәркем үз эшен үзе белер.

* * *

6282. Аз эшли, аз эшләсә дә күп тешли.

6283. Ай-һай синең йөрешең, бардыр синең бер эшең.

6284. Аның эш ком тибә.

6285. Аның эше тауга каршы тәгәри.

6286. Аш дигәндә — ашыгыр, эш дигәндә — башын кашыр.

6287. Аш дигәндә — җан-фәрман, эш дигәндә — юк дәрман.

6288. Аш янында ат кебек, эш янында эт кебек.

6289. Ашка дисәң — Зәбидә, эшкә дисәң — юк өйдә.

6290. Ашаганда мин телсез, эшләгәндә мин өнсез.

6291. Башлаганда эшне үзем генә башлаган идем, өмә белән дә бетереп булмый.

6292. Бүген табып, иртәгә кабып.

6293. Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә.

6294. Исеме олы, эше коры.

6295. Кайда эш — анда кеш, кайда аш — анда баш.

6296. Кулы берне эшли, теле икенчене сөйли.

6297. Кулы эштән бушамый, эше эшкә охшамый.

6298. Кырык эш кырылып ята.

6299. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче генә эшләү.

6300. Нечкә билле, эшкә җилле.

6301. Сиздем эшеңне, коярмын тешеңне.

6302. Син дә эштә, мин дә эштә, икебез дә фәрештә.

6303. Телгә килсә очынган, эшкә килсә кычынган.

6304. Тик торган да юк, эш кырган да юк.

6305. Тик торганда тыракай.

6306. Тик торганчы тиген эш булыр.

6307. Тик тормый, бик ормый.

6308. Тик тә тормыйм, бик тә кырмыйм.

6309. Тирләмәдем-пешмәдем, утыз ел лашман эшләдем.

6310. Тирләмәдем-пешмәдем, эшләдем дә эшләдем.

6311. Төкерек төшкәнче эшләп бетерә.

6312. Ул эш булса, үлеш була.

6313. Уты сүнмәс, эше үрчемәс.

6314. Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр.

6315. Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

6316. Эш бетте, энә башка яньчелде.

6317. Эш булмаганда эш булсын, сүз булмаганда сүз булсын.

6318. Эш булсын дигән кеше юк, гомер үтсен дигән кеше күп.

6319. Эш дигәндә мин бармам, аш дигәндә мин калмам.

6320. Эш узган, кием тузган.

6321. Эш хутта, койрык сыртта.

6322. Эш эздән, ыштан тездән.

6323. Эше бетмәс, җаны тынмас.

6324. Эшем дә юк, кешем дә юк, авызымда тешем дә юк.

6325. Эшкә булса — уф табаным, ашка булса — китер табагым.

6326. Эшкә кушсаң — эч-баш, егет килсә — пеш баш.

6327. Эшкә кушсаң — бүсерем дә касыгым, аш дигәндә — кая минем кашыгым.

6328. Эшкә чакырса — бармам, ашка чакырса — калмам.

6329. Эшләгәнне эт ашый, аркамны бет ашый.

6330. Эшләп түгел, кешнәп ярый.

6331. Эштә — эшләки , сүздә — сандугач.

6332. Өч тиен акча эшләгән, бәрәңгене шикәр дип тешләгән.

6333. Үз эшем үземә җиткән, ыкчырым теземә җиткән.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4103 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz