Вторник, 07.05.2024, 09:40:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 27 » ГАИЛӘ КОРУ, ЯУЧЫ-ДИМЧЕ, БУЙДАК ЙӨРҮ
ГАИЛӘ КОРУ, ЯУЧЫ-ДИМЧЕ, БУЙДАК ЙӨРҮ
23:09:40
13114. Авылдан кыз урлаган — табыннан сөяк урлаган.

13115. Аерылырга алты ишек, кайтып керер бер ишек.

13116. Акча алсаң санап ал, хатын алсаң сынап ал.

13117. Алган алыр, калган калыр.

13118. Алган — морат түгел, калган — оят түгел.

13119. Алган ярың — җаның.

13120. Алучыга — баручы.

13121. Анасы мактаганны алма, ил мактаганны салма.

13122. Анасызны килен итмә, атасызны кияү итмә.

13123. Ат алсаң, авылың белән; хатын алсаң, кавемең белән.

13124. Ат алсаң, арба кирәк; хатын алсаң, бар да кирәк.

13125. Ат алсаң, барлыдан ал; хатын алсаң, ярлыдан ал.

13126. Ат алсаң, түш белән баш ал; хатын алсаң, күз белән каш ал.

13127. Ат белән кызны авылдан алма.

13128. Ат урлаган бур булыр, кыз урлаган хур булыр.

13129. Аучы ау аулый, яучы кыз яулый.

13130. Ахмак яучы ике якны бозар.

13131. Ашны ачыкканга бир, кызны гашыйгына бир.

13132. Байлыгына багып чыкма, киләчәгенә багып чык.

13133. Балык алсаң саңагына кара, хатын алсаң ата-анасына кара.

13134. Бармасаң — барасы була, барсаң — баласы була, баласы булгач — багасы була.

13135. Барсаң, табып бар, егетне танып бар.

13136. Белмәгән чибәрне алганчы белгән ямьсезне ал.

13137. Бер ай тол булганчы гомер буе өйләнмәгән булуың артык.

13138. Бер кыз кияүгә чыкса, кырык кыз төш күрә.

13139. Буйдак, утызга хәтле үзе өйләнмәсә, утыздан соң куркып өйләнмәс.

13140. Буйдакка төш җиткәч акыл керер, төштән соң чыгып китәр.

13141. Буйдакның гакылы ике күз.

13142. Буйдакның муенын бет җияр, тапкан малын эт җияр.

13143. Буйдакның муенын бет басар, тапкан малын эт ашар.

13144. Буйдакның төштән соң акылы булмас.

13145. Бурның булдыксызы кәҗә урлый, ирнең булдыксызы кыз урлый.

13146. Биш бала өстеннән бар, көндәш өстеннән барма.

13147. Бурычка ал да хатын ал, бурычыңны түләрсең, хатының яныңда калыр.

13148. Бөләр йортның буйдагы баш булыр.

13149. Бөркет булмый таусыз-кыясыз, әдәм булмый йортсыз-семьясыз.

13150. Бүз бала каңгыйдан кыз ала.

13151. Димче диңгез кичерер, багучы өйдән яздырыр.

13152. Димче диңгез кичерер, төртеп суга төшерер.

13153. Димче сирәк иләктән үтмәгәнне бүре күздән үткәрә.

13154. Димченең дөрес сүзе булмас.

13155. Димченең мәхәббәттә эше юк.

13156. Дүкәлегә хатын алып гомер буе торган, ди, берәү.

13157. Зирек утын якма, җиңгә хатын алма : җиңгә хатын мут була, зирек утын мурт була.

13158. Егет ягы җиз иләктән иләсә, кыз ягы кыл иләктән иләр.

13159. Ике кеше — бер иш, җиде кеше — бер семья.

13160. Ике хатын алган — башы чәчсез калган.

13161. Ике яхшы өйләнешсә — уңыш, ике яман өйләнешсә — көн-төн сугыш.

13162. Ир өйләнми тәүфыйк тапмый.

13163. Иргә барганчы биләүсә әзерләмә.

13164. Ирдән иргә йөргәнче гүрдән гүргә йөрсәңче.

13165. Ирдән иргә йөрү камыр басып икмәк салу түгел.

13166. Ирдән иргә йөрү, мирдән миргә йөрү.

13167. Иртә торган белән иртә өйләнгән алданмас.

13168. Иртә торган — эшенә шатланган, иртә өйләнгән — балаларына.

13169. Иртә өйләнгән улына-кызына кинәнгән.

13170. Ишек күргәнне алма, бишек күргәнне ал.

13171. Иң матур итеп сайраучы кош — сандугач; иң матур итеп сөйләүче кеше — яучы.

13172. «Йортка кергән кияүдән туналган куян — мин артык!»— дип әйткән, ди, бер туналган куян.

13173. Йортка кергәнче утка кер.

13174. Йөзеп кайтыр өчен диңгезгә төшмә, барып кайтыр өчен иргә чыкма.

13175. Казан алсаң кагып ал, хатын алсаң багып ал.

13176. Карт буйдак мендәр кочып яши.

13177. Кая пештең — шунда төш.

13178. Кем икәнеңне беләсең килсә, кыз сорат.

13179. «Кинәндем дә куандым, тиле улыма кыз алдым». — «Бирдем исә котылдым синекеннән биш битәр».

13180. Кош — канаты белән, семья татулыгы белән көчле.

13181. Кошлар оясыз булмый, кеше семьясыз булмый.

13182. Кушылу уңай, аерылу читен.

13183. Кыз бала төшкән җирендә таш булып батсын.

13184. Кыз биргән кыба ялангач.

13185. Кыз бирсәң, үзеңнән түбәнгә бир.

13186. Кыз бирү — җан бирү; кыз алу — җан алу.

13187. Кыз димләве бер алтын.

13188. Кыз тирәләп яучы сөйләр, эш тирәләп ялчы сөйләр.

13189. Кыз урлаган егеткә кызау да кыз күренгән.

13190. Кыз яхшы җиргә төшсә чалпая , яман җиргә төшсә картая.

13191. Кызлы өйгә яучы килә, егетле өйгә димче килә.

13192. Кызның яры кырыктыр, ише чыкса юлыктыр.

13193. Кызы бар кешегә кырык яучы килә.

13194. Кызыңа тиң кияү килсә, калым димә, тиген бир.

13195. Көлгә күмелсәң дә, бергә көнең күр.

13196. Көндәш күргәннең кызын алма.

13197. Күке оя кормас, тиле семья кормас.

13198. Мәхәббәтсез семья — тамырсыз агач.

13199. Парлашу парлашкач була.

13200. Семья — бәхет ачкычы.

13201. Семья гарипсез булмый.

13202. Тату гаиләнең бишеге буш булмый.

13203. Тату семьяда җаның ял итә.

13204. Телнең озыны яучыга кирәк.

13205. Тиңе килсә — тиген бир.

13206. Тормыш итәргә үзеңнән яхшы иптәшең булсын.

13207. Тормышланган — төпләнгән.

13208. Урланган мал бурда тормас, урланган кыз ирдә тормас.

13209. Урланып иргә чыкканчы, урланмыйча бурга чык.

13210. Хатын ал да утын ал, бер кочагын артык ал.

13211. Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер.

13212. Хатын алдың, кочагыңа утын алдың.

13213. Хатын алмак бер бәла, ләкин аннан тугар бер бала, баладан тугар мең бәла.

13214. Хатын алмак ни кирәк, көн дә батман ит кирәк.

13215. Хатын алсаң баштан тый, оланың булса яшьтән тый.

13216. Яз өйләнгән кеше хатынны эшләтергә ала, көз өйләнгән кеше ашатырга ала.

13217. Якыннан хатын алсаң, колагың каты булсын.

13218. Ялгыз утын янмас, ялгыз куен җылынмас.

13219. Яман хатын алганчы буйдак йөр картайганчы.

13220. «Ярап торыр»га хатын алма, «ярап торыр»га өй салма.

13221. Яучы белән аучы ялгансыз булмас.

13222. Яучы булмасаң, дим сөйләмә.

13223. Яучы телен саклый, думбрачы кылын саклый.

13224. Яучы югын бар итәр.

13225. Яхшы атка камчы кирәкми, яхшы ярга яучы кирәкми.

13226. Яхшыга барган юл алган, яманга барган югалган.

13227. Әүвәлгесе — ил йоласы, сонгысы — йөз карасы.

13228. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы; өйләнүнең ние бар, кочаклыйсы да йоклыйсы.

13229. Өйләнгән елны егетләр юмарт булалар.

13230. Өйләнгән үсәр, өйләнмәгән үчәр.

13231. Өйләнгәндә бар да бай.

13232. Өйләнми картайганнан акыл сорама.

13233. Өйләнмәгән кеше — ярты кеше.

13234. Өйләнмәгән өйсез булыр, тормышы көйсез булыр.

13235. Өйләнмәгәннең тамыры корыр.

13236. Өйләнмәү — тозсыз аш кебек, өйләнү — күп борыч салган аш кебек.

13237. Өйләнү — базарга чыгып ат алып кайту түгел.

13238. Өйләнү белән өй салуга алла юнь бирә.

13239. Өйләнү — көйләнү.

13240. Өйләнү — сөйләнү генә түгел.

13241. Өйләнү — җаныңа җавап, башыңа — савап.

13242. Өч көнлек гомерең булса — кияүгә чык.

13243. Үзең саңгырау булсаң, телсез хатын сайлап ал.

13244. Үзең өйләнмичә торып, кеше хатыныннан көлмә.

13245. Үзеңнән олыга барма, үзеңнән кечегә калма.

* * *


13246. Без өйләнгәч төн кыска булды.

13247. Бирдек Бибине кияүгә, рәхәтләндек буяуга.

13248. Иргә бардым, имгәк алдым.

13249. Кызын алдым, богылына ут салдым.

13250. Менгәнем чаман булды, алганым яман булды.

13251. Синең өйләнәсең юк, минем кияүгә барасым юк.

13252. Суга дип киткән, кияү алып кайткан.

13253. Теле — бал, күңелен карап ал.

13254. Төядәй кыз биреп, төймәдәй ит җимәдем.

13255. Утыз көн ут булдың, аерылырда чүп булдың.

13256. Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый.

13257. Өч тапкыр барып, ике тапкыр кайткан.

13258. Үзләре табышкан, үзләре барышкан.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2495 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz