Среда, 15.05.2024, 17:54:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 18 » ӨЙ ҺӘМ АНЫҢ КИСӘКЛӘРЕ
ӨЙ ҺӘМ АНЫҢ КИСӘКЛӘРЕ
22:31:18
8227. Ай-һай минем үз өем, киң сараем, бүз өем.

8228. Ачкыч — йозагы белән, борчак — кузагы белән.

8229. Ачык ишек барында кереп кал.

8230. Ачык ишеккә сорамый керәләр.

8231. Ачык ишеккә кеше керә.

8232. Ачык ишекне ватып кермиләр.

8233. Ачык йозакка ачкыч орма.

8234. Бай булмасаң, бай төшәрлек өең булсын.

8235. Башсыз өй башны басар.

8236. Башсыз өйдә бака уйный.

8237. Бердәм өйдә бәрәкәт бар, бердәмсез өйдә һәлакәт бар.

8238. Берең тар сайгактан йөрсә, берең киң сайгактан йөри.

8239. Берәү, патша йортын күреп кайткач, үз өенә ут төрткән, ди.

8240. Бик йортны тота.

8241. Биксез йозакка ачкыч кирәкми.

8242. Болдыр ягына кәрниз ясамыйлар.

8243. Булмас йортка бөкере.

8244. Бураның аскы бүрәнәсенә иң авырлык.

8245. Бурасына күрә түбәсе.

8246. Гүрдә ятканчы түрдә ят.

8247. Заманасына күрә өе, өенә күрә көе.

8248. Ике хуҗалы өйдә чүп тездән булыр.

8249. Ил илгә сыяр, өй өйгә сыймас.

8250. Иске йортның кадерен яңасында беләсең.

8251. Ишеге яманның түрендә утырма.

8252. Ишек арасына бармак тыкма.

8253. Ишек ачык булса да, сорап кер.

8254. Ишек ачылган саен кунак көтмиләр.

8255. Ишек барда тәрәзәдән йөрмә.

8256. Ишек тишектән көлә.

8257. Ишек тупсасыз булмас.

8258. Ишек тәрәзәдән көлә, ди: «Бу нинди тишек?» — дип.

8259. Ишектән арт белән чыгып киткәндә ал белән кайтып керәсеңне онытма.

8260. Ишектән кереп тәрәзәдән чыкмыйлар.

8261. Иясез йорт мисез баш кебек.

8262. Йорт тотуы — йон тетүе түгел.

8263. Йорт хуҗалыгы чабата ясау түгел.

8264. Йорт җилкә өстендә.

8265. Йорт җиткерү йон теттерү түгел.

8266. Йортның корты бар.

8267. Йортның эргәсе авыр.

8268. Йортта кашык-аяк шалтырамый булмый.

8269. Кабык алачыгым, туз чиләгем, үз өй генәм булса иде.

8270. Кагылган ишек ачылмый булмас.

8271. Кайда тишек — шуннан ишек.

8272. Кайтып керер ишегеңне каты япма.

8273. Кар яугач көрәк кирәк, иске өйгә терәк кирәк.

8274. Каргалган йортка каракура үсәр.

8275. Кемнең өендә, шуның көендә.

8276. Кечкенә өйнең ишеге-түре юк.

8277. Кеше кермәгән өй гүр белән тиң.

8278. Начар булса да, үз йортың булсын.

8279. Нигезен кыек салсаң, түбәсен Тимерказык йолдызына хәтле меңгерсәң дә кыек булыр.

8280. Нигезең нык булса, җаның тыныч булыр.

8281. Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк.

8282. Стенага артың белән менә алмассың.

8283. Стеналарның — колаклары, ишекләрнең күзләре бар.

8284. Сусыз җиргә өй салма.

8285. Тавык оясы хәтле булса да үз өең булсын.

8286. Тавышлы йортта бәрәкәт булмас.

8287. Тар өйгә таган, биек өйгә баган.

8288. Тирә-ягың яу булсын, йортың эче сау булсын.

8289. Тишек өйдә тамчы уйный, арык атта камчы уйный.

8290. Тишек өйне җил таба.

8291. Томырык өйдә тын тарыгыр.

8292. Торсаң — йортың, үлсәң каберең киң булсын.

8293. Туган өйгә тугыз кил.

8294. Түбәгә салам япсаң, төшмәскә ант итеп менә, ди.

8295. Түбәгә чыксаң каушамый чык.

8296. Түгәрәк өйнең түре юк.

8297. Түр кемнеке булса, мендәр шуныкы.

8298. Түрнең урыны йомшак була.

8299. Хуҗасыз өй таркалыр.

8300. Чатыры нинди булса, ятыры шундый була.

8301. Читкә китәсең килсә, йортыңны-җиреңне торгызып кит.

8302. Читтә кыйналган өенә кайтыр, өендә кыйналган кая кайтыр.

8303. Чормада кирәкле әйбер аз була.

8304. Ызгыш .бар өйдә тормыш булмас.

8305. Яңа өй салмыйча, искесен сүтмә.

8306. Яңа өй салсаң, өч ел тавык асрама.

8307. Яңа өйне утынга якмыйлар.

8308. Өе барның көе бар, көе барның өе бар.

8309. Өе барның өереннән билгеле.

8310. Өем дигән — өй зурлыгы таш күтәрә.

8311. Өем үземнеке, димә — өй артында кеше бар.

8312. Өен яхшы өймәгәннең өе башына ишелер.

8313. Өендә рәхәт тапмаган урамда тапмас.

8314. Өенә кайтканның гаебе юк.

8315. Өең нинди, көең шундый.

8316. Өең тар булса, дөнья киңлеге беленмәс.

8317. Өеңдәге хәлне күршеңнән сора, күршеңдәге хәлне башка авылдан сора.

8318. Өеңә килгәндә өйдәй үпкәңне әйтмә.

8319. Өй бар җирдә су бар.

8320. Өй дигәнгә өйсәң дә җитмәс.

8321. Өй дә өй, аннары гына була өй.

8322. Өй иясен басмый.

8323. Өй корган уңар, өйсез кеше туңар.

8324. Өй күтәрүнең ние бар, мүклисе дә чутлыйсы; киндер сугуның ние бар, атасы да кагасы.

8325. Өй салмыйча мал булмый.

8326. Өй салуның ние бар: өйдең — өй, кактың — чөй.

8327. Өй хәбәре базарда.

8328. Өй эчендә ничәүсең, бер-береңә мичәүсең.

8329. Өй эчендәге серне читкә сөйләмә.

8330. «Өй-өй» ди-ди өянәкле булырсың.

8331. Өй җимергәннең өе булмас.

8332. Өйгә кергәч, кире чыгып аяк кырмыйлар.

8333. Өйдә утырып шәһәр алып булмый.

8334. Өйдәге тавышны тышка чыгарма.

8335. Өйдән чыкканга эт өрмәс.

8336. Өйдәш белән торганчы көндәш белән тор.

8337. Өйдәш керсә — сүз чыга, тавык керсә — чүп чыга.

8338. Өйдәш — көндәш.

8339. Өйле көләр, өйсез бөләр.

8340. Өйне сала башлаганчы нигезен ныгыт.

8341. Өйне салганда нигездән башла, сүткәндә — түбәдән.

8342. Өйне чутай да чутлый, түбәсен ябалмый.

8343. Өйнең җылысы нигезендә.

8344. Өрлексез өй салмыйлар.

8345. Үз куышың — җан тынычың.

8346. Үз түреңдә үз иркең.

8347. Үз түрендә үзең түрә.

8348. Үз өең үзеңә ирек, утыр түшеңне киереп.

8349. Үз өең, үлән түшәгең.

8350. Үз өеңдә ашың булсын, кеше өендә кашың булсын.

8351. Үз өеңдә әүлия юк.

8352. Үз өеңдә үз булмасаң, үзгә җирдә үз булмассың.

8353. Һәр ишекнең үз ачкычы.

8354. Һәр өйнең үз гадәте бар.

8355. Һәркем үз ишек төбен себерә.

8356. Һәркем үз өендә абзый.

* * *

8357. Аның ишегеннән дә керә, тишегеннән дә керә.

8358. Ачмаган ишеге юк, кермәгән тишеге юк.

8359. Ачык ишек, якты чырай.

8360. Ачык та тишек, тәрәзә дә ишек.

8361. Балчык белән сылаган, кура белән терәгән.

8362. Бусагамны төшерде инде керә-чыга.

8363. Ватык булса да тәрәзәсе, олы аның дәрәҗәсе.

8364. Гуринчасы биеккә карама, үрәсе сыек.

8365. Илгә чыкса — илгәзәк, өенә барсаң — бик мәзәк.

8366. Ипләгән дә сипләгән.

8367. Исән бул, иске өеңә түшәм бул, яңа өеңә матча бул, тараканга патша бул.

8368. Ишегенең кайсы якка ачылганын белмәү.

8369. Ишек кискән, тәрәзә тишкән.

8370. Ишеккә сыймыйсыңмы, керергә кыймыйсыңмы?

8371. Йорты янса да ашыкмас.

8372. Йортым читән булса да, сортым бүтән.

8373. Кырык өйнең түбәсен ачу.

8374. Путалак тактасы тулмый.

8375. Пыяла белән түбә ябу.

8376. Салкын өй, салам түшәк.

8377. Тугыз'өйнең түбәсен тишүче.

8378. Төп башында йорты, казык башында казаны.

8379. Түбә тактасы санап яту.

8380. Түбәсе тишек — шыбырдап су үтә.

8381. Түбәсе салам белән ябылган.

8382. Түбәң калай —яңгыр үтми.

8383. Түшәмгә төкереп ята.

8384. Түшәмдә таракан санау.

8385. Түшәмнән туфрак кою.

8386. Уз түрдән, утыр түбән.

8387. Өе биек, өйрәсе сыек.

8388. Өе кабык, эче мамык.

8389. Өем читтә, ишегем чыпта.

8390. Өендә юк өйрәлек, кешедә кыла түрәлек.

8391. Өенә күрә капкасы, савытына күрә капкачы.

8392. Өй почмагына ут капса да кайгырмый.

8393. Өй түбәсе япкан, эченә ут капкан.

8394. Өй түбәсенә менеп төшү.

8395. Өйлек дип чөйлек алган.

8396. Үзегезне белегез, сәндерәгезгә менегез.

8397. Үзенә өй кормаган, илгә шәһәр корырга тотынган.

8398. Һавадагысын аударып, түбәдәгесен түнтәреп.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1568 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz