Среда, 15.05.2024, 08:53:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 6 » ҮГЕЗ
ҮГЕЗ
20:23:25
3283. Арык үгезгә пычак юк.

3284. Бер үгезгә бер юкә мунчак җитәр.

3285. Бер үгезнең мөгезенә суксаң, мең үгезнең тоягы шакылдар.

3286. Берәү үгез суя, берәү мөгезен тота.

3287. Берәүгә үгезе кыйбат, берәүгә мөгезе кыйбат.

3288. Булмаган үгезне көтеп бозаудан мәхрүм калма.

3289. Иртәгә дигән үгезнең мөгезе чыкмаган.

3290. Карт үгез абзар юлын караңгыда да белер.

3291. Котырган үгезгә юл бир.

3292. Котырган үгездән качу беркемгә дә оят түгел.

3293. Мүкләк үгезне дә үчектерергә ярамый.

3294. Сау үгезгә черек салам зыян итми.

3295. Судан җирәнгән үгез сусап үләр.

3296. Сыер бозаулаганга үгез уынып үкергән.

3297. Тиз йөрсә үгез үләр, бушка йөрсә арба ватылыр.

3298. Утлак җирдә үгез симерер.

3299. Чалмаган үгезгә казан асмыйлар.

3300. Үгез боендырыкка муенын үзе бирер.

3301. Үгез булмагае черт булсын, савып эчәргә сөт булсын.

3302. Үгез булсын — сөте булсын.

3303. Үгез гомере буе сабан сөрә, ник сөргәнен белми.

3304. Үгез дуласа, арба вата.

3305. Үгез судан җирәнер, су үгездән җирәнер.

3306. Үгез сука сукалый, бозау тырма тырмалый.

3307. Үгез теләгәндә мөгез эләгә.

3308. Үгез туса — ит булыр, тана туса — сөт булыр.

3309. Үгез үгезгә сылтый, үгез мөгезгә сылтый.

3310. Үгез үлгән курада кутырлы кәҗә баш була.

3311. Үгез үшәнгә күрә көтүгә тәкә баш.

3312. Үгез җиксәң ашыкма, җай йөргәнгә пошыкма.

3313. Үгезгә килгән көн бозауга да килер.

3314. Үгезе үлгән уртактан аерылган.

3315. Үгезне көнендә симертеп булмый.

3316. Үгезне сөзәргә, балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.

3317. Үгезне үзеннән чыгарма.

3318. Үгезнең азганы бозау арасында.

3319. Җирнең катылыгын үгез үгездән күрә.

* * *

3320. Аларның үгезләре дә бозаулаган вакыт.

3321. Аның үгезе дә сөт бирә.

3322. Аның үгезе дә тешене бозаулый.

3323. Аңа үгез сау да сөт бир.

3324. Кызыл үгез аны сөзгән.

3325. Кызыл үгез җибәрермен.

3326. Лашман үгезе күк акыра.

3327. Үгез савып сөт бир, арба ватып утын бир.

3328. Үгез үлсә — ит, арба уалса — утын.

3329. Үгезем юк урамда, кайгым юк буранда.

3330. Үгезне мөгезеннән эләктерү.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1538 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz