Четверг, 16.05.2024, 02:24:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 15 » ЭШКӘ ӨЙРӘНҮ, ҺӨНӘР, ОСТАЛЫК, ЭШ ҖАЕ, КОРАЛ
ЭШКӘ ӨЙРӘНҮ, ҺӨНӘР, ОСТАЛЫК, ЭШ ҖАЕ, КОРАЛ
13:56:52
6334. Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.

6335. Аләт барда куәт бар.

6336. Арыслан — тешеннән, останың кулы — эшеннән.

6337. Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт.

6338. Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

6339. Белгән һөнәр иңсәне басмый.

6340. Белеп сөйләүдә бер хикмәт булса, белеп эшләүдә мең хикмәт.

6341. Белмичә кылган эшнең файдасыннан зарары күбрәк булыр.

6342. Белмәгән эшкә үрелмә, үрелеп тозакка эленмә.

6343. Белмәгән эшнең кабыргасын ярып булмый.

6344. Белмәс кешегә эш юк, эшсез кешегә аш юк.

6345. Гаугага катышма, белмәгән эшкә атылма.

6346. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

6347. Ипле кеше иленнән китми.

6348. Кеше-меше, эш белгәне — кеше.

6349. Кешедән күчергеч ал, эшеңне үзең бел.

6350. Корал эшләр, кул мактаныр.

6351. Коралда кырык кешенең көче бар.

6352. Коралсыз кул — сапсыз сәнәк.

6353. Коралсызның кулы ике, кораллының унике.

6354. Коралын тапкан — таш кискән, әмәлен тапкан — су кичкән.

6355. Кулда корал — ярты эш, эшләсәң — бөтен эш.

6356. Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма.

6357. Күнеккән кулда һөнәр бар.

6358. Күп эшләгән оста булмас, солын белгән оста булыр.

6359. Күңелең булса, һәр эш җайга салына.

6360. Ни өйрәнсәң, шуны куарсың.

6361. Начар останың коралы үтми.

6362. Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.

6363. Оста коралыннан билгеле.

6364. Оста кулда балта да — пәке.

6365. Оста кулда һөнәр бар.

6366. Оста кулын бозмас.

6367. Осталы ил узар.

6368. Осталык — иң зур байлык.

6369. Останың пычагы булмас.

6370. Останың чүкече мең алтын.

6371. Син бер эшне яхшы белсәң, икенче кеше бүтән эшне яхшырак белә.

6372. Сөт бирмәгән сыерны иткә суялар, эш белмәгән кешене эштән куалар.

6373. Сүз белгәннән эш белү яхшырак.

6374. Тасылын белгән таш сыккан.

6375. Филнең — теше, останың эше кыйммәт.

6376. Чарасы юк эш өчен кайгыруда мәгънә юк.

6377. Чарасына керсәң, булмый торган эш юк.

6378. Шәкерт булмый оста була алмассың.

6379. Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.

6380. Эш белмәгән эш астында үләр.

6381. Эш иплегә ипле, ипсезгә юлы бикле.

6382. Эш кыйммәт түгел, эшне белү кыйммәт.

6383. Эш остадан курка.

6384. Эшең торса бер тәңкә, өйрәнүең — мең тәңкә.

6385. Эшен белгән кешегә көйледер лә бу дөнья, эшен белмәгән кешегә кыендыр ла бу дөнья.

6386. Эшли белмәгән кулга шырпы керер.

6387. Эшли белсәң — эш үзеңне өйрәтер, эшли белмәсәң — йөдәтер.

6388. Эшләгәнең атаң илә анаңа, өйрәнгәнең — үзеңә.

6389. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр.

6390. Эшләгәнең — өеңә, өйрәнгәнең — үзеңә.

6391. Эшне остасыннан өйрәнмәгән яхшы белмәс.

6392. Эшне эшләргә кем белми, тик җае туры килми.

6393. Эшнең башы — корал.

6394. Эшнең мәгънәсен белеп эшләгән җиңәр, сүзнең мәгънәсен белми сөйләгән җиңелер.

6395. Эштә акыл да кирәк, такыл да кирәк.

6396. Яхшы кулда корал эшли.

6397. Өйрәнгән җирдә калмас.

6398. Өйрәнмичә хезмәт юк, хезмәт итми хөрмәт юк.

6399. Өйрәнчек остадан узган.

6400. Өйрәнчеккә — бәрәнчек.

6401. Үз кулыңнан килгән эштә башкалардан ярдәм сорама.

6402. Үзе эш белмәгән кешене өйрәтергә оста булыр.

6403. Һәр эшкә тасыл кирәк.

6404. Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар.

6405. Һәр эшнең рәте бар.

6406. Һәр эшнең чамасы бар, һәр дәрьяның көймәсе бар.

6407. Һәр эшнең үз остасы бар.

6408. Һәрбер эшкә җай кирәк, тәбикмәккә май кирәк.

6409. Һөнәр алды — ирлек, бәхет алды — берлек.

6410. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

6411. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

6412. Һөнәр — кулдагы алтын беләзек.

6413. Һөнәр тамагына сорамый, кулга ябышып йөрми.

6414. Һөнәр: туйдырыр, ат мендерер, тун кидерер.

6415. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

6416. Һөнәре юк — тере үлек.

6417. Һөнәрле бул — бай бул, һөнәрсез бул — ач бул.

6418. Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.

6419. Һөнәрле ир хур булмас, дус-дошманга зар булмас.

6420. Һөнәрле — ком өстеннән көймә йөргезә.

6421. Һөнәрле кул үлмәс.

6422. Һөнәрле кулда гәүһәр бар, һөнәрсез кулда хәтәр бар.

6423. Һөнәрле үлми, чирле үлә.

6424. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

6425. Һөнәрле — үргә йөзәр.

6426. Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

6427. Һөнәрне зиһен өйрәтә.

6428. Һөнәрне күтәреп йөрисе юк.

6429. Һөнәрне остадан күрмәгән өйрәнә алмас.

6430. Һөнәрне өйрән, өйрән дә җирән.

6431. Һөнәрне өйрәнер өчен дә һөнәр кирәк.

6432. Һөнәрсез гомер — баласыз кеше кебек.

6433. Һөнәрсез кеше — кулсыз кеше.

6434. Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер.

* * *

6435. Белмәгән эше юк, кинәндергән төше юк.

6436. Боткам пешә май белән, эшем бара җай белән.

6437. Кеше алдында мин оста, икәү калсак ул оста.

6438. Эшләгән эше юк, тик торган төше юк.

6439. Эшләмәгән эше юк, рәхмәт дигән кеше юк.

6440. Эшләмәгән эше юк, җан тындырган төше юк.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3688 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz