4195. Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән. 4196. Былтыр үлгән ябалакның быел исен чыгарма. 4197. Чырайсыз ябалакны урман да куган, авыл да куган. 4198. Ябалак асрап кош чөйгән ауга чыгып котаймас. 4199. Ябалак елый, урман йоклый. 4200. Ябалак күрмәгәнгә кояш гаепле түгел. 4201. Ябалак оятыннан карчыга ояла. 4202. Ябалакка көннән төн якты. 4203. Ябалакның планын куян белмәс. 4204. Ябалактан— йон, бүдәнәдән — май. 4205. Ябалактан карчыга тумый. 4206. Өке — йоны белән, былбыл — өне белән. 4207. Үзе ябалак булса да, үзен лачын атаган. * * * 4208. Ябалак кыйнаган нәрсә. 4209. Ябалак шулпасы чөмергән. 4210. Язгы ябалак, көнче күбәләк. |