Вторник, 07.05.2024, 12:43:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » ҮГИ БАЛА, КЕШЕ БАЛАСЫ, ҮКСЕЗ-ЯТИМ
ҮГИ БАЛА, КЕШЕ БАЛАСЫ, ҮКСЕЗ-ЯТИМ
21:19:47
14183. Илдән берәр җеп җыйсаң, да ятимгә бер күлмәклек булыр.

14184. Каты тунны туным димә, кеше улын улым димә.

14185. Кеше баласы кештәккә тыксаң да илекмәс, бүре баласы бүреккә салсаң да илекмәс.

14186. Кеше баласы кешән дә тышау, үз балаң — үзәк тә бавыр.

14187. Кеше баласы кешәнләсәң дә тормас, үз балаң типкәләсәң дә китмәс.

14188. Кеше баласы тунга төрсәң дә тормас, үз балаң үзәгенә типсәң дә китмәс.

14189. Кубыздагы кыл моңлы, үксез үскән кыз моңлы.

14190. Тишек кайда — җил шунда, ятим кайда — сүз шунда.

14191. Ят баласы — бүре чагасы.

14192. Ятим ашы ярты пешәр.

14193. Ятим бала гарьчел була.

14194. Ятим балага балавыз да аш.

14195. Ятим балага йөзем җиләге дә аш.

14196. Ятим баланың авызы зур булыр.

14197. Ятим баланың күңеле сынык.

14198. Ятим кешегә пылау да аш.

14199. «Ятим, син кемнеке?»— дип сорасаң, «Аш биргәннеке», — дияр.

14200. Ятим хакы җибәрмәс.

14201. Ятим ярасының ямавы да өстендә.

14202. Ятимгә якты йөз күрсәт.

14203. Ятимне елатма.

14204. Ятимнең карыны җиде.

14205. Ятимнәрнең бәйрәме — яңа күлмәк кигәндә.

14206. Үги бала үз булмый, иске күлмәк бүз булмый.

14207. Үги үз булмый, колак күз булмый.

14208. Үз балаң үзәктә, кеше баласы кештәктә.

14209. Үз кызына алкыш, үги кызга талкыш.

14210. Үзеңнән тумаган ул булмас, сатып алмаган кол булмас.

14211. Үксез бала үз кендеген үзе кисә, имеш.

14212. Үксез баланың теле ачы булыр.

14213. Үксез бозауны асрасаң, авызың-борының май итәр; үксез баланы асрасаң, авызың-борының кан итәр.

14214. Үксезгә үгет бирүче күп, урын бирүче юк.

14215. Үксезнең авызы ашка тисә, борыны ташка бәрелер.

14216. Үксезнең авызы балга тисә, борыны каный.

14217. Үксезнең калачы зур күренер.

14218. Үксезнең үпкәсе каты булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2388 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz