Среда, 15.05.2024, 09:22:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 15 » ЭШ ҺӘМ ЯЛ, ЙОКЫ. БӘЙРӘМ ҺӘМ УЕННАР
ЭШ ҺӘМ ЯЛ, ЙОКЫ. БӘЙРӘМ ҺӘМ УЕННАР
14:49:09
6632. Аз йокла, күп эшлә.

6633. Ай саен бәйрәм булмас, көн саен туй булмас.

6634. Асылсаң — биеккә, егылсаң — мәйданга .

6635. Ат булса, мәйдан табыла, ат булмаса, мәйдан ябыла.

6636. Бал татлы, балдан бала татлы, баладан йокы татлы.

6637. Батырлыгыңны мәйданга сынат.

6638. Батыр, бирешсә дә, көрәшми мәйданны бирмәс.

6639. Берәүләргә көн дә бәйрәм, көн дә туй, берәүләргә көн дә сагыш, көн дә уй.

6640. Бәйрәм ашы — кара-каршы.

6641. Бәйрәм көнне кырык коймак бер тиен.

6642. Бәйрәм җитсә таптырыр, ат урынына чаптырыр.

6643. Бәйрәм-ярәм яратмаган бәйрәмгәчә үлсен.

6644. Ике көрәшкәннең берсе егылыр.

6645. Ирмәк куган — бәлагә, хезмәт куган — казнага.

6646. Йоклаган йокы тапкан, йокламаган елкы тапкан.

6647. Йоклаган көлке алыр, йокламаган төлке алыр.

6648. Йоклаганга өлеш юк.

6649. Йокы белән үлем тиң.

6650. Йокы кәрчемә кебек: биш сәгать эчендә ойый, алты сәгатьтә ачый.

6651. Йокы мәчегә тансык.

6652. Йокы — симертә, акча — тилертә.

6653. Йокы тамак туйдырмый.

6654. Йокы — ялкауның бәлеше.

6655. Йокы ястык теләми.

6656. Йокы — үлем карендәше.

6657. Йокының батманын йокласаң, почыгы кала.

6658. Йокының поты да, мыскалы да бер бәя.

6659. Казынган казна табар, йоклаган йокы табар.

6660. Кеше бәйрәме чыпчык күк, үз бәйрәмең аю күк.

6661. Кешегә бәйрәм, хайванга әйрән.

6662. Кызыкның төбе сызык.

6663. Көн дә бәйрәм арт ачар, ел да бәйрәм бит ачар.

6664. Көн — эшләргә, төн — йокларга.

6665. Көрәшә белмәсәң көрмәкләшмә.

6666. Көч белән көрәшәләр, сол белән егалар.

6667. Күзкәләкнең күзе юк, күзе булса үзе юк.

6668. Күп уен яхшы булмас, аю кашка булмас.

6669. Күп уйнаган бер елар.

6670. Мәйданда бер ат чабып тузаны очмас.

6671. Сабан туе — атлыныкы, туй — тунлыныкы.

6672. Таң йокысын йоклаган — бәхетен йоклаган.

6673. Типтереп яшәүнең башы көлкенеч, ахыры үкенеч.

6674. «Тор-тор!» дан хәбәр килсә, йокыдан әмәл китәр.

6675. Туп уйнаган тузар, ашык уйнаган азар.

6676. Тәян фарсит итәр идек, туры килми чамага.

6677. Төшкә ни иңми, күңелгә ни килми.

6678. Төшкә ышанган төшеп калган.

6679. Уен бер, мәзәк ике.

6680. Уен да уен, юкә үбеш тә уен.

6681. Уен карын туйдырмас.

6682. Уен кебек җиңел эштән соң дуены була.

6683. Уен-көлке — яшьлек күрке.

6684. Уен төбе — имгәкле.

6685. Уен төбе — уймак.

6686. Уен-уен унике, уен очында бер пике .

6687. Уен уенга, уен тияр муенга.

6688. Уенга алданып, туемнан калма.

6689. Уенда узган җыенда узар.

6690. Уеннан уймак була.

6691. Уеннан — уймак, табадан — коймак.

6692. Уенның очы — ике, бер очы — пике.

6693. Уеныңны кайда уйнасаң, елавың шунда булсын.

6694. Уйна да көл, исәплә дә бел.

6695. Уйнавын уйна, эшең турында да уйла.

6696. Уйнаган кеше уендагын әйтә.

6697. Уйнарсың — уен кебек, утырырсың — чуен кебек.

6698. Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан.

6699. Эш беткәч, уйнарга ярый.

6700. Эше юк кешегә көн дә бәйрәм.

6701. Эшкә — вакыт, уенга — сәгать.

6702. Эшләгән алыр, йоклаган калыр.

6703. Эшләп акча тап, рәхәтләнеп ят.

6704. Эштән соң — ирмәк, эш бетмәсә — имгәк.

6705. Өндәге төштә.

6706. Җыенда ят кеше булмас.

* * *

6707. Аяк өсте йоклап йөрү.

6708. Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.

6709. Бәйрәмдә ачка үлгән, челләдә катып үлгән.

6710. Ике ятып бер төшемә керә.

6711. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй.

6712. Олы бәйрәм, кече туй.

6713. Сезнең илдә көн дә бәйрәм, көн дә туй, безнең илдә көн дә сагыш, көн дә уй.

6714. Сигез көнгә тугыз бәйрәм.

6715. Ул йоклаганда хет туй уйна.

6716. Элеккедәй эшем юк, бәирәмдәгедәй ашым юк.

6717. Әле бит бу уены, шуннан соң булыр дуены.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3150 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz