Четверг, 16.05.2024, 01:40:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » ИЛ, ВАТАН, ХАЛЫК, КҮМӘК-ЯЛГЫЗ,КИҢӘШЛӘШҮ
ИЛ, ВАТАН, ХАЛЫК, КҮМӘК-ЯЛГЫЗ,КИҢӘШЛӘШҮ
21:14:00
4859. Агачның башын киссәң, төбе калыр; икенең берсе үлсә, берсе калыр; ялгызның үзе үлсә, кеме калыр? — Менгән аты, кигән туны ятка калыр.

4860. Адашсаң, ил белән адаш.

4861. Аерылган ил азар, кушылган ил узар.

4862. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

4863. Аерылганны кар басар, бүленгәнне буран басар.

4864. Аз да җитә, күп тә бетә, бергә булганга ни җитә.

4865. Ак бүкәнне чатыр димә, күчмәлегә утыр димә.

4866. Алтау ала булса , аулаганы китә.

4867. Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

4868. Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.

4869. Атасын югалткан — бөлгән, илен югалткан — үлгән.

4870. Ашны бергә пешерсәң, куе була.

4871. Багучысы юк мал уңмас, башлыгы юк ил уңмас.

4872. Байлык терәк түгел, берлек терәк.

4873. Башсыз илдә бәрәкәт булмас.

4874. Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл.

4875. Бергәнеке — берәгәйле.

4876. Бердә түгел, илдә көч.

4877. Бердәм илдә бәрәкәт бар, гаугалы илдә һәлакәт бар.

4878. Берегүдә бәрәкәт, аерылуда һәлакәт.

4879. Берек булсаң, терек булырсың.

4880. Береккән бөрешмәс.

4881. Береккәннән яу өреккән.

4882. Берлек барда тереклек бар.

4883. Берлек кайда — көч шунда.

4884. Берлек юк җирдә көрлек юк.

4885. Берлектә — көч.

4886. Берләшкән узар, аерылышкан тузар.

4887. Бернен бәласе меңгә, меңнең бәласе төмәнгә .

4888. Бернең көне ил белән, илнең көне җир белән.

4889. Берәү бар — меңгә торыр, меңәү бар — бергә тормас.

4890. Берүзең тау күчерә алмыйсың.

4891. Биләнчек башы биш тирәк, билге тек тә ил утырт.

4892. Бишнең башы булганчы, алтының аягы бул.

4893. Болыт берексә — күк күкрәр, халык берексә — җир тетрәр.

4894. Бурый-бурый кар яуса, буран атны үтерер; аз кешене күп кеше ничек тә җайга китерер.

4895. Бәрәкәт — ил уртасында.

4896. Бәхетең, ирдән булмаса, илдән булсын.

4897. Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубар.

4898. Ватан барыннан да газиз.

4899. Ватан белән ата-ананы чит җирдә таба алмассың.

4900. Ватан ләззәте — иң татлы ләззәт.

4901. Ватан өчен җан фида.

4902. Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.

4903. Ватаны юк — җыры юк сандугач.

4904. Гыйбрәт аласың килсә, чит илгә бар.

4905. Иген кибәксез булмас, ил тинтәксез булмас.

4906. Идел кичми ил булмас, куркак егет ир булмас.

4907. Ике кеше тартылса, бер кешелек урын булыр.

4908. Ике кешенең берсе өстен, бер кешенең бүрке өстен.

4909. Ике киңәш бер булса, илле егет йөз була.

4910. Ике кормас, берле тормас.

4911. Ике тинтәк, берексә дә, ил булмас.

4912. Икәү булсаң, береңә киңәш; берәү булсаң, бүркеңә киңәш.

4913. Ил авызын иләк белән япмассың.

4914. Ил авызын тутырырга илле батман кирәк.

4915. Ил агасыз булмас, тун якасыз булмас.

4916. Ил агымы белән су агымы бер.

4917. Ил аткан таш еракка барып төшәр.

4918. Ил аулак булса, дуңгыз түбәгә чыгар.

4919. Ил бай булса, ярлылыгың сизелмәс.

4920. Ил бай булсын, ир җай булсын.

4921. Ил барда — ир хур булмас, ир барда — ил хур булмас.

4922. Ил белән килгән бетәр, үзеңә килгән гомергә китәр.

4923. Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый.

4924. Ил белән күргән — туй.

4925. Ил бетмәсә, ир бетми; ил бетсә, ир дә кирәкми.

4926. Ил — буаз, итәк — киң.

4927. Ил иле белән булганда, иләмән үзе белән була.

4928. Ил — иләте белән, бай — келәте белән.

4929. Ил — иргә, ир — илгә таяна.

4930. Ил йомышы — олы йомыш.

4931. Ил йөргән —дөнья күргән.

4932. Ил кадерен белмидер ил эчендә яманнар; җир кадерен белми¬дер җир икмәгән әдәмнәр.

4933. Ил какса, мир кага.

4934. Ил кичкән күпердән кич, ул эчкән чишмәдән эч.

4935. Ил күрүе илле тиен, җир күрүе җитмеш тиен.

4936. Ил күрүе илле сум, баруы-кайтуы йөз сум.

4937. Ил сүзе — диңгез дулкыны.

4938. Ил сүзен тоткан ир булыр.

4939. Ил телен алмаган имгәккә калыр.

4940. Ил терәге — ир, ир терәге — хатын.

4941. Ил терәге — яучыл ир белән юньчел хатын.

4942. Ил тимәсә, илле ел торыр.

4943. Ил төкерсә — күл булыр, бер төкерсә — ни булыр?

4944. Ил төкерсә — күл булыр, төкермәсә — чүл булыр.

4945. Ил эче — алтын бишек.

4946. Ил эчендә исәр үлмәс.

4947. Ил язмышы ир өстендә, ир язмышы күкрәк көчендә.

4948. Ил яманы — маңгыт , кош яманы — аңгыт.

4949. Ил әман булса, без дә әман.

4950. Ил өрсә, буран кубар.

4951. Ил өстендә —илле алтын.

4952. Ил өстендә илле, берсеннән-берсе җилле.

4953. Ил өстендә илле карга.

4954. Ил өстендә иләмән, юл өстендә юламан.

4955. Ил өстендә чыпчык үлми.

4956. Ил өстеннән берәр җеп — бер ятимгә күлмәклек.

4957. Ил өстенә энә какмакчы булсаң, үз өстеңә без кагып кара.

4958. Ил өчен яшәмәгән кеше үзе өчен дә яшәми.

4959. Илгә илеңчә кер, суга билеңчә кер.

4960. Илгә каза теләгән кадалып үләр.

4961. Илгә кушылсаң — ир буласың, илдән аерылсаң — хур буласың.

4962. Илгә таянган Идел кичәр.

4963. Илгә чыккан иллене кунган.

4964. Илгә чыксаң, иллене күрәсең.

4965. Илдә булса — үлмәссең, илсез көн күрмәссең.

4966. Илдә илле төрле кеше бар.

4967. Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.

4968. Илдә яшисең икән — илеңә хезмәт ит.

4969. Иле иркеннең көне иркен.

4970. Иле ныкның биле нык.

4971. Иле юкның икмәге юк, икмәге юкның түшәге юк.

4972. Иле юкның җире юк, тормышының юне юк.

4973. Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз.

4974. Илен белмәгәннән игелек көтмә.

4975. Илен сатып ашаган — ике генә көн яшәгән.

4976. Илен сөйгән мәңге яшәр, илен саткан бер көн яшәр.

4977. Иленнән аерылганның канаты каерылган.

4978. Иленә кайтканның ояты юк.

4979. Илеңдә булса, иренеңә тия.

4980. Илеңне яу басса, йортыңны кар басар.

4981. Илле— иле белән, җикән — күле белән.

4982. Илне килештерүче — тунга төймә тегүче.

4983. Илнеке- диңгез, аны ашаган — дуңгыз.

4984. Илнекеннән ике илле дә калма.

4985. Илнең, бере үлсә, бере калыр; ялгызның, үзе үлсә, кеме калыр.

4986. Илнең колагы илле.

4987. Илнең күрке — тынычлык.

4988. Илнең төтене дә тәмле.

4989. Илнең утына ян, бозына туң.

4990. Илнең эше ирнең муенында, ирнең эше илнең муенында.

4991. Илчегә үлем юк.

4992. Ир бакканны ил баккан, ир какканны ил каккан.

4993. Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.

4994. Ир илгә, ил иргә таяна.

4995. Ир илендә кадерле.

4996. Иргә таянма, илгә таян.

4997. Ирдән китсәң дә, илдән китмә.

4998. Иртәнге киңәш кичкә ярамый, кичтәгесе һич тә ярамый.

4999. Исең барда илеңә кайт.

5000. Ишленең мең хатасы жуелыр, ялгызның бер хатасы мең булыр.

5001. Ияләштерү илчедән, ялыктыру ялчыдан.

5002. Иң зур сагыш — Ватан сагышы.

5003. Йорттан аерылган илне яу чабар.

5004. Йөзәүнең йөзен ертма.

5005. Кайда бердәмлек — шунда көч.

5006. Кайда ил — шунда иблис.

5007. Кап авызын бәйләсәң дә, халык авызын бәйли алмассың.

5008. Кеше белән күргән кайгы ялгыз башыңа куанудан хәерле.

5009. Кеше илендә иш булалмыйсың.

5010. Кеше йортында йөреп солтан булганчы, үз йортыңда йөреп олтан бул.

5011. Кеше киңәшен ишет, үз акылың белән эш ит.

5012. Кеше — туган җирендә булмас, туйган җирендә булыр.

5013. Киңәш — эшнең орлыгы.

5014. Киңәшкән үкенмәс.

5015. Киңәшле ил азмас, киң кием тузмас.

5016. Киңәшле җыен таркалмас.

5017. Кырык мирнең көен көйләгәнче бер сабанның артын чөйләрсең.

5018. Кырыклының кыры иркен.

5019. Кырын-кырын ятсаң, кырык кеше бер сәкегә сыя.

5020. Кәрван кичәр — ут калыр, халык кичәр — йорт калыр.

5021. Көн күрмәк кеше белән.

5022. Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр.

5023. Күл — балыгы белән данлы, ил — халыгы белән данлы.

5024. Күмәк көче булса, киез казык җиргә керер.

5025. Күмәк, күтәрсә, күлне күчерер.

5026. Күмәкләшкән — яу кайтарган.

5027. Күп авыз бер булса, бер авыз юк булыр.

5028. Күп куркыта, тирән батыра.

5029. Күп типкән җирдән күл чыгар.

5030. Күп эзләсә, юк табылыр.

5031. Күпкә кисәк атма.

5032. Күпләр көлеп күл кичкәндә ялгыз елап ярда калган.

5033. Күпнең сүзе — тимер талкы.

5034. Күптән качкан күзсез калыр.

5035. Күптән куян да качып котыла алмас.

5036. Күпчелек кайда — көч шунда.

5037. Күпчелек әз орса да үтерә, әз бирсә дә тутыра.

5038. Мал—туйган җирен, ир туган илен онытмас.

5039. Мир төкерсә, күл итәр.

5040. Миргә ашаткан икмәк югалмый.

5041. Орышмый аерылган елашып күрешер.

5042. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.

5043. Савылдан килгән авылдагын куган.

5044. Саяк йөрсәң, таяк җиярсең.

5045. Син тимәсәң, ил тимәс.

5046. Су болганыр да тонар, ил болганыр да тынар.

5047. Сусыз җиргә өй корма, утсыз җиргә ил корма.

5048. Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле.

5049. Тау бүресез булмас, ил угрысыз булмас.

5050. Тау күчсә дә, халык күчми.

5051. Тау тауга кушылмас, ил илгә кушылыр.

5052. Тауга карап тау булма, илгә каршы яу булма.

5053. Таянма билеңә, таян илеңә.

5054. Туган илдән туйган юк.

5055. Тугаң илең — туган анаң, чит ил — үги ана.

5056. Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

5057. Туган илнең эте дә якын.

5058. Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.

5059. Туган туфракка баскан эз суынмый.

5060. Туган җиргә туың тек.

5061. Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.

5062. Туган җирдән туйган җир яхшы.

5063. Туйган җиргә караганда туган-үскән ил якын.

5064. Тырышкан ил узар, тырышмаган — тузар.

5065. Төстән килгәннең төсе башка.

5066. Ул каргаса —бер бәла, ил каргаса — мен бәла.

5067. Халык авызы капка.

5068. Халык алдында ат койрыгын кисмә: кайсы «озын булды», кайсы «кыска булды» дип бәхәс чыгарырлар.

5069. Халык белән хаклыкка карышма.

5070. Халык иелсә дә сынмый.

5071. Халык купса, син дә тор.

5072. Халык күзе җир астындагы еланны да күрә.

5073. Халык күп җирдә акыл күп.

5074. Халык күплеге эшкә ярар, киңәшкә ярамас.

5075. Халык сүзен тыңлап бетерә алмассың.

5076. Халык тынычлыгын бозучы үз башына йөри.

5077. Халык яндырган чыракны сүндерергә өргәннең сакалы көяр.

5078. Халык әйтмәс, халык әйтсә — хата әйтмәс.

5079. Халыкка ошаса, тәкмәч ат.

5080. Халыкны болгатучы — үзенә ук атучы.

5081. Халыкның ачуы яман, күңеле киң.

5082. Халыкның бер йорты бар, ул да булса — туган ил.

5083. Халыкта барда каллап ачка үлмәс.

5084. Чакмы-чокмы, үз илеңнән чыкма.

5085. Чит илдә бай булганчы, үз илеңдә гидай бул.

5086. Чит илдә яшәп түрә булганчы, үз илеңдә яшәп чабан бул.

5087. Чит җирдә мал да җирси.

5088. Читкә китсәң, йортыңны-җиреңне торгызып кит.

5089. Читне макта, илеңдә тор.

5090. Читнең чите юк — уртасына чыгып булмый.

5091. Читтә йөргән тарыгыр, туган илен сагыныр.

5092. Читтәгенең чите китек.

5093. Ырулы ил — оялы каз.

5094. Эш күрсәткән ирне ил онытмас.

5095. Эш сәбәпсез булмас, ил сәләтсез булмас.

5096. Ягадан килгән яңалыкта яхшы.

5097. Ялгыз башың — бер кайгың.

5098. Ялгыз йөреп юл тапканчы, күп белән йөреп адаш.

5099. Ялгыз калган — ялкынсыз янган.

5100. Ялгыз кеше барлы булса да зарлы.

5101. Ялгыз кеше — кипкән күл балыгы.

5102. Ялгыз кеше — сансыз кеше.

5103. Ялгыз тормыш — шайтан ормыш.

5104. Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс.

5105. Ялгызга яла күп булыр.

5106. Ялгызлык таштан да каты.

5107. Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәктер.

5108. Ялгызлык ят илдә беленер.

5109. Ялгызлыкны яуга бирсен.

5110. Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс.

5111. Ялгызның сүзе үтми, җәяүленең туфрагы тузмый.

5112. Ялгызның өне чыкмас.

5113. Ялгызның җәясе дә югалыр, күмәкнең угы да югалмас.

5114. Үз илем — алтын бишек, башка илнең төбе тишек.

5115. Үз илем үземә кадерле.

5116. Үз илең — гөлстан, кеше иле — гүрстан.

5117. Үз илеңдә карлыгач булсаң да, чит илдә карга буласың.

5118. Үз илеңдә салма аша, кеше илендә әлбә аша.

5119. Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.

5120. Үз җиреңдә ни эшләсәң дә ирекле.

5121. Үзен таныган илен таныр, илен таныган күршесен таныр.

5122. Үлем турында уйлама, илең турында уйла.

5123. Үсәр ил батыр тудырыр, үчәр ил тузан туздырыр.

5124. Җиккән атың тай булса да, торган җирең бай булсын.

5125. Җир түгәрәк булганчы ил түгәрәк булсачы.

5126. Җире барны җир тартыр, җир тартмаса ил тартыр.

5127. Җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар.

5128. Җиреңдә җиләк бул.

5129. Һәр кешедән берәр җеп — фәкыйрьгә күлмәк була.

5130. Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе.

5131. Һәркемгә үз иле газиз.

* * *

5132. Аерылсагыз айга җитәрсез, бүленсәгез көндә бетәрсез.

5133. Бер без түгел, ил белән.

5134. Бергә чакта талашыр, аерылгачтын ялашыр.

5135. Икмәк — илдән, су — күлдән.

5136. Ил күргәнне күрербез.

5137. Ил өстендә иләмән йомыркасы.

5138. Илгә барса — илгәзәк, өенә барсаң бик мәзәк.

5139. Илдә юкны пешер, хатын.

5140. Илдән кайтмас илдәтнә.

5141. Илдән-көннән иртәрәк.

5142. Илнең авызын тыгарга илле ыштаным юк.

5143. Итенмешең илдән аерым.

5144. Озын илнең очына, кыска илнең кырыена.

5145. Сөягем тиягемә кайтсын.

5146. Үз илендә йөри җиңен салып, чит илдә — мескен, гарип.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3697 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz