Понедельник, 06.05.2024, 13:53:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 5 » ФӘН-ГЫЙЛЕМ, УКУ-ЯЗУ, ГАЛИМ-НАДАН, БЕЛҮ-БЕЛМӘҮ
ФӘН-ГЫЙЛЕМ, УКУ-ЯЗУ, ГАЛИМ-НАДАН, БЕЛҮ-БЕЛМӘҮ
22:31:54
16458. Абыз — атасыннан олырак.

16459. Абыз сөйләгәндә авыз йом.

16460. Аз белмәгән күп тә белмәс.

16461. Акча, мал — бер көнлек, гыйлем, һөнәр — гомерлек.

16462. Акча тарат, белем җый.

16463. Алган сабагың бер булсын, катлавы мең булсын.

16464. Алтын — җирдән, галим — илдән чыга.

16465. Алтын җирдән табыла, белем — китаптан.

16466. «А»ны әйткәч, «б»не әйтми хәл юк.

16467. Арпа-көрпә аш булмый, надан кеше баш булмый.

16468. Ат җитмәс җиргә хат җитәр.

16469. Ашык уйнаган азар, уен уйнаган тузар, китап укып белем алган барыннан да узар.

16470. Аю беләгенә, әдәм белегенә ышана.

16471. Бай булмасаң бай булма, гыйлем-һөнәргә сай булма.

16472. Байлык бозга язган, белем ташка язган.

16473. Баласы юк хатын — тол, бәяны юк галим — тол.

16474. Балның үзе тәмле, абызның сүзе тәмле.

16475. Барын да белгән кеше юк, берни дә белмәгән кеше юк.

16476. Башыңда белем булмаса, аягыңа авырлык.

16477. Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

16478. Белгән белегенә ышаныр, белмәгән беләгенә ышаныр.

16479. Белгән — белешкә ярый, белмәгән ни эшкә ярый.

16480. Белгән — беләкле, олы теләкле.

16481. Белгән укыр, белмәгән тукыр.

16482. Белгәнгә — белек, белмәгәнгә кул селек.

16483. Белгәнгә унике, белмәгәнгә утыз ике.

16484. Белгәнгә чебен безелдәве дә саз, имеш, белмәгәнгә барабан да аз, имеш.

16485. Белгәнгә — якты, белмәгәнгә — караңгы.

16486. Белгәнне яраталар, белмәгәнне өйрәтәләр.

16487. Белгәнең — тугыз, белмәгәнең — утыз.

16488. Белгәнеңне укып бел, белмәгәнне чукып бел.

16489. Белгәннән белмәгәнең күп.

16490. Белексез яу танымас.

16491. Белексез юньгә күнмәс, игә килмәс.

16492. Белем-белгечлек патшалыктан югары.

16493. Белем белгән филгә менәр, белем белмәгән гүргә иңәр.

16494. Белем белен ашата.

16495. Белем беләккә көч бирә.

16496. Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.

16497. Белем бәхетле итә.

16498. Белем — йозак, ачкычы — сорау.

16499. Белем — кунак, акыл — хуҗа.

16500. Белем малдан кадерле.

16501. Белем — чырак, белемсез — чулак.

16502. Белемдә — бәхет, белемсезгә дөнья ләхет.

16503. Белеме ничек — сүзе шундый.

16504. Белемле кеше югалмас.

16505. Белемле көн күргәндә белемсезгә төн килгән.

16506. Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр; оста үлсә, эшләгән заты калыр.

16507. Белемлекне күтәреп йөрмиләр.

16508. Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы.

16509. Белемнең чиге юк.

16510. Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк.

16511. Белемсез бер эш тә чыкмый.

16512. Белемсез эшләүче юлсыз җирдән баручы белән бер.

16513. Белемсезгә эш юк.

16514. Белми барырсың, оятка калырсың.

16515. Белмим бер сүз, беләмен ике сүз.

16516. Белмим дигән мең бәладән котылган.

16517. Белмим дип әйтмә, теләмим дип әйт.

16518. Белмим — ята, белгеч — ерак чаба.

16519. Белмимнең башы авыртмый.

16520. Белмәгән бөләр, белгәннән көләр.

16521. Белмәгәнен сорап өйрәнгән — галим, гарьләнеп сорамаган — үзенә залим.

16522. Белмәгәнне белгән яхшы, туры эшне кылган яхшы.

16523. Белмәгәнне белдер, кулына алтын йөзек элдер.

16524. Белмәгәнне сорауның ояты юк.

16525. Белмәгәннең беләге авыртмый.

16526. Белмәү бер гаеп, белергә тырышмау ун гаеп.

16527. Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.

16528. Белсәң — белек, белмәсәң чыгар көлек.

16529. Белсәң — үзең өчен, белмәсәң — төгең үчсен.

16530. Белә-белә бөләсең, бөлә-бөлә беләсең.

16531. Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

16532. Беләгеңә таянма, белемеңә таян.

16533. Беләк җиңмәгәнне белек җиңәр.

16534. Бер белмәсәң, икенче өйрәнерсең.

16535. Бер галим мең наданга тора.

16536. Бер ел гыйлем өйрәнү ике ел гыйбадәт кылудан хәерле.

16537. Бер укымышлы кырык наданга бирешмәс.

16538. Болыт астындагы кояшның җылысы юк, халыкка төшмәгән гыйлемнең файдасы юк.

16539. Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

16540. Гадел яшә, рәхәте зур булыр, гыйлем өйрән, күңелең нур булыр.

16541. Галим барда телең тый, оста барда кулың тый.

16542. Галим белгәнен әйтер, ахмак җиңгәнен әйтер.

16543. Галим белсә дә сорый, надан белмәсә дә сорамый.

16544. Галим белән надан арасы — былбыл белән карга аермасы.

16545. Галим гамәле белән таба, надан әмәле белән.

16546. Галим кадерен галим белер, надан кадерен беркем белмәс.

16547. Галим кеше — күргәнен, надан кеше — ашаганын сөйләр.

16548. Галим кеше үлсә дә терек, надан кеше йөрсә дә үлек.

16549. Галим үләр — сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр.

16550. Галим — үз чорының көзгесе.

16551. Галимнең бер көне наданның бөтен гомеренә тора.

16552. Галимнең сүзе гомер үткәнче, надан сүзе — ишектән чыкканчы.

16553. Галимнәргә иярсәң, атлас бишмәт киярсең; наданнарга ияр¬сәң, көрән чикмән киярсең.

16554. Гамәлсез гыйлем — яңгырсыз болыт.

16555. Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

16556. Гыйлем акылның яртысы.

16557. Гыйлем — ау, язмак — бау.

16558. Гыйлем байлыктан яхшырак.

16559. Гыйлем — башның таҗы, байлык — җилкә йөге.

16560. Гыйлем белсәң — картлык юк.

16561. Гыйлем белән аз гамәл дә файдалы.

16562. Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.

16563. Гыйлем — кош, акыл — канат.

16564. Гыйлем кояштан яктырак.

16565. Гыйлем күп, гомер аз — кирәген өйрән.

16566. Гыйлем урланмый торган хәзинә.

16567. Гыйлем — чәй түгел, тиз генә йотып алып булмый.

16568. Гыйлем үз иясенә дус, мал үз иясенә дошман.

16569. Гыйлемгә тотынган югалмас.

16570. Гыйлемен файдаланмаган галим җимешсез агач шикелле.

16571. Гыйлемлек — нур, наданлык — хур.

16572. Гыйлемлек сыра түгел, авызга коелмый.

16573. Гыйлемлекнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы.

16574. Гыйлемнең чиге юк, гомернең биге юк.

16575. Гыйлемсез бер яши, гыйлемле мең яши.

16576. Дөнья — йозак, ачкычы — белем.

16577. Дөнья тора ун тәңкә, гыйлем тора мең тәңкә.

16578. Дөньяда иң зур байлык — белем.

16579. Ерактагы укып беленә, якындагы күзгә күренә.

16580. Икми иген шытмас, өйрәнми белем йокмас.

16581. Йөз ел яшә, йөз ел өйрән.

16582. Кайчы белән җилем — белеме сайга гыйлем.

16583. Каләм белмәгәнгә әләм.

16584. Каләм белән язганны балта белән юна алмассың.

16585. Каләм — ике телнең берсе.

16586. Каләм кылганны кылыч кыла алмый.

16587. Каләм очында кылыч көче бар.

16588. Каләм тоткан әрәм булмас.

16589. Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр, каләм белгән кешенең бәхете артыр.

16590. Картайгач белгән — бозга язган.

16591. Картлар сүзен янчыкка җый, галимнәр сүзен кәгазьгә теркә.

16592. Картның сүзен капка җый, галимнең сүзен янчыкка сал.

16593. Кауланга кошың төшмәсен, наданга эшең төшмәсен: кошың табылмый калыр, надан якаңнан алыр.

16594. Кемнең сәвәте бар, шуның сәләте бар.

16595. Кешегә киңәш ит, үз белүең белән эш ит.

16596. Каурый тоткан хур булмас.

16597. Кешенең очар канаты белем була.

16598. Кием — тәннең, гыйлем — күңелнең зиннәте.

16599. Киемең белән ис китәрмә, белемең белән ис китәр.

16600. Китап — белем чишмәсе.

16601. Китап — бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.

16602. Китап — тормыш көзгесе.

16603. Китап укысаң белемең артыр, укымасаң — белгәнен дә онытылыр.

16604. Китап — якын сердәш, ялкаулык — яман килендәш.

16605. Китапның белмәгәне юк.

16606. Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә.

16607. Комсызлык һәр җирдә гаеп, белемгә комсызлык гаеп түгел.

16608. Кояш чыкса — табигать яңара, китап укысаң — күңел агара.

16609. Кул кыла алмаганны белем кыла.

16610. Кулы көчле берне җиңә, белеме көчле меңне җиңә.

16611. Кылыч көченә караганда каләм очы әсәрлерәк.

16612. Кына ташка бетәр, белем башка бетәр.

16613. Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.

16614. Кәгазьгә төшкән югалмый.

16615. Кәгазьгә язылмаган гыйлем әрәмгә югала.

16616. Күп белгән аз сөйләр, аз сөйләсә дә саз сөйләр.

16617. Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.

16618. Күп йөргәннән сорама, күп белгәннән сора.

16619. Күп торганга таянма, күп белгәнгә таян.

16620. Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.

16621. Күпне белсәң күзсенерсең, күп сөйләсәң өзлегерсең.

16622. Күпне белсәң тиз картаерсың.

16623. Күп беләсе килгән кеше күп йокламый.

16624. Күргән күргәнен сөйләр, белгән белгәнен сөйләр.

16625. Күрдем белән түгел, белдем белән.

16626. Мал бае бөләр, гыйлем бае бөлмәс.

16627. Мал калса — вәбал кала, гыйлем калса — мал кала.

16628. Малны шайтан алыр, гыйлемлек мәңге калыр.

16629. Мәгърифәтсез халык үз-үзен йөртә белмәгән бала шикелле.

16630. Мәктәп юлы — җәннәт юлы.

16631. Надан белән бәхәсләшү — үзе наданлык билгесе.

16632. Надан белән сукыр икесе бер.

16633. Надан белән утырышудан галим белән таш ташу яхшырак.

16634. Надан кеше сукырдан яман.

16635. Надан кеше — үзенә үзе дошман.

16636. Надан кешенең сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.

16637. Надан кешенең өйрәнәсе килмәс, өйрәтәсе килер.

16638. Надан угылга байлык файда бирми.

16639. Надан дәрәҗәгә омтыла, галим — камиллеккә.

16640. Наданга максатыңны аңлату дәвәне чокыр атлатудан кыендыр.

16641. Наданга тик тору җавап.

16642. Наданлык бәхет юлында киртә.

16643. Наданлык — дәвасыз авырудыр.

16644. Наданлык кара төннән яман.

16645. Наданлык караңгылыктан түбән.

16646. Наданлык ярлылыкның ачкычы.

16647. Наданның белгәне — «белмим».

16648. Наданның сүзе ишектән чыкканчы гына ярый.

16649. Нигә өйрәнсәң, шуны куарсың.

16650. Патша үз илендә генә патша, галим — һәркайда да галим.

16651. Сәвәтле кеше әдәпле.

16652. Сүз онытыла, язма онытылмый.

16653. Тавык — чуку белән, әдәм — уку белән.

16654. Тел кылычтан үткен, каләм телдән дә үткен.

16655. Тел сөйләр дә үтәр, каләм аны язып саклар.

16656. Тирәнлек — диңгездә, зирәклек — гыйлемдә.

16657. Туганнан алып кабергә кергәнгә кадәр өйрән.

16658. Тәгам тән үстерә, китап күңел үстерә.

16659. Тән азыгы икмәк, җан азыгы хикмәт.

16660. Тән рәхәте — сәламәтлек, җан рәхәте — гыйлем.

16661. Уку — белем болагы , белем — гомер чырагы.

16662. Уку — бишектән ләхеткә чаклы.

16663. Уку кешене күзле итә.

16664. Уку — сукырга таяк тоттыру.

16665. Уку — энә белән кое казу.

16666. Укыган — ил төзәр, укымаган — ил бозар.

16667. Укыган түргә таба, укымаган гүргә таба.

16668. Укыган угыл атадан олы.

16669. Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс.

16670. Укыганның теле икәү.

16671. Укыдым димә, белдем диген.

16672. Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.

16673. Укымаган бер телле, укыган ике телле.

16674. Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.

16675. Укымыйча гыйлем юк, гыйлемсез көнең юк.

16676. Укыткан — белдергән, тормышында юл биргән.

16677. Укысаң белерсең, укымасаң бөләрсең.

16678. Хатка язган җуелмый.

16679. Шәкерт булмаган остаз булмас.

16680. Эш кыйммәт түгел, белем кыйммәт.

16681. Эшнең иң ләззәтлесе — гыйлем эстәү.

16682. Ялан аякка һәр кием чак, надан кешегә һәр сүз хак.

16683. Яман белән юлдаш булма, надан белән сердәш булма.

16684. Әдәм белгәнен укыр, тавык күргәнен чукыр.

16685. Әдәм ялгыша-ялгыша галим булыр.

16686. Өйрәнү бервакытта да соң түгел.

16687. Өйрәнүдә гарьлек юк.

16688. Үзе белмәс, кешедән сорамас — бервакытта да ырамас.

16689. Үзең бел, кешедән сора.

16690. Үзең белсәң дә кешегә киңәш ит.

16691. Үзең төпле белмичә кешене өйрәтмә.

16692. Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

16693. Һәркем үз юлында: сатучы хисап сөйли, укытучы китап сөйли.

* * *


16694. «А»ны «б»гә куша белмәү.

16695. Арт сабагын укыту.

16696. Аягыннан тотып селкесәң, «а» хәрефе төшмәс.

16697. Аякларыннан күккә ассаң да, алты хәреф төшми авызыннан.

16698. Бар да яхшы, без яман, бар да галим, без надан.

16699. Белекле — борыны җелекле.

16700. Беләмен дә әйтмимен: әти салам астында.

16701. Ике аягыннан тотып селексәң, «әлиф» төшмәс.

16702. Кем өйрәтте дисәләр, үзем белдем диген.

16703. Тукый үзенекен укый.

16704. Хәрефкә хәреф туры килү.

16705. Хәрефкә хәрефне ялгый белү.

16706. Хәрефкә ябышып ятучы.

16707. Яза-яза сандыгын тутырган, укый белмичә авызын ачып утырган.

16708. «Әлиф»кә бар, «би»гә юк.

16709. «Әлиф»не таяк дип, «вау»ны чукмар дип белми.

16710. «Әлиф»тән «би» гә кадәр, йөгердем өйгә кадәр.

16711. «Әлиф»тән үткәрмә, «ба»га җиткермә.

16712. Үзе белми, кешедән сорамый.

16713. Үзе белмәс, белгәннең телен алмас.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5648 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz