Среда, 15.05.2024, 17:21:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 18 » ӨЙ ҖИҺАЗЛАРЫ. УРЫН-ҖИР. ЧҮП-СЕБЕРКЕ
ӨЙ ҖИҺАЗЛАРЫ. УРЫН-ҖИР. ЧҮП-СЕБЕРКЕ
22:34:37
8399. Асылсаң асыл асыл тармакка, егылып төшәрсең йомшак түшәккә.

8400. Бер борча өчен юрган ярмыйлар.

8401. Бер кадакка күп элеп булмый.

8402. Бер төк белән түшәк булмый.

8403. Бер чыраның яктысына кырык кеше утыра.

8404. Бер өйнең лампасы икенчегә яктыртмый.

8405. Идәндәге чүп түргә чыгар.

8406. Ике утыргыч арасында утырып калма.

8407. Иске себерке идән себерергә ярый.

8408. Иске себеркене чыгарып ташлыйлар.

8409. Йомшак җәйгән какка ауната белер.

8410. Каршыдагы чөй күзне андый.

8411. Кечкенә карават та дүрт аяклы була.

8412. Кеше өендә идән себермә.

8413. Кырын-кырын ятсаң, кырык кеше бер сәкегә сыя.

8414. Көндез чыра яндырган кичен караңгыда утырыр.

8415. Көпә-көндез фонарь яндырмыйлар.

8416. Күзгә элмәгән чүп күзгә төшәр.

8417. Мамыгын бушаткач, юрганым бар дип хыялланма.

8418. Мендәрне күп салма, картаерсың.

8419. Себерке килсә, чүп качар.

8420. Сүнәр алдыннан шәм нык кабына.

8421. Түшәге бар түшәнер, икмәге бар күшәнер.

8422. Черек такта чөй тотмас.

8423. Чүбе булса, себеркесе булыр.

8424. Чүп өстенә чүмәлә.

8425. Шәм, башкаларга хезмәт итеп, үзе янып бетә.

8426. Шәм төбенә якты төшмәс.

8427. Шәм, үзе янмаса, күбәләкне яндырмый.

8428. Шәмнең яме шәмдәл белән.

8429. Юрганыңа карап аягыңны суз.

8430. Янмаган чыраның яктысына туймассың.

8431. Ястыкка түшәк ияртмә.

8432. Яткач —урын алама, торгач — кием алама.

8433. Яңа себерке чиста себерә.

8434. Өе барның көе бар, киеме барның чөе бар.

8435. Өеңдәге чүпне читкә чыгарма.

8436. Үзең торасы җирне үзең себер.

* * *

8437. Йошак җәеп катыга яткыра.

8438. Йонсыз мендәргә яткыра.

8439. Себеркесе җир себерми.

8440. Сәкеләре ак кына, сәке арасы корт кына.

8441. Түшәктән тәгәрәмәскә түмгәк, җеннән курыкмаска иптәш.

8442. Утыр урыннан — сәке түреннән.

8443. Чүпкә дә санамау.

8444. Чүпсез җирдән чүп чыгарып йөри.

8445. Шәм белән эзләсәң дә тапмассың.

8446. Ястанганың яфрак, түшәнгәнең туфрак.

8447. Ястыгым җир, юрганым күк.

8448. Өйдә идән себерә белмәгән илдә түшәм себергән.

8449. Өстәлләренең бер аягы түнде микән.

8450. Үзе ятып йоклаган, сәке башы кортлаган.

8451. Җаны ястык күрде.

8452. Җәймә түгел җәяргә, ука түгел чукларга.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3558 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz