Вторник, 07.05.2024, 16:30:12   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 27 » ГЫЙШЫК, МӘХӘББӘТ, СӨЙГӘН ЯР
ГЫЙШЫК, МӘХӘББӘТ, СӨЙГӘН ЯР
22:54:13
12663. Авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми.

12664. Авыру елатыр, гыйшык сайратыр.

12665. Ата-ана да бик якын, алардан да яр якын.

12666. Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә.

12667. Белеп сөйсәң — яр, белми сөйсәң — кар.

12668. Бер-береңне яратсаң, тугызны да унга чутлыйсың.

12669. Бер-берсен яратышкан кешеләр, мәхәббәтләре сүрелмәсен өчен, бераз аерылып торырга тиешләр, ди.

12670. Бер күктә ике ай булмый, бер күңелдә ике мәхәббәт булмый.

12671. Бер күңелгә ике дәрт сыймас.

12672. Бәхете барның иптәше үзенә тиң була.

12673. Бәхетеңә туры килсә, таз булса да сөярсең.

12674. Бүләге кыйммәт түгел, яратуы кыйммәт.

12675. Гаепсез яр эзләгән ярсыз калыр.

12676. Гашыйк булган күзсездер.

12677. Гашыйк эшен дә онытыр, ашын да онытыр.

12678. Гашыйклык бер уттыр, кабынса сүндерү юктыр.

12679. Гашыйкның маңгай күзе сукыр, күңел күзе ачык.

12680. Гыйшкы юк — ишәк, дәрте юк — күсәк.

12681. Гыйшык акылсыз хатынны акыллы итә, акыллы ирне акылсыз итә.

12682. Гыйшык — кешене дивана итә.

12683. Гыйшык таулар ашырыр.

12684. Гыйшык телсез ирнең телен ачар, телчән ирнең телен бәйләр.

12685. Гыйшык тоту уртак була.

12686. Гыйшык тоту — ут йоту.

12687. Гыйшык — төтенсез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз авыру, са¬вытсыз эчемлек, йөксез авырлык, туктау урыны билгесез сәфәр.

12688. Гыйшыкка ишек бикле булса, тәрәзәдән керер.

12689. Гыйшыкны гыйшык китәрер.

12690. Гыйшыкның карты-яше булмый.

12691. Гыйшыктан бака да наз җырлый, ди.

12692. Гөл — чәнечкесез, мәхәббәт көнчелексез булмас.

12693. Дәрт, ирләрдә бер өлеш булса, хатыннарда җиде өлеш була, ди.

12694. Дәрте булса, шарты табыла; чаткы булса, ялкын кабына.

12695. Дәртле — ялкын, дәртсез — салкын.

12696. Дәртлегә дәрте төшкәннән дәва, дәртсезгә ни дәва.

12697. Дәртсез — дивана, гыйшыксыз — багана.

12698. Дәртсез, үпсә, тешләп өзәр, ди.

12699. Дөнья күрке сөйгән яр белән.

12700. Дөнья малы безгә мал түгел, кеше яры безгә яр түгел.

12701. Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә — капкач, күккә — баскыч, мәхәббәткә — дару.

12702. Ике сөекле бер күңелгә сыймас.

12703. Икегә ышанган — ирсез, икедән калган — берсез.

12704. Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс.

12705. Йокы ястык сорамый, мәхәббәт яшь сорамый.

12706. Карт гыйшык сөяк ярып чыга.

12707. Карт гыйшык яман була.

12708. Карт мәхәббәт язгы бизгәк кебек.

12709. Картайганчы кыз сайлаган — тол хатынга зар булган.

12710. Кем маллары кемгә калмый, кем ярларын кем сөйми.

12711. Кеше белән уртак кием кимә, кеше белән уртак яр сөймә.

12712. Коры агачны сындырасы җиңел, коры гыйшыктан аерыласы җиңел.

12713. Курку белән мәхәббәт бергә сыешмый.

12714. Көеш эчендә сөеш.

12715. Көнче кеше тешләнер, сөйгәненә үчләнер.

12716. Көнчелек — мәхәббәтнең җаны.

12717. Көчләп яр булып булмый.

12718. Күз меңне күрер, күңел берне сөяр.

12719. Күп сайлаган — тазга, күн эзләгән — базга.

12720. Күп сайласаң, хатынсыз калырсың.

12721. Күңел кемне сөйсә, шул гүзәл күренә.

12722. Күңел сөймәсә, күз күрмәс.

12723. Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк.

12724. Мәхәббәт алтынга сатып алынмый.

12725. Мәхәббәт акчасыз да бакча ясый.

12726. Мәхәббәт белән ютәлне яшереп булмый.

12727. Мәхәббәт, бер булса да, ике йөрәктә яши.

12728. Мәхәббәт дәрәҗә белән дә, тәрәзә белән дә исәпләшми.

12729. Мәхәббәт — табигать бүләге.

12730. Мәхәббәт тәпәнне дә кочаклата.

12731. Мәхәббәт уты майсыз да яна.

12732. Мәхәббәт уты тәмуг утыннан җиде өлеш артык булыр, ди.

12733. Мәхәббәт чәчәк эзли, көнчелек чәнечкесен эзли.

12734. Мәхәббәт җәмал теләмәс.

12735. Мәхәббәткә томау тыгызламый.

12736. Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный.

12737. Мәхәббәтнең күзе сукыр.

12738. Нык сөйгән телдән калыр, артык сөйгән җаннан калыр.

12739. Ошатмаса очратмас.

12740. Сагынганда боз яхшы, сөяр өчен кыз яхшы.

12741. Сайлаган — сазга, очраган — тазга.

12742. Салкын ярдан эссе мич яхшы.

12743. Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер.

12744. Сөйгән кайда — күз анда, сөймәгән кайда — сүз анда.

12745. Сөйгән кешенең гаебе күренми.

12746. Сөйгән сигез — теләгән бер.

12747. Сөйгән — мөгезе булса да сөзми.

12748. Сөйгән ярның өне өнәмле.

12749. Сөйгәнгә — сөяк, сөймәгәнгә — сыйрак.

12750. Сөйгәнгә сөял, сөймәгәнгә сырпаланма.

12751. Сөйгәнеңнең артыклыгы була, кимчелеге булмый.

12752. Сөйгәнеңнең суы да балдан татлырак.

12753. Сөйгәнеңнән битәр ишетү дә татлы.

12754. Сөйгәнеңә алкыш, сөймәгәнеңә каргыш.

12755. Сөйгәннең сәләмәсе дә чәчәк.

12756. Сөймә, сөймәсәң — тимә.

12757. Сөймәгән кешең ашамый — чапылдый, атламый тапылдый.

12758. Сөймәгәнгә сөйкәнмә.

12759. Сөймәс кеше сыймас.

12760. Сөймәсәң, сылу кыз да ямьсез күренер; сөйсәң, ямьсез кыз да сылу күренер.

12761. Сөю бар җирдә көю бар, курку бар җирдә кырку бар.

12762. Сөю — бәхет, дошманлык — газап.

12763. Талымсызга тәмсез юк, мәхәббәткә ямьсез юк.

12764. Таңлаган тазга калыр.

12765. Тегермән ике таштан, мәхәббәт ике баштан.

12766. Тибешсәң дә, тиң булсын.

12767. Тиз сөйгән тиз аерылыр.

12768. Тимәсне берәү дә сөймәс.

12769. Тисәң ти тиңгә, тимәсәң — читәнгә.

12770. Тиң тиңе белән, чикмән җиңе белән.

12771. Чак яралсаң ярал, так яралма.

12772. Чакма чакмый ут чыкмый, гыйшык капмый җан чыкмый.

12773. Чәчәк яз белән, мәхәббәт наз белән.

12774. Ялыну — гашыйклар эше, назлану — кызлар сыйфаты.

12775. Янган үз дәртенә янар.

12776. Яр бирмәк — җан бирмәк.

12777. Яраткан күңелдә ялган булмый.

12778. Яратканга бар да кичелә.

12779. Ярлылыкта яр табылса, кузгалак та аш була.

12780. Ярсыз күңел ял тапмас.

12781. Яры барны яр итмә.

12782. Яры юкның җаны юк.

12783. Яше — яшенә, башы башына тиң булсын.

12784. Яшь мәхәббәт келәт ватар, карт мәхәббәт пулат ватар.

12785. Яшь мәхәббәт — җүләрлек, карт мәхәббәт — түзәрлек.

12786. Әдәм — пары белән, киндераш — тары белән.

12787. Бәйрәмдәгедәй аш булмас, тәүгедәгедәй яр булмас.

12788. Үбеш төбе ут булыр.

12789. Үз күңелеңә ошагач, кеше сүзенә карама.

12790. Үз сөйгәнең үзеңә хур кызыдай күренә.

12791. Үзең янмасаң, башканы яндыра алмассың.

12792. Үпкән-кочкан җилгә очкан.

12793. Җан сөйгәнең җаннан артык.

12794. «Җаным» дигән ярты сүз, ярты булса да татлы сүз.

12795. Җаның бирми җаный юк.

12796. Җикмәсәң дә ат яхшы, сөймәсәң дә яр яхшы.

12797. Җил кай яктан — чибәргә мәхәббәт шул яктан.

12798. Җәфаны күрмәян гашыйк сафаның кадерене белмәс; мәхәббәт бер бәладер кем, грифтар улмаян белмәс.

* * *


12799. Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы.

12800. Бер көн Харис белән, бер көн Барие белән.

12801. Ирене белән үбәр, теле белән өзәр.

12802. Ирене татлы, җаны ачы.

12803. Исем-дәртем — Искәндәр.

12804. Иске йөрәк, яңа дәрт.

12805. Кызлар безне сөйгән икән, без үзебез белмәдек.

12806. Мине күр дә дәртеңнән үл.

12807. Яратканга ябышкан, болар каян табышкан.

12808. Ярым да юк, кайгым да юк, рәхәт-тыныч яшимен.

12809. Гыйшыгын гыйшык, йөрергә ката кыйшык.

12810. Сөйгәнгә сул кулым.

12811. Февраль микән, март микән — гыйшык микән, дәрт микән.

12812. Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән.

12813. Үп алмасын, хәтере калмасын.

12814. Үпкәләмә үпкәнгә, үкенерсең гомер үткәнгә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4450 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz