1272. Ачкан ябар, ерткан ямар. 1273. Берәүнең искесе — берәүнең кышкысы. 1274. Берәүнең яңасыннан үзеңнең искең яхшы. 1275. Ертык зурайса, ямаулык җитмәс. 1276. Ертык киемне җил табар. 1277. Ертык киемнең ямарлыгы калмаса, үзе ямауга китәр. 1278. Ертык сүтектән көләр, тишек икесеннән дә көләр. 1279. Ертык тишекне тикшерә, ә үзен кем тикшерә. 1280. Ертык тишектән көләр. 1281. Ертык ямаусыз булмас. 1282. Ертыкны япсаң да күренә, ямасаң да беленә. 1283. Зур ертыкны бәләкәй ямау капламый. 1284. Иске кием ямаусыз булмас. 1285. Иске киемне баллаганың — яңа киемне саклаганың. 1286. Иске киемнең җылысы юк. 1287. Иске ямаган саен ертыла. 1288. Искене ипләп ки. 1289. Искене күпме ямасаң да — иске. 1290. Искең барда итәгеңне яп. 1291. Кызарып тәнем күренгәнче аларып ямавы күренсен. 1292. Тишек түгел җиргә ямау салмыйлар. 1293. Тишеккә — тыгын , ертыкка — ямау*. 1294. Яласаң туярсың, ямасаң киярсең. 1295. Ямавы табылмас киемне кимә. 1296. Ямасаң яңа була. 1297. Ямауга калса, яманга калыр. 1298. Ямаулы кигән ярлы булмый. 1299. Ямаулы кием җылы була. 1300. Яңа булып тансык түгел, иске булып капчык түгел. 1301. Яңа кием булды дип, искене хур күрмә. 1302. һәр ертыкка ямау бар, һәр сүтеккә сылтау бар. 1303. Җөе күпнең көе күп. 1304. Җөйсез ямау булмас. * * * 1305. Астан кисеп, өстән ямый. 1306. Кырык корама, йөз ялгау. 1307. Ямый белмәсә дә, ерта белә. |