Среда, 08.05.2024, 02:37:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 29 » ИР БАЛА ҺӘМ КЫЗ БАЛА, УЛ ҺӘМ КЫЗ
ИР БАЛА ҺӘМ КЫЗ БАЛА, УЛ ҺӘМ КЫЗ
22:02:43
14106. Акыллы ул — алтын кул.

14107. Атадан алтау тусаң да, үз улың булмаса ялгызсың.

14108. Бер малай — юк малай, ике малай — бер малай.

14109. Бер яхшы кыз җиде улга тора.

14110. Берәү улыннан күрер, берәү кызыннан күрер.

14111. Бәхете булган кешенең улы ипле, кызы күрекле булыр.

14112. Ир бала — ата-анага таяу.

14113. Ир бала — йөрәк гайрәте, кыз бала — бил куәте.

14114. Ир бала — тайпа тармагы, кыз бала — тайпа чәчәге.

14115. Ир бала тап, иркенләп ят.

14116. Ир бала туса, өеңә бер фәрештә кунар, ди; кыз бала туса — җитмеш фәрештә кунар, ди.

14117. Ир бала унбиштә — өй хуҗасы.

14118. Ир балалы алтын табактан аш ашар.

14119. Ир баланың герой булуы, кыз баланың сылу булуы.

14120. Киез алсаң улыңа сат, бер читен ябынып ят.

14121. Кыз бала — сердәш, ир бала — көндәш.

14122. Кыз баланың алтысы — ир баланың яртысы.

14123. Кыз — курчакка, малай — колынчакка.

14124. Кыз кылыгы белән сөйкемле, ул әдәбе белән сөйкемле.

14125. Кыз тудырдым — иргә китте, ул тудырдым — кырга китте.

14126. Кыз үссә — кытлык, ул үссә — котлык.

14127. Кызларга канат, малайларга аяк.

14128. Кызлы кеше — назлы кеше, уллы кеше — юллы кеше.

14129. Кызлы көтеп ятыр, уллы — губернатор.

14130. Кызлы өйдә су юк, уллы өйдә утын юк.

14131. Кызны асрый алмаган көң итәр, улны асрый алмаган кол итәр.

14132. Малай көе — үгез көе, кияү көе — кубыз көе.

14133. Малай, кулына акча керсә, көчек сатып алыр.

14134. Малайны табу күңелле, кызны үстерү күңелле.

14135. Ояты юк ул яман, кылыгы юк кыз яман.

14136. Сигез улың булганчы, җитез ирең булсачы.

14137. Сөймәс улым йорт тотар, сөйгән улым йон тетәр.

14138. Сөймәс улым йорт тотар, сөймәс киленем сөягем тотар.

14139. Тон угылга тун тияр, актыгына ат тияр, уртанчыга ук та юк, чук та юк.

14140. Убыр булсын — улың булсын.

14141. Угыл табылыр, туган табылмас.

14142. Угыл туса, уйга карар; кыз туса, Кырымга карар.

14143. Ул туганга көн туа.

14144. Улга утыз өйдән тыю, кызга кырык өйдән тыю.

14145. Уллы да елаган, улсыз да елаган.

14146. Уллы да курка, кызлы да курка.

14147. Уллы кеше — урта бай, кызлы кеше — кызыл бай.

14148. Уллы урманда үлмәс, кызлы кырда үлмәс.

14149. Уллы утыз елаган, улсыз бер елаган.

14150. Уллы утынга ялчымас, кызлы суга ялчымас.

14151. Улсыз тормыш уңайсыз, кызсыз тормыш кызыксыз.

14152. Улсызлар урамда калмый, кызсызлар кырда калмый.

14153. Улы бар улдан көлмәсен, кызы бар кыздан көлмәсен.

14154. Улы барның кулы бар.

14155. Улы юкның кызы чирүгә барыр.

14156. Улы юкның урыны юк, кызы юкның кадере юк.

14157. Улым — көн күрешем, кызым — сәелем.

14158. Улым — олы ут, кызым — кызыл ут.

14159. Улың белән җорланма, җорлансаң улың сине елатыр.

14160. Улың кемне сөйсә, киленең шул булыр; кызың кемне сөйсә, киявең шул булыр.

14161. Улың күңелчәк булса — атының бәхетсезлеге, кызың күңелчәк булса — башының бәхетсезлеге.

14162. Улын яккан чыракны кызың да ягар.

14163. Улың ялкау булса, үзеңнән күр.

14164. Улың үссә, өлгеле белән таныш бул; кызың үссә, кылыклы белән таныш бул.

14165. Улың җитсә, кызы яхшы белән авылдаш бул; кызың җитсә, улы яхшы белән авылдаш бул.

14166. Улыңа кыз эзләгәнче кызыңа ул эзлә.

14167. Хәерсез ул ата нигезен таратыр.

14168. Шаярмас малай булмас, алдамас кыз булмас.

14169. Һөнәрле булып ул үссен, кылыклы булып кыз үссен.

* * *


14170. Балакаем, булыр сиңа ала таем.

14171. Ни булса ул булыр, ул булмаса, кыз булыр.

14172. Ул да булды — кыз кирәк.

14173. Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас.

14174. Улым юк урамда, кайгым юк буранда.

14175. Улсызга ул булып, кызсызга кыз булып.

14176. Утыз улым юк, кырык кызым юк.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3793 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz