Среда, 15.05.2024, 06:07:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 5 » ИШӘК
ИШӘК
23:10:32
2945. Алла, ишәкнең кем икәнен белгәнгә, мөгез бирмәгән.

2946. Ат абынса да, ишәк гаепле.

2947. Ат белән юлга чыккан ишәкнең вай хәленә.

2948. Ат булмаганда ишәк тә ярый.

2949. Атның атагы зур булса да, көтүен ишәк көтәр.

2950. Иртәге өчен ишәк кайгырыр.

2951. Ишәгенә күрә тышавы.

2952. Ишәк алга тарта, койрыгы артка тарта.

2953. Ишәк, атлас кисә дә, һаман ишәк булыр.

2954. Ишәк, ашсыз калса да, эшсез калмас.

2955. Ишәк бакырганда сандугач сайрамас.

2956. Ишәк, барга саналса да, малга саналмый.

2957. Ишәк зәгъфран кадерен белмәс.

2958. Ишәк — ише белән, дуңгыз — тушы белән.

2959. Ишәк ишәклегенә барыр.

2960. Ишәк ишәкне бурычка кашыр.

2961. Ишәк йөккә килмәсә, йөкне ишәккә илт.

2962. Ишәк, картайган белән, көтү башы булмас.

2963. Ишәк колагы белән мактаныр.

2964. Ишәк мактанып толпар булмас, карга мактанып шоңкар булмас.

2965. Ишәк, симерсә, иясен тибәр.

2966. Ишәк тиресен төрен дә арыслан эшен эшлә.

2967. Ишәк туе кырык елга бер була.

2968. Ишәк түшәк кадерен белмәс.

2969. Ишәк, хөкүмәт казнасын ташыса да, барыбер ишәк булып калыр.

2970. Ишәк эзе каткакта калмый, баткакта кала.

2971. Ишәк юргалап бәйге алмас.

2972. Ишәк янына атны бәйләсәң, ишәклеге йогар.

2973. Ишәк җиде төрле йөзә белсә дә, су янына килгәч, җидесен дә онытыр.

2974. Ишәккә алтын ияр салсаң да, һаман ишәк.

2975. Ишәккә иснәргә мәтрүшкә биргәннәр — капкан да чәйнәгән.

2976. Ишәккә менгәннең аягы тынмас.

2977. Ишәккә мөгез чыкса, екмаган затын калдырмас иде.

2978. Ишәккә ни түшәк, ни ястык.

2979. Ишәккә: «Сине оҗмахка кертәбез»,— дигәннәр икән, ишәк: «Анда шайтан таягы бармы соң?» — дип сораган, ди.

2980. Ишәккә түшәк җәйсәң, тәгәрәп төшәр.

2981. Ишәкне кыйнап кына ат итеп булмый.

2982. Ишәкне туйга чакырганнар. Ул: «Утын ташыргамы, су ташыргамы?»— дип сораган.

2983. Ишәкне утка өндәсәң, тирескә чабар.

2984. Ишәкнең акырмаганы булмас.

2985. Ишәкнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.

2986. Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштырып булмый.

2987. Ишәкнең ите харам, көче хәләл.

2988. Ишәкнең үз бакыруы үзенә ямьле.

2989. Ишәктән егылу аттан егылудан яманрак.

2990. Йөк астында ишәк бакырмый.

2991. Йөкләмәгән ишәк урыныннан кузгалмый.

2992. Карсак ишәккә һәркем менә.

2993. Типмәгән ишәкнең үлеме чебеннән булыр.

2994. Уңган ишәк аттан йөгерек булыр.

2995. Үлгән ишәк үтерә тибәр, үлгән елан үтерә чагар.

* * *

2996. Ишәк төчкергәндә туу*.

2997. Иштең ишәк чумарын.

2998. Маңгаена ишәк типмәгән.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2858 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz