Понедельник, 06.05.2024, 14:57:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » ИР ЯГЫ ҺӘМ ХАТЫН ЯГЫ КАРЕНДӘШЛӘРЕ
ИР ЯГЫ ҺӘМ ХАТЫН ЯГЫ КАРЕНДӘШЛӘРЕ
22:13:19
14586. Ардаксызның аркасы туза, җиңгәсезнең җиңе туза.

14587. Аша, кода, картасыннан, картасыннан, үзең чыгып тартырсың тәртәсеннән.

14588. Ашамыйм дигән кодача ашаган алтмыш юача.

14589. Балдыз — алтынга манган көмеш.

14590. Барыр җире булмаган баҗасы өенә барыр.

14591. Баҗа баҗаның көтү көткәнен теләр.

14592. Баҗа баҗасың күрсә, теле кычыта.

14593. Биага — бөтен ир, җанага — ярты ир.

14594. Бием үлде, тыныч булды, чынаяк чокыры чүмеч булды.

14595. Биемгә яраганчы билсез калырсың.

14596. «Гомерем үтте, ирем бер үпте, аны да каенанам күреп мине сүкте»,— дип әйткән бер хатын.

14597. Ерак җиргә кода булсаң, дөя-дөя аш килер, якын җиргә кода булсаң, дөя-дөя сүз килер.

14598. Ике биемгә бер килен, көйли алсын кем көен.

14599. Ике кодагыйның арасына алтмыш ел элек кар тавы үсеп куя, ди.

14600. Ир кардәше — ишек катында, хатынныкы — түр башында.

14601. Ир ягы тарткан — арткан, ир ягы төрткән — бөлгән.

14602. Ирен сөйгән хатын каенанасын хөрмәт итәр.

14603. Каенана белән кандалага дару юк.

14604. Каенана булсаң, бер күзең — сукыр, бер колагың чукрак булсын.

14605. Каенана китсә — кадер кич , килен китсә — бәйрәм кич.

14606. Каенана өйдә булса, өйнең асты өскә килә.

14607. Каенана кайкаеп тормас , килен киерелеп тормас.

14608. Каенанадагы кияүдән карганылган эт артык.

14609. Каенананың иң яхшысыннан да козгын тавышы килә, ди.

14610. Каенананың теле табан астыннан, имеш.

14611. Каенананың яхшысы — тәмуг утының чаткысы.

14612. Каенанасы нинди — килене шундый.

14613. Каенанасына яраган — иренә яраган.

14614. Каенсеңел — каен шырпы.

14615. Кайгы юкта кайгыдыр каенанамның кайгысы.

14616. Кайгысы юк каенанасы өчен кайгырган.

14617. Капка авызына кода килсә — кабам белән орчыгым, киявем белән кызым килсә — казан белән турсыгым.

14618. Кешенең баҗасы баҗа күк, безнең баҗа кәҗә күк.

14619. Килен булдым — каенанага ярамадым, каенана булдым — киленгә ярамадым.

14620. Киленгә каенана бүләге: беләзек бирсә, белеп йөрер, йөзек бирсә, йөзеп йөрер.

14621. Киленен яратмаган каенана аш утыртканда намазга керешер.

14622. Килешмәгән каенанага борының белән җир сөрсәң дә яра-массың.

14623. Кода ашы белән кодагый сыйлашкан.

14624. Кода булганчы бик сынаш, кодалашкач бик сыйлаш.

14625. Кода-кодагый аш ашар, арада йөргән ни ашар.

14626. Кода-кодагый булганчы бик эзләш тә бик сораш, кода-кодагый булгачтын, хәлең булса бик сыйлаш.

14627. Кодагый килде — корт килде.

14628. Кодагый утырмаса, атка җиңел була.

14629. Кодагыйга коба җыр.

14630. Кодалар килде кабакка , кыз терәлде кабага.

14631. Кодалар капка төбенә килеп җитте, орчык-кабаңны ал, кызым.

14632. Кодача — коданыкы, тәкъдир — ходаныкы.

14633. Кодаң кордашыңдай булсын, кодагыең ахирәтеңдәй булсын.

14634. Кызымның каенанасы усал, үземнең киленем усал.

14635. Кырык өй кода булса, кыргын килмәс.

14636. Кырыс җиңги кымыз пешәр , әрле җиңги әйрән пешәр.

14637. Кәҗә булса да малың булсын, баҗа булса да нәселең булсын.

14638. Кәҗә мал түгел, баҗа кардәш түгел.

14639. «Минем кызым каенанасына камыр да басып бирә, үз ки¬ленем утын ярырга да авырсына»,— дип әйткән ди бер каенана.

14640. Төркене якын хатынның түшәге җыелмый.

14641. Урамны җиде әйлән дә баҗаңа кер.

14642. Усал каенанага бер килен дә начар, ун кияү дә яхшы.

14643. Хатын кардәше килсә — табада бәлеш, ир кардәше килсә — көн дә тавыш.

14644. Хатын кардәше табын янында, ир кардәше ишек төбендә.

14645. Хатын токымы килсә — капка ач, ана токымы килсә — чыгып кач.

14646. Явыз каенана йомыркадан җөй табар.

14647. «Өч өемгә өчәр-өчәр көлтә урдым, алай да каенанага яра-мадым»,— дип әйтте, ди, бер килен.

14648. Үзе ялкау каенананың килене дә ялкау була.

14649. Үләм дигән кодагый үгез әйдәп барадыр.

14650. Җан сөйгәнем җанагай, ярты җаным аныкы.

14651. Җанагай ярты ир, ир югында бөтен ир.

14652. Җиде баҗаны бер бүре ашаган.

14653. Җизнәсе белән тынышмаган балдыз апасына да ят.

14654. Җитмәснең иңен тотканчы җизнәм җиңен тотсамчы.

14655. Җиян кардәш булмас, җилен аш булмас.

14656. Җиңги хатын җияннеке.

14657. Җиңги — җиз энә.

14658. Җиңгә хатын — ямау, калган малы — талау.

14659. Ала-кола безнен кода.

14660. Ике баҗа, икесенә бер кәҗә.

14661. Кода-кодагый булыштык, балалар туасы гына калды.

14662. Печкәчәм дә баш, мин дә баш, биатайга сан да юк.

14663. Хикмәти хода, Мөхәммәди кода.

14664. Әлеге дә баягы, каенатаның таягы.

14665. Үзе ача, үзе коча, ай-һай безнең кодача.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3051 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz