Среда, 15.05.2024, 04:01:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 6 » ЭТ
ЭТ
20:44:47
3431. Авыл эте авылына таба өрә.

3432. Авыл эте ала булыр, бүре килсә берегер.

3433. Авыл эте талашыр, бүре килсә ярашыр.

3434. Авыл эте, яман булса, бүре белән дус булыр.

3435. Авыл этенең койрыгы югары.

3436. Авыл этсез булмас.

3437. Авылга җитә эт узар.

3438. Азган эт үз оясына кереп өрер.

3439. Ак эт бәласе кара эткә.

3440. Ак эт, кара эт — бар да эт.

3441. Ак эт урлаган, кара эт тамга алган.

3442. Акбайга җилдән куркып өрү дә — эш.

3443. Аксак эт, йөри алмаса, ятып өрер.

3444. Аксак эт сау эттән сауга көтә.

3445. Аксак эт төштән соң өрер.

3446. Аксак эткә коры ашык, сукыр эткә ул да юк.

3447. Акыллы эт юкка тешләми.

3448. Акылсыз эт көндез өрә.

3449. Алама эт койрыкка үсәр.

3450. Алырсың эт авызыннан сөяк.

3451. Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

3452. Арка ишле эт бүрене җиңәр.

3453. Артына кем типкәнне эт тә онытмый.

3454. Астыртын эт өрми тешли.

3455. Ау этенең өргәне гаеп, йорт этенең өрмәгәне гаеп.

3456. Ач эт ипигә дә килә, бәрәңгегә дә килә.

3457. Ач эт каты тешләр.

3458. Ач эт таяктан курыкмас.

3459. Ач эт тук эткә өрмәс.

3460. Ач эткә аш бирсәң, тук эт шыңшый.

3461. Ач этнең койрыгын тук эт өзеп алган.

3462. Аш кадерен эт тә саклый.

3463. Ашыккан этнең көчекләре сукыр туган.

3464. Баудагы эт ауга ярамас.

3465. Бер курыккан эт өч көн өрер.

3466. Бер сөяк ике эткә җитми.

3467. Бер эт белеп өргән, дүртесе белми өргән.

3468. Бер эт күреп өрсә, икенчесе аның койрыгын күреп өрә.

3469. Бер эт түрә булса, ун эт койрыгын күтәрер.

3470. Булмасны эт тә кумас.

3471. Буш кулны эт тә яламый.

3472. Бәйдәге эт явыз була, хуҗасыннан кансыз була.

3473. Бәйләнгән этне котырту җиңел.

3474. Бәхете кире киткәннең эте карак киткәч өрер.

3475. Бүре катында үскән эт куй ашар.

3476. Гадел сакчылыкны эттән өйрән.

3477. Гармунга җырлыйм дип, Акбай да шыңшыган.

3478. Дошман якадан тотса, эт итәктән тота.

3479. Ике эт бер сөякне пайлашмый.

3480. Ике эт талашканда, өченче эт, син катышма.

3481. Ил ятмый эт тынмас.

3482. Искәрмәс эт каты тешли.

3483. Итче эте төгеннән билгеле.

3484. Иясен сыйлаганның этенә сөяк сал.

3485. Йорт эте куянны куып җибәрсә, тоттыга сана.

3486. Казанның капкачы китсә, этнең ояты китә.

3487. Казанның өсте ачык булса, эткә намус.

3488. Кара эткә зур сөяк.

3489. Кара этнең ояты ак эткә тия.

3490. Карт эт күндәм була.

3491. Картайган эт юкка өрми.

3492. Каты өргән эт тешләмәс.

3493. Кече этнең картайганчы көчек исеме калыр.

3494. Кечкенә этнең койрыгы озын була.

3495. Килмешәк эткә хәерче дә хуҗа.

3496. Койрыгын кисеп эттән куян ясый алмассың.

3497. Койрыгын кыскан эттә өмет юк.

3498. Койрык болгаган этне сугарга кул бармый.

3499. Коткар судан этне, үзеңне тешләсен.

3500. Котырган эт айга сикерә.

3501. Котырган эт актыгында үзен~үзе тешли, имеш.

3502. Котырган эт иясен тешләр.

3503. Котырган эт тешен күрсәтмәс.

3504. Котырган эт үз койрыгын үзе чәйни.

3505. Котырган эт һавага карап өрер.

3506. Котырган этнең койрыгын колагына җиткәнче өзәләр.

3507. Куркак эт капка астыннан өрер.

3508. Куркак эт корыга өрә.

3509. Куркак эт кырга чыкмас.

3510. Куркак эт тотканын җибәрмәс.

3511. Куркак эт өреп җиңәр.

3512. Курыккан эт койрыгын бот арасына яшерү белән үзен яшерә алмас.

3513. Куштан эт бүре киткәч өрә.

3514. Көтүче эте ашамый да, ашатмый да.

3515. Көчләп алып барган эт ау ауламас.

3516. Күмәк эт арыслан үтерә.

3517. Күрше эте күршегә өрми.

3518. Майлаган каешка эт үч.

3519. Мал казасы эткә яхшы.

3520. «Маһ!» дигәч эт тә килә.

3521. Муеныннан богаулаган эт ауга ярамый.

3522. Мосафир этнең койрыгы кысык.

3523. Симез эт күп өрмәс.

3524. Сукыр эт аксак төлкене тотарга өмет итә.

3525. Таңнан торган эттән курык.

3526. Тегермән ташы яларга өйрәнгән эт шул гадәтен ташлый алмас.

3527. Тере эт үлгән арысланнан яхшырак.

3528. Тешләгән эткә йә таяк, йә сөяк кирәк.

3529. Тимерче тимерлегендә үскән эт күк күкрәүдән курыкмый.

3530. Туй пылавыннан эт карыны туймас.

3531. Тук эт йорт саклар, ач эт авыл йөрер.

3532. Уртак малны эт җыймас.

3533. Усал эт арттан килеп өрми кабар.

3534. Усал эт теленнән язар, хәйләкәр төлке койрыгын өздерер.

3535. Утлы кисәү эләккән эт яшен яшьнәгән саен дерт итәр, ди.

3536. Уңган эт койрыгына чебен кундырмас.

3537. Хуҗасы кай якка мыегын борса, эте шул якка койрыгын борыр.

3538. Хуҗасы кемне кабул итсә, эт шуңа койрык болгар.

3539. Ырылдаган этнең янына барма.

3540. Эт — авызы җитмәгән ашка борынын сузар.

3541. Эт авызына бер сөяк.

3542. Эт авызына кергән белен ертылмый чыкмас.

3543. Эт авызына кергән сөяк май булып эри, ди.

3544. Эт авызына таяк тыкма.

3545. Эт авызына энҗе ташлама.

3546. Эт авызында таш та яньчелә.

3547. Эт авызыннан беленне алып булмый.

3548. Эт айга өрер, айның нуры китмәс.

3549. Эт алдында баш имиләр.

3550. Эт амбар саклый, мәче казан саклый.

3551. Эт артыннан койрык калмый.

3552. Эт арыгын белгертми, бүрегә каршы сыртын кабарта.

3553. Эт ачуын — беттән.

3554. Эт ашаганчы бүре ашасын.

3555. Эт ашы — кара боламык.

3556. Эт ашыйсын бет ашый.

3557. Эт аягын эт басмый.

3558. Эт—аягын яламый туймый.

3559. Эт баласы тора азар.

3560. Эт баласын ырылдап сөяр.

3561. Эт барында таяк булмый, таяк булганда эт туры килми.

3562. Эт батырга өрер, куркакны тешләр.

3563. Эт башмак ташый, үзе яланаяк.

3564. Эт башта сөяк йотса, соңыннан кайгыра.

3565. Эт башын эт ашый.

3566. Эт белән бүре, туган булса да, тума дошман.

3567. Эт белән бүренең дошманлыгы: берсе алыр өчен, икенчесе бирмәс өчен.

3568. Эт белән дус булсаң, яныңда таягың булсын.

3569. Эт белән дуслашсаң, таягыңны ташлама.

3570. Эт белән кода булсаң, сөяк белән кунак итәр.

3571. Эт белән мәче дус булмас.

3572. Эт белән уйнасаң өрерсең.

3573. Эт белән эт булганчы, мәче белән кодагый бул.

3574. Эт белән эт булма.

3575. Эт бер сөренгәндә кырык сөренер.

3576. Эт, бергә булса, юлбарыска өрә.

3577. Эт булмаган җирдә төлке йөрер.

3578. Эт булсын да өрмәсен!

3579. Эт буранлы көндә котырыр.

3580. Эт бүген тук, иртәге өчен уе юк.

3581. Эт, бүрегә әйләнсә, бүредән яман.

3582. Эт бүредән курыкмас, песидән куркыр.

3583. Эт бүрене күргәнче генә аксый.

3584. Эт дигәннең бите юк.

3585. Эт догасы кабул булса, күктән сөяк явар иде.

3586. Эт дуңгыз алдындагын ашарга да тарсынмый.

3587. Эт егылса, кем дә күрми.

3588. Эт ирләр янында, мәче хатыннар янында.

3589. Эт итен эт ашамый.

3590. Эт иярткән — иптәшле.

3591. Эт иясен таламый.

3592. Эт йоны җитсә калтырар.

3593. Эт йөгереген төлке сөйми.

3594. Эт йөрсә сөяк таба.

3595. Эт каргышы белән бүре үлгән.

3596. Эт каргышы бүрегә җитмәс.

3597. Эт каргышы бүрегә төшмәс, сычкан каргышы мәчегә төшмәс.

3598. Эт картайса аза.

3599. Эт кемгә өрә, мәче шуңарга мыраулый.

3600. Эт килсә, сөяк килә.

3601. Эт кодасы бер ындыр.

3602. Эт койрыгы белән мактана.

3603. Эт койрыгын болгар, койрыгы этне болгар.

3604. Эт койрыгына су тими йөзми.

3605. Эт корсагына сары май килешмәс.

3606. Эт корсагына җылы су.

3607. Эт, котырса, иясен кабар.

3608. Эт котырса — үз башына.

3609. Эт котырын өрү белән айның яктылыгы кимемәс.

3610. Эт, кунакка килсә, койрыгын яшерә.

3611. Эт куркуыннан түмгәккә дә өрә.

3612. Эт, курыкканыңны белсә, ныграк өрер, ди.

3613. Эт көче җиткәнен талый.

3614. Эт күзе төтен белмәс.

3615. Эт күп булса, бүрене җиңә.

3616. Эт күңеле — бер сөяк.

3617. Эт муенына энҗе асма.

3618. —Эт, ник өрәсең? — Син өргәнгә мин өрәм.

3619. Эт, нихәтле алдан чапса да, өйгә хуҗасы артыннан керә.

3620. Эт олакса — төнгә таба.

3621. Эт очраганда таш булмый, таш очраганда эт булмый.

3622. Эт — оясына өрмәс.

3623. Эт — оясында көчле.

3624. Эт печән ашамас, сарыкка ирек бирмәс.

3625. Эт печәнгә ята да, үзе дә ашамый, башкага да ашатмый.

3626. Эт сабыйга тимәс.

3627. Эт симез, ашарга ярамый.

3628. Эт, симерсә, иясен кабар.

3629. Эт, симерсә, күп өрмәс.

3630. Эт сөяген чебеннән дә кызгана.

3631. Эт сөяк йотар, арты ертылмас.

3632. Эт талашыр, авызын-борынын ялашыр.

3633. Эт талашыр-талашыр, иснәшер дә ярашыр.

3634. Эт талашыр, тиресе ертылмас.

3635. Эт тау күләгәсендә чабар, тауны үз күләгәсе дип санар.

3636. Эт тешенә — эт теше.

3637. Эт тешли белә, аңа мөгез нәрсәгә?

3638. Эт, тешләргә итмәсә, тешен күрсәтми.

3639. Эт, туенда аягы сынмаса, ул туйны туйга санамый.

3640. Эт туйган җирдә ит ятыр.

3641. Эт тә ашатканда койрык болгар.

3642. Эт тә, ит эләкмәгәч, «сасы» ди.

3643. Эт тә куянны «бурычыңны түлә!» дип куган.

3644. Эт тә «җәйгә чыксам, сөяктән сарай салыр идем» дип әйтә, ди.

3645. Эт, түрә булса, сөяк җыярга приказ чыгарыр.

3646. Эт түләве — бер көчек.

3647. Эт түнгәккә чылатырга иренми.

3648. Эт хуҗасына таянып өрер.

3649. Эт чаба дип, бет чаба.

3650. Эт ырлашмый танышмас.

3651. Эт —эткә, эт — койрыкка.

3652. Эт этлеген итми калмас.

3653. Эт этлеген итмәсә, эче күгәрә.

3654. Эт этлеген итәр —итәкне ертып китәр.

3655. Эт этне таба.

3656. Эт этне туктатып иснәми китмәс.

3657. Эт этне, җиңсә, җилкәсеннән талар.

3658. Эт этсез булмас.

3659. Эт, эш тапмаса, авызы белән чебен тотар.

3660. Эт югында куян да мактана.

3661. Эт юк илдә песиләр өрә.

3662. Эт янында сөяк ятмас.

3663. Эт яхшыга да өрә, яманга да өрә.

3664. Эт өере берекмәс.

3665. Эт өреп картая.

3666. Эт өрер, бүре йөрер.

3667. Эт өрер, җил очырыр.

3668. Эт өрми торса, башы авырта.

3669. Эт өрмәсә, авызы кабара, ди.

3670. Эт, өрмәсә, исемем югалыр дип курка.

3671. Эт өрә, өрә дә туктый.

3672. Эт үз башына котыра.

3673. Эт үз койрыгын үзе күтәрмәсә, аны кем күтәрер.

3674. Эт үз оясына өрсә, кутыр булыр.

3675. Эт үз оясында батыр.

3676. Эт үз оясында ирекле.

3677. Эт үз теленнән корчаңгы булыр, ди.

3678. Эт, үзенә булышлык тойса, бүрене ертыр.

3679. Эт үлгәнгә бүре еламас.

3680. Эт үлсә, иясеннән сөйрәтәләр.

3681. Эт үләр алдыннан бер котыра.

3682. Эт үпкәләр, иясе белмәс.

3683. Эте җидене балаласа да, савып эчәр сөт бирмәс.

3684. Эте булса — таягы юк, таягы булса — эте юк.

3685. Этенә әйтсәң, кунагына тия.

3686. Этеңне, артыңнан калмасын дисәң, ач тот.

3687. Эткә бал сый түгел, үләксә сый.

3688. Эткә иман юк, койрыгы кәкре.

3689. Эткә йомыш кушсаң, сөяк сөйрәп китерер.

3690. Эткә каргыш төшми.

3691. Эткә сөяк белән атсаң шыңшымас.

3692. Эткә сөяк — сары май.

3693. Эткә типсәң, егеткә тия.

3694. Э^кә эт булып өреп булмый.

3695. Эткә эт ямьле, кошка кош ямьле.

3696. Эткә, өргән өчен, икмәк бирәләр.

3697. Эткә өсләтергә этең булсын.

3698. Эткә — өсси, куянга — кач!

3699. Этне ауга барганда гына ашатмыйлар.

3700. Этне илчегә җибәрсәң, илгә бәла китерер.

3701. Этне иркәләсәң, авыз ялар.

3702. Этне ияртмә, ияртсәң сукма.

3703. Этне ияртсәң, үзең сыймассың.

3704. Этне кем үтерсә, тиресен шул туный.

3705. Этне күп ашатсаң, хуҗасын тешли.

3706. Этне кыйнап, ишәк итә алмассың.

3707. Этне түрә итсәң, бүре булыр.

3708. Этне хуҗасы хакына сыйлыйлар.

3709. Этне эт белән талаталар.

3710. Этне үзең талама, эттән талат.

3711. Этне үтерәсе булганда «котырган» диләр.

3712. Этнекен этчә аша.

3713. Этнең акылсызы коймакка нәфесен сузар.

3714. Этнең аягын тикмәгә сындырмыйлар.

3715. Этнең баласы анасының эчендә өрә.

3716. Этнең башын табакка тартсаң, ул тагаракка бара, имеш.

3717. Этнең баҗасы күп, кодасы юк.

3718. Этнең дусы бетми, ди.

3719. Этнең йонын уңайга сыйпа.

3720. Этнең койрыгы башын болгый.

3721. Этнең койрыгы да үзенә табан кәкре.

3722. Этнең койрыгын кем киссә, иясе шул була.

3723. Этнең койрыгын киссәң дә, куй булмас.

3724. Этнең күзе тизәккә төшәр.

3725. Этнең табаны кычытса, кәрванга иярер.

3726. Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.

3727. Этнең — теше, дуңгызның тиресе чыдам.

3728. Этнең тешен майлы коймак сындыра.

3729. Этнең тизәге дару булса, коега тышка чыгар.

3730. Этнең чапканын да, юыртканын да белмәссең.

3731. Этнең ырылдашканы — исәнләшкәне.

3732. Этнең ыруы юк.

3733. Этнең эче пошса, койрык астын ялар.

3734. Этнең эше — бичараны талау.

3735. Этнең, өрә-өрә, борыны шешәр.

3736. Этнең, үләксә ашамаса, башы авырта.

3737. Этнең үпкәсе озакка бармас.

3738. Этнең җизнәсе күп булыр.

3739. Этсез авылда мулла таяксыз йөрер.

3740. Этсез куян тотып булмый.

3741. Эттән калган сөяктән җилек көтмә.

3742. Эттән сөяк артмас.

3743. Эттән эт туа, коштан кош туа.

3744. Эттән этлек көт тә тор.

3745. Эшсез эт койрыгын ялый.

3746. Юаш эт өрми тешләр.

3747. Юаш эткә таяксыз якын барма.

3748. Юлыңда эт ятса, әйләнеп үт.

3749. Юньсез эт үз хуҗасына өрер.

3750. Ялгыз этнең өргәне беленмәс.

3751. Яман эт бүрегә өрер, песидән өркер.

3752. Яман эт итәккә ябыша.

3753. Яман эт койрыгын кискәнгә ялыныр.

3754. Яман эт койрыкка үсә.

3755. Яман эт көндез өрер.

3756. Яхшы эт сөяген күрсәтми.

3757. Яхшы эт читкә китеп үләр.

3758. Өерле эт аксагын белдермәс.

3759. Өмәле этнең койрыгы өрә.

3760. Өргән бер этнең авызына сугып булмый.

3761. Өргән эт тешләми, астыртын эттән саклан.

3762. Өрмәгән эт сиздермәстән кабар.

3763. Өрмәсә, хуҗа этне асрамый.

3764. Өрә белмәгән эт авылга бүре китерә.

3765. Өрә белмәгән эт өенә кунак китерер.

3766. Үз оясында эт тә — юлбарыс.

3767. Үнәрсез этнең койрыгы озын була.

3768. Һәр ишарәткә чапкан эт тиз арыр.

3769. Һәр эткә таш атсаң, ташның мыскалы мең алтын булыр.

* * *

3770. Авызында эт балалаган.

3771. Авызыннан чыкканны эт җыймас.

3772. Артыннан котырган эт капса да пыжламый.

3773. Белеп өрәсең, эт булсаң, урамнан кермәссең.

3774. Биредә Алабай, аргы якта ялагай.

3775. Ерактан каты өрә, якыннан койрыгын кыса.

3776. Капка астыннан кергән, түргә менеп өргән.

3777. Капкасыннан эт бакмый, төнлегеннән җил какмый.

3778. Катык сөртсәң, эт яламас.

3779. Койрыклы эт тә койрыгын болгамый.

3780. Мине ызгытканчы этне ызгыт.

3781. Мине яратсаң, этемне дә ярат.

3782. Миннән ирек, эттән койрык.

3783. Печән өстендәге эт кебек.

3784. Эт артыннан койрык, мәче артыннан йөгерек.

3785. Эт ассаң муеныңа, җиргә тимәс.

3786. Эт — баш, сыер — аяк.

3787. Эт белән мәче дуслыгы кебек.

3788. Эт белән мәче шикелле.

3789. Эт белән эзләсәң дә табарлык түгел.

3790. Эт булдым, койрык кына кирәк.

3791. Эт дисәң — йоны юк, хайван дисәң — сыны юк.

3792. Эт дисәң — койрыгы юк, сыер дисәң — мөгезе юк.

3793. Эт каешы булып беткән.

3794. Эт күк талаша, мәче күк ялаша.

3795. Эт сугарып йөрү.

3796. Эте дә баш, бете дә баш.

3797. Эткә печән чабып йөрү.

3798. Эткә салган сөяктәй.

3799. Эттән алып эткә салу.

3800. Эттән котылган куян кебек.

3801. Эттән әрсез, Алабайдан кадерсез.

3802. Эшләгәнемне эт ашый, аркамны бет ашый.

3803. Үзең беләсең, эт күк өрәсең.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1518 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz