Вторник, 07.05.2024, 22:25:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 28 » ИР, ИР-АТ, ИР-ЕГЕТ
ИР, ИР-АТ, ИР-ЕГЕТ
23:36:28
13436. Агым судан ат кичәр, авыр көннән ир кичәр.

13437. Адашмыйм дигән ирне караңгы томан адаштыра.

13438. Аең-көнең уртак булса да, ирең уртак булмасын.

13439. Аргамак атның билгесе — аз утлар да күп юшар, азамат ирнең билгесе — аз сөйләр дә күп тыңлар.

13440. Акыллы ирнең эчендә бишекле олан ятыр.

13441. Алты кабып ат туйсын, җиде кабып ир туйсын.

13442. Арысланның ялы, ирнең сакал-мыегы.

13443. Ат, авырса — тулак ; ир, авырса — кунак.

13444. Ат аенда сыналыр, ир елында сыналыр.

13445. Ат, арык булса, тулак булыр; ир, ярлы булса, әрвак булыр.

13446. Ат басмыймын дигән җирне өч басар, ир татымыймын дигән тозны өч татыр.

13447. Ат иренле булыр, ир борынлы булыр.

13448. Ат тоягы яссы, ир тезгене озын.

13449. Ат яхшысы арканда, ир яхшысы тарханда.

13450. Ат, әйләнеп, кызыгын табар; ир, әйләнеп, языгын табар.

13451. Ат үлсә — тояк калыр, ир үлсә — мактаулы аты калыр.

13452. Атланган батыр аттан төшмәс, ир кеше морадына җитми үлмәс.

13453. Ахирәт булсын, гүр булсын, көн күрергә ир булсын.

13454. Биш ипи салсаң да, иргә дүрт дип әйт.

13455. Булган ирнең билгесе — тышта морза, өйдә кол.

13456. Булдыксыз ир бил яздырмас.

13457. Гаебен яшергән ир түгел.

13458. Идел төпсез, ирләр «денсез».

13459. Имән агачның иелгәне — сынганы, ир егетнең оялганы — үлгәне.

13460. Имән агачының иелүе — сыну шикелле, ир егетнең ике сөй¬ләве — үлү шикелле.

13461. Иптәшкә ярамаган ирдән эт яхшы.

13462. Ир азыгы белән бүре азыгы юлда.

13463. Ир аркасы — кала аркасы.

13464. Ир, башын бөксә дә, тезен чүкмәс.

13465. Ир, башына көн туса, итеге белән су кичәр; ат, башына көн туса, авызлыгы белән су эчәр.

13466. Ир белән атка ышанма.

13467. Ир белән ир арасы — күк белән җир арасы.

13468. Ир бирмәк — җан бирмәк.

13469. Ир битен ачканчы гүр битен ач.

13470. Ир була белгән кеше үз өендә дә кунак.

13471. Ир булган кеше таштан икмәк чыгара.

13472. Ир булыр, иркәләүче булмас.

13473. Ир булсын, ипие булсын.

13474. Ир дигәннең намусы бар.

13475. «Ир» дип әйтмә, ирене-борыны ертылсын.

13476. Ир-егет ата-анасын ташламас.

13477. Ир-егет — игез, имгәкле ир — ялгыз.

13478. Ир-егет өйдә туар, яуда үләр.

13479. Ир-егетнең аты — чапкын, пычагы — үткен, хатыны уңган булыр.

13480. Ир-егетнең булганы — талашкан сүзен алганы.

13481. Ир-егетнең эчендә игез арыслан булыр.

13482. Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр.

13483. Ир-егетнең юлдашы — тәвәккәл.

13484. Ир-егеттә ирлек бар, батырлыкка җирлек бар.

13485. Ир егылган җиреннән калкыр.

13486. Ир икмәге — ирекле, ашый белсәң — кимекле.

13487. Ир йоласы өчкә чаклы.

13488. Ир кадерен ир белер.

13489. Ир кайгысы беләктә, бала кайгысы йөрәктә.

13490. Ир какканны мир кага.

13491. Ир караңгы җирдә юлдаш.

13492. Ир, картайса, үткәнен сөйләр; эт, картайса, койрыгын сөйрәр.

13493. Ир кеше өйдә ятмас.

13494. Ир кешегә бер елмаеп карасаң, кар өстеннән яланаяк йөгерә, ди.

13495. Ир кешенең асылы камилләшкәч сүзе аз була.

13496. Ир кичмәслек елга юк.

13497. Ир кулыннан кош туймый.

13498. Ир күрми гүр күрмә.

13499. Ир малсыз булмас, егет ярсыз булмас.

13500. Ир муенында кыл җеп черемәс.

13501. Ир — намусының колы.

13502. Ир сынамак — бурыч.

13503. Ир сәфәрдә беленер, ат чанада беленер.

13504. Ир табыла, иркенлек табылмый.

13505. Ир табылса, өй табылыр.

13506. Ир уртасы тауны талкан итәр.

13507. Ир уңмаганы икмәксез булыр.

13508. Ир хакы иргә керми кеше баемый.

13509. Ир хурламак постырыр, аш хурламак костырыр.

13510. Ир чынласа, бүре кан сия.

13511. Ир чынласа, тауны түнтәрә.

13512. Ир чырагы унике, берсе сүнсә, икенчесе янар.

13513. Ир әйләнеп кулга төшәр, кош әйләнеп турга төшәр.

13514. Ир әйтмәс, әйтсә кайтмас.

13515. Ир әүвәлендә җәфа күрми ахырында вафа тапмас.

13516. Ир өйдә күп утырса, өй пәриле булыр, имеш.

13517. Ир үз сүзе белән йөрсә, үзе дә ир булыр, каенана — ана, килен дә хатын булыр.

13518. Ир үзеннән күрер, ирлексез юлдашыннан күрер.

13519. Ир үлсә дә, аты үлми.

13520. Иргә дәүләт бетәрдә коладын салса каз алыр, ирдән дәү¬ләт качарда лачын салса да аз алыр.

13521. Иргә дәүләт җитәр дә карга салса да каз алыр, ирдән дәүләт китәрдә лачын салса да аз алыр.

13522. Иргә ышанма, иделгә таянма.

13523. Ирдә кыюлык булса, эштә кыенлык булмас.

13524. Ирдән икмәк салмыйлар.

13525. Ире ир булсын, идәне җир булсын.

13526. Ире — җиренчә, җире — җимешенчә.

13527. Ирем — алгандагыдай, көнем бәйрәмдәгедәй.

13528. Ирле гомер — иркә гомер.

13529. Ирле кеше — чинлы кеше.

13530. Ирлек сүздә түгел, йөрәктә.

13531. Ирләр белгәнен мыек очына бөтерәләр.

13532. Ирләр кулында артык акча булса, йөрәген бет ашый, ди.

13533. Ирләр менгән инчек бүз ир менәргә туп булсын; ирдән ирнең нисе ким, әйткән сүзе берек булсын.

13534. Ирләр, өйгә керсә, бар, чыкса — юк.

13535. Ирләргә ирек бирсәң, атланып чабарлар.

13536. Ирләрнең нужа камытын салдырырга ярамый.

13537. Ирмен дигән егетнең эчендә иярле ат ятыр.

13538. Ирмен дигәннең сүзе төз, төз булмаса — аннан өмет өз.

13539. Ирне намус борчый.

13540. Ирне юлдашына карап беләләр.

13541. Ирнеке ирдә югалмый.

13542. Ирнең асылы эштә танылыр.

13543. Ирнең ире ком өемен тау итә.

13544. Ирнең ирен кыймылдавы да — ир.

13545. Ирнең көче беләктә дә йөрәктә.

13546. Ирнең күңеле ефәктәй, бер төйнәлсә чишелмәс.

13547. Ирнең сүзе бер булыр.

13548. Ирнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.

13549. Ирнең үгие юк.

13550. Ирсез тормыш — нурсыз тормыш.

13551. Ирсез өй — мичсез өй.

13552. Ишәк арганын белмәс, ир картайганын белмәс.

13553. Кайгы күрми егет ир булмый.

13554. Карт булса да, ир булсын; кыек булса да, өй булсын.

13555. Карчыганың очышыннан, ир егетнең аяк басуыннан.

13556. Каткан ипине иреңә күрсәтмә.

13557. Каты җирдә как торыр, саран ирдә мал торыр.

13558. Куян үлеме камыштан,ир үлеме намустан.

13559. Киңәшле ир азмас, киң кием тузмас.

13560. Көлдергән дә ир, бөлдергән дә ир.

13561. Көн яманы төзәлер, ир яманы төзәлмәс.

13562. Көтә белгән ирләргә гәүһәр ташы бу дөнья, көтә белмәгән ирләргә зәһәр ташы бу дөнья.

13563. «Мал тапмас» дип ирдән китмә; «иген үсмәс» дип җирдән китмә.

13564. Очырырга җил көчле, очыртмаска ир көчле.

13565. Намуслы ир хур булмас.

13566. Намуссыз ир — ишәк.

13567. Соңгы ир — тубык ямавы.

13568. Тора-бара күл сазга әйләнә, ир тазга әйләнә.

13569. Тырышкан ир морадына ирешер.

13570. Ут ачуын табадан, ир ачуын баладан.

13571. Утыз улың булганчы аксак ирең булсын.

13572. Чиләктән җирәнгән бия уңмас, түшәктән җирәнгән ир уңмас.

13573. Элгәредәй ирең булмас, яшьтәгедәй ашың булмас.

13574. Элекке ирем — тиресле җирем.

13575. Элеккесенең казасы — соңгысының җәзасы.

13576. Юньсез ир — йонсыз ук.

13577. Яхшылыкка яхшылык — һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык — ир кешенең эшедер.

13578. Әкрен баскан — ат булган, ашыкмый йөргән — ир булган.

13579. Өлтерәк ир олтырак булыр.

13580. Өң булса да үз өең булсын, аю булса да үз ирең булсын.

13581. Үзеңне ир белсәң, үзгәне шир бел.

13582. Җебенлек белән саранлык — яман холык ирләргә.

13583. Җир бите бетмәсә, ир бите бетмәс.

13584. Һәр бүрек кигән ир түгел.

* * *


13585. Ир малына илчемен, ул малына ялчымын.

13586. Карап торуга — ир, тиеп карасаң — чир.

13587. Картым — убырга тартым.

13588. Өйдә арыслан кебек, урамга чыкса — тычкан кебек.

13589. Тора-тора да хатынның колагын бора.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3034 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz